Туган як

«Ул Түбән Каманы нык яратты»

Аны беренче тапкыр мин 1982 елның язында күрдем. «Түбән Кама Шин» берләшмәсенә урнашып, вулканлаштыручы булып эшли идем.

Көн саен диярлек, иртәнге сәгать җиделәрдә, станоклар арасыннан урта яшьләрдәге, ләкин инде чигә чәчләре чалара башлаган, өстенә зәңгәр гади «спецовка» кигән ир уза иде. Кайчак эшчеләр янында туктап, бераз әңгәмә корып ала да, тагы цехлар буенча юлын дәвам итә. «Кем соң ул?» – дип сорагач, остаз мастерым: 
– Ничек инде шуны да белмисең, бу бит безнең «дядя Коля»! Шин заводында иң зур кеше, - дип җавап биргән иде...
Эшчеләр аны һәрчак шулай яратып, үзләренчә хөрмәт итеп атадылар. Ә бераздан предприятие һәм шәһәр җитәкчеләренең аны шулай ук шаяртып «Николай икенче» дип атап йөргәннәре турында ишеттем («Николай беренче», әлбәттә, химия комбинаты директоры Н.Лемаев).   
1993 елның марты. Татарстан Югары Советы ике теллелек турындагы Законны кабул иткән вакыт. Түбән Кама Татар иҗтимагый үзәгендә заводларда чыгучы күптиражлы газеталарны да ике телдә басу зарурлыгы турында кискен сөйләшүләр булды. Әлбәттә, мәсъәләне «Шин» берләшмәсенең генераль директоры Н.Зеленов белән бергә хәл итәргә кирәк иде. Мин ул чакта «Шинник» газетасының мөхәррире идем. Очрашу вакытында Николай Александрович елмаеп, башта:
– Син бит үзең татарча да язасың, бәлки «Шинник»ка кушымта басмасы гына  чыгарырбыз? – дип сорады.  
Мөстәкыйль басма кирәклеге турында җитди дәлилләр китергәч, ул икенче яртыеллык финанс планына кертергә риза булды. Тик мин үҗәтлегемне дәвам итеп, беренче санны май азагында, Химиклар көненә  багышлап чыгару турында карар кабул итүгә ирештем. Салпы якка салам кыстырып:
– Сезнең туган көнгә бүләк булыр, - дип тә  өстәдем...
Шинчыларның һөнәри бәйрәме май азагында  булу «сәбәбен» дә  Николай Александрович  шаяртып «Минем туган көн хөрмәтенә билгеләнгән ул», дип әйтә иде. Ә чынлыкта исә Николайның яшьлеге авыр сугыш елларына туры килә. Күп балалы гаиләдә өлкән бала була. Ачлык вакытында ризык табу өчен базардан иске чүпрәкләр табып, аларга сурәтләр ясап (аккошлар һәм елга күренешләре), аларны он-бәрәңгегә алыштыра. 17 яше тулганчы мәктәптә лаборант булып эшли, аннары Мәскәүгә укырга китә. Институт тәмамлагач, Воронежда 15 елда мастердан заводның баш инженерына кадәр күтәрелә. 1971 елда 29 яшьлек Н.Зеленовны яңа төзелә башлаган Түбән Кама шин заводына директор итеп билгелиләр. «Мин башта котлован директоры идем», – дип шаяртып сөйли иде Николай Александрович. Әлбәттә, аның  «нуль»  циклыннан башлап бишәр мең кеше эшләүче 3 завод төзелешен ничек җитәкләве, ул заводларны Европадагы иң алдынгы технологияләр белән эшләүче производстволарга әйләндерүгә ничек ирешүе һ.б. турында күп язып булыр иде... 
Тик минем Николай Александровичның шәһәребез үсешенә керткән өлеше турында искә алып китәсем килә. 1975 нче ел – Вахитов проспектында шин заводының 1 нче балалар бакчасы ачыла. 1976 елда табигатьнең гаҗәеп матур почмакларында «Чайка» пионерлагерына, берничә елдан мәктәп укучылары өчен «Заря» хезмәт лагерена  һәм «Наратлык» ял базасына нигез салына. Аларның урнашу урыннарын Николай Зеленов шәхсән үзе сайлаган. Шул ук елларны аның зур тырышлыгы нәтиҗәсендә эшчеләр өчен Кама буйларында һәм Прости авылы янында бакчачылык ширкәтләре оештырыла. Моңа ирешү җиңел булмый: бу урыннардагы басу-җирләрнең ул вакытта Алабуга районынына керүе турында күпләр белмидер. Прости янында тау итәгенә урнашкан 4-нче массивны күп шинчылар «Пик Зеленова» дип йөртәләр иде.  
1980 елгы Олимпиада алдыннан СССР да зур  социаль обьектлар төзү тыелды. Ә ул вакытта  «Шин»  берләшмәсе директоры күләме буенча шәһәрдә генә түгел, моңарчы Идел буе төбәгендә бер жирдә дә булмаган гаять зур спорткомплекс төзи башлый! Түбәсен каплау өчен озын ферма-балкаларны бөтен Союз буенча эзләп, заводка яңа корылма төзибез дип, катгый чикләнгән министр фондларыннан кирәк материалларны Зеленов ничек таба алган – монысын шул чор җитәкчеләре генә белә... 1982 елның 22 декабрендә, СССР төзелүгә 60 ел тулган көнне, «Юбилейный» спорт комплексы ишекләрен ача. Тантаналы чарада күп кунаклар, хәтта өлкә комитетыннан да була, тик башкаладан гына берәү дә күренми.  
Николай Зеленов 12 тапкыр(!) шәһәр Советы, 2 шәр тапкыр ТАССР Югары Советы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты була. Шул депутатлык чорларында безнең халык арасында абруен тагы да арттырган зур бер эше булды. Ул – мәчет өчен шәһәр уртасында урын сайлау. Күп депутатлар каршы булганда, ул беренче булып «әйе» дип кулын күтәрә...
Чирек гасыр Россиянең шин сәнәгать тармагында иң зур предприятиене җитәкләгән, гомеренең соңгы көненә кадәр «Түбән Кама шин» җәмгыяте Директорлар советы рәисе киңәшчесе булып эшләгән Н.Зеленовның зур дәүләт бүләкләре, мактаулы титуллары күп булды. Тик алар арасында «СССР ның атказанган сәнәгать хезмәткәре» исемен иң зурысы дип саный иде. Элеккеге Социалистик Хезмәт Герое титулына тиң бу исемне бирү турындагы Указ астында 1991 елның 20 декабре датасы тора. СССР ның беренчесе һәм соңгы Президенты М.Горбачев кул куйган бу соңгы документ була. (Яңадан Н. Зеленов анда «СССР ның атказанган сәнгать хезмәткәре»  исемлегендә А.Пугачева да бар иде дип әйтә иде).
Үзе Идел буенда туып-үскән Николай Александрович Кама төбәген җаны-тәне  белән яратты. Сер түгел, пенсиягә чыккач аны Мәскәүгә министрлыкка эшкә чакырып карыйлар. Ләкин аның яраткан Түбән Камасын һәм дусларын, аны яраткан шәһәрдәшләрен ташлыйсы килми. Балачактан инде хоббига әйләнгән шөгыле – һәвәскәр картиналарында әлеге дә баягы Кама буйлары, күлләр һәм нарат урманнары... 
Юл буенда тезелеп киткән мәгърур шин заводлары яныннан узганда, яшьлек хатирәләре  күңелемне нечкәртеп ала. Ә хәзер инде аларга йөрәкне нык сыкратучы истәлек: шәһәребезнең чын ватанпәрвәре Николай Александрович, ә тагын да гадирәк итеп, үзебезчә әйтсәк, Николай абый турындагы истәлек тә кушылыр.   
Фәрит ВӘГЫЙЗОВ.
Фотода: Н.Зеленов мәчет төзелеше барышын шәхсән үзе килеп карап йөрде, андагы һәркемне танып, белеп, һәрберсе белән әнә шулай кочагын җәеп күрешә иде ул.
Н.Александров фотосы.
(Фото язма авторының шәхси архивыннан алынды).
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: