Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Ульяновскида 150 мең сум күләмендә “ата капиталы” түләргә ниятлиләр

Моны Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов тәкъдим иткән.

Ульяновск өлкәсендә яшәүчеләргә өченче һәм дүртенче бала туган өчен 150 мең сум күләмендә «ата капиталы»н бирергә уйлыйлар. «Ульяновск өлкәсе губернаторы, биш бала атасы Сергей Морозов гаиләдә әтиләрнең дәрәҗәсен күтәрү һәм күп балалы гаиләләргә матди ярдәм күрсәтү максатыннан өлкәдә „Ата капиталы“ бирү турындагы инициатива белән чыккан иде. Бүген әлеге программаны тикшерү һәм өстәмәләр кертү мәсьәләсендә эш бара. Закон нигезендә гаиләдә өченче, дүртенче бала туса, гаиләгә 150 мең сум күләмендә бер тапкыр акча түләнәчәк», — ди ул.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев