Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Төзәтми икән шул

Якташым Рәфәт Шәйдуллинның «Мәсәлләрем-әсәрләрем» дигән китабын укып чыктым. Бик күпләргә гыйфәт алырлык мәсәлләр бар китапта.

Аның «Бөкре һәм кәкре» дигән мәсәлендә шундый юллар бар: «Бөкрене кабер төзәтә», – дип, Шуны кем генә әйтми... Бөкре – ул бөкре килеш чери, Аны кабер төзәтми». Бу мәсәлне укыгач, кайчандыр халык арасында ишеткән бер мәзәк искә төште.

Бер адәм гомер буе хатынын кыерсытып, «сулга» йөргән. Аңа төрле җәза биреп тә, аерылышып та караганнар. Ләкин пычрак юлыннан туктый алмаган теге мескен. Вафат булып, җирләгәннән соң, туганнары, дуслары 40 көнен уздырырга җыелганнар. Искә алып утырганда хатыны: «Теге дөньяда туктагандыр инде, мәхлук, кабере төзәтми калмас», – дигән. Килгән кунаклар көлешеп алганнар да, уенынчынын бергә кушып, каберне тикшереп карарга булганнар, имеш. Каберне казып, табутны ачып карыйлар. Ә ул... буш, эчендә кәгазь кисәге генә ята. Анда «Мин ике кабер аркылы Сонечка янында булырмын» дип язылган, ди.

Земфира Гарифуллина

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев