Туган як

Укучыларың кайтмаска китә шул...

Карап-күзәтеп барам: «Туган як» газетасын укучылар саны һәр ярты ел саен кими. Тегендә-монда сикереп йөрүче, интернет белән аңнары томаланган яшьләр дә түгел югыйсә газета укучылар. «Туган як»ны аны интернет һәм сайтларны бар дип тә белмәүче олы яшьтәгеләр, чын газета тәмен белүче совет чоры кешеләре укый. Ә аларның саны, чыннан да,...

Карап-күзәтеп барам: «Туган як» газетасын укучылар саны һәр ярты ел саен кими. Тегендә-монда сикереп йөрүче, интернет белән аңнары томаланган яшьләр дә түгел югыйсә газета укучылар.
«Туган як»ны аны интернет һәм сайтларны бар дип тә белмәүче олы яшьтәгеләр, чын газета тәмен белүче совет чоры кешеләре укый. Ә аларның саны, чыннан да, елдан-ел кими. Кая китәләр дип сорау мәгънәсезлек булыр иде. Кая икәне билгеле. Аның өчен шәһәр зиратына барып карап кайту да җитә.
Минем дустым - күп-ме еллар дәвамында бергәләп редакциянең үзенә барып, «Туган як»ны алып йөргән Нәзир Вагыйзов бу икенче ярты елда газета укучылар санын бер кешегә киметте.
Төп-төгәл өч ай элек ул мәңгелеккә китте, сиксәненә җитәргә ярты ел гына калган иде... Ә бит узган ел азагында гына, шатлана-шатлана, 2016 елның беренче алты ае өчен «Туган як»ка язылып кайткан идек. Кайсыбызның да кичектергесез эше чыгып, редакциягә бара алмаса, икебезнең атна буе җыелган газеталарны вакытыбыз булганы алып кайтты. Бергәләп сөйләшә-сөйләшә барып-кайткан чакларыбыз да күп булды.
Әле менә узган җомгада да редакциянең 1нче кабул итү бүлмәсенә газета алырга бардым. Шкафның газета бүлемнәрендәге фамилияләр арасыннан, гадәт буенча, Нәзир дустымныкын да эзләдем. Ияләнелгән шул инде... Юл буе, күңелемнән генә, Нәзир дустым белән сөйләшеп кайттым.
Сарман ягындагы Азалак авылы егете ул. Ерак Көнчыгышта, Петропавловск-Камчатскида армия хезмәтен үтәп кайткан 1963 елда Нәзир Түбән Кама шәһәрен төзергә килә. ПАТОда шофер булып эшләүче Нәзир Вагыйзов белән шул елны таныштык. Һәм Нәзир лаеклы ялга киткәнче, 1997 елга кадәр (барлыгы 34 ел), ПАТОда бергә эшләдек. Пенсиягә чыккач та безнең дуслык өзелмәде. Кызлары Гөлнәзирә белән Вәзирә Мәскәү тирәсендә яшә-гәнлектән, үзара аралашып, бер-беребезгә кунакка йөрешеп яшәдек.
Нәзир бик тә басынкы, сабыр һәм һәрвакыт елмаеп-көлеп яшәде. Аның белән сөйләшеп утырулары үзе бер гомер, җан рәхәте иде. Редакциядә дә кызлар аны үз итеп, әллә кайдан исәнләшеп каршы алалар иде, чөнки Нәзир һәркемне үзенә җәлеп итте, бик тә игътибарлы булды. Гөрләп яшәп яткан җиреннән, авыру-чир дип, бер дә зарланмыйча, кинәт кенә китеп барды шул ул...
«Туган як»ка 2017 ел өчен подписка башланганын ишеткәч, миңа бик тә моңсу, ямансу булып китте. Беренче мәртәбә ышанычлы дустым, чын ир заты булган Нәзирдән башка гына барып, газетага язылачакмын.
Ә шулай да, «Туган як»ның гади бер шофер Нәзир кебек тугрылык-лы укучылары күбрәк булсын иде киләчәктә...
Радик КӘЛИМУЛЛИН.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: