Туган як

Украинадагы хәлләр һәм санкцияләр

Украинадагы хәлләрне башта, "бер шаулап алырлар да, басылырлар әле" дип уйласак та, бу юлы бик озакка һәм шактый тирәнгә кереп китте. "Тиле дигән саен тигәнәк буе сикерүче" Украина сәясәтчеләре, артларында Америка торудан файдаланып, нәрсә эшләгәннәрен үзләре дә белешмичә, тәмам котырдылар. Россия телевидениеме күрсәткәннәрне бераз күпертү дип кабул итсәм дә, Украинадан...

Украинадагы хәлләрне башта, "бер шаулап алырлар да, басылырлар әле" дип уйласак та, бу юлы бик озакка һәм шактый тирәнгә кереп китте. "Тиле дигән саен тигәнәк буе сикерүче" Украина сәясәтчеләре, артларында Америка торудан файдаланып, нәрсә эшләгәннәрен үзләре дә белешмичә, тәмам котырдылар.

Россия телевидениеме күрсәткәннәрне бераз күпертү дип кабул итсәм дә, Украинадан качып кайтучылар сөйләвенчә, анда гражданнар сугышы кызганнан-кыза, шәһәрләрне бомбага тоталар икән. Шахтерск шәһәреннән качып кайтучы бер татар гаиләсе сөйләвенчә, алар атна буе подвалда ризыксыз яшәп, көчкә Россиягә качып чыга алганнар.

Украина үзе генә әлләни кыра алмас иде дә бит, тик алдан әйткәнчә, әлеге дә баягы, финанс ярдәме күрсәтүче һәм һәр адымын хуплап, котыртып торучы Америка бар.

Бу сугышта Россияне гаепләп, илебезгә каршы төрле чаралар куллана башладылар. Аларга җавап итеп, Владимир Путин Россия Федерациясе территориясенә чит илләрдән керә торган азык-төлек продуктларын тыю турындагы Указга кул куйды. Әлеге тыю һәм чикләүләр - Россиягә карата икътисадый санкцияләр кабул иткән илләргә карата җавап.

Игълан ителгән исемлектә сыер, үгез, дуңгыз һәм тавык ите, җиләк-җимеш, сыр, сөт һәм сөт продуктлары, балык һәм колбаса кергән. Әлеге тыю балалар ризыгына кагылмаячак. Спиртлы эчемлекләр яратучылар да сөенә ала, исемлектә әлегә шәраб та юк. Дөрес, исемлек үзгәрергә мөмкин. Бу тыю Европаның кайбер илләре, Канада, Австралия һәм Норвегиягә кагыла.

Кем ничектер, ә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр бу хәбәрне ишеткәч сөенгәндер. Еллар буе күпме тир түгеп үстергән мал-туарын арзан бәягә сатучы авыл халкына, бәлки, хәзер игътибар артыр.

Сәясәткә кереп китеп, бу тыюның файдасы яки зыяны турында сүз куертасы килми. Ә чит илләрдән кергән ризыклардан башка Россия халкы ачка интекмәсме, кибетләрдә озын чиратлар барлыкка килмәсме - шунысы бераз куркыта.

Россия белән бергә товарларын кертүне тыйган илләрнең экономикасына да шактый зыян килер, мөгаен. Чөнки керткән ризыкларының күбесе сыйфатсыз һәм төрле химик катнашмалар белән тулылындырылган. Боларны ашый торган җүләр халыкны тагын каян табарлар икән? Ә Россиянең талымсыз халкына (ни өчен талымсыз дим, чөнки без кибеттән составын да куллану срогын да карамыйча кулга ни эләкте шуны алып чыгабыз) товар кертүче башка илләр бик тиз табылыр. Дөрес булса, инде Бразилия, Аргентина һ.б илләр безгә - ит һәм ит ризыклары кертергә, Төркия яшелчә һәм җиләк-җимеш кертергә ризалык биргән ди.

Бу тыюлар хакында үземнең, кем әйтмешли гади колхозчы башым белән уйлап куйдым әле: ярар, сөт ризыкларын болай да үзебезнең Татарстанда чыкканын алабыз, Франциянең күгәргән сырын, фуа-гра дигән паштетын, немецларның сосискаларын, прошутто - итальян ветчинасын, Норвегиянең сөләйман (лосось) балыгын ашамаганнан үлмәбез әле, ә устрица, кальмар, моллюск кебек диңгез продуктларынмин үзем болай да авызга кабарга җирәнәм.

Колбаса, сыр ризыкларын Мамадышныкын алырбыз, суган, кишер, бәрәңгене күбрәк үстерә башларбыз, ананас, авокадо, гуава, манго урынына чия, алма күбрәк ашарбыз. Аларның бәяләре шактый гына югарыга сикерер инде, ярар, ни хәл итәсең, түзәргә туры килер.

Тик ачыгавызланып һәм чит илләргә ярарга тырышып, бар техниканы, станокларны чит илнекенә алыштырып бетергән идек, күпме уртак предприятеләр төзелде, алар ватыла, сафтан чыга башласа, запчастьләрне каян табарбыз - монысын "прихватизация" чорында илне сатып бетергән түрәләр ничек чишәр? Үзара дошманлашу һәм үч алу тагын ниләр бирер? Әле монысы баласы гына - алда тагын ниләр булып бетәр, исән булсак, күрербез һәм бил каешларын тагын да кысыбрак буып куярбыз...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: