Туган як

Төзүчеләр поселогында халыкның тынычлыгы бетте

Түбән Кама шәһәре төзелә башлагач, эшчеләргә әле яшәрлек йортлар юк вакытта, төрле яктан килгән кешеләр, я Актүбәдә фатирга кереп, я вагонкаларда торып эшли башладылар. Менә, шул вакытта, шәһәр кырыенда үзләре йорт салырга теләгән кешеләргә җир бирелә икән дигән хәбәр таралды. Бу 1966 ел булып, ике бала белән без танышларыбызда тора...

Түбән Кама шәһәре төзелә башлагач, эшчеләргә әле яшәрлек йортлар юк вакытта, төрле яктан килгән кешеләр, я Актүбәдә фатирга кереп, я вагонкаларда торып эшли башладылар. Менә, шул вакытта, шәһәр кырыенда үзләре йорт салырга теләгән кешеләргә җир бирелә икән дигән хәбәр таралды.
Бу 1966 ел булып, ике бала белән без танышларыбызда тора идек. Ирем күңеленә бу хәбәр бик хуш килде -
тиз арада биш сутый җирне законлаштырып, вакытлыча яшәп торыр өчен өй салырга кере-ш-
те. Ул елларда төзү ма-териаллары табу бик авыр иде. Ике ягына дранка кагып, эченә балчык тутырып, ике кечкенә тәрәзәле оябызны төзеп бетереп, тора да башладык. Ул вакытларны искә алсаң, үзәкләр өзелә.
Көз артыннан карлы салкын кыш та көттермәде. Кайдан килгәндер ул энтузиазм безгә, юкса бер ялсыз эш, салкын төннәр, кичен алган суның иртән өсте бозланып катуы... Әле бит аның эчәрлек түгел, кирәк-яракка тотарлык та суы юк, шунлыктан, кар эретәбез. Аш-су әзерләү өчен, күршедәге Альберт Исхаковның коесыннан бер-ике чиләк су алабыз. Беренче эш итеп, ул бакчасына кое казыган булган. Шулар коесыннан җиде-сигез йорт кешеләре су ташый идек. Кичкә коеның суы бетә, аста юеш кызыл балчык кына кала да, иртәнгә кабат су белән тула. Альберт та, әнисе дә үз коеларына суга килгән кешеләрне бормадылар (икесе дә мәрхүмнәр, җаннары оҗмахта булсын).
Шәһәр белән поселок арасында юллар юк, иртән резин итекләр киеп эшкә китәләр, ә мин ике бала белән өйдә утырам. Кибеттә азык-төлек күп, җаның ни тели, бөтенесе дә бар, тик поселоктан барып алырга гына җай юк, чөнки транспорт йөрми. Өебездә кечкенә мич чыгарган идек, шул мичкә көйләнгән плитәдә ашарга әзерлим. Әле бит ягарга утын да юк. Ирем төнлә эштән кайткач, якындагы урманга барып, агач ботаклары җыеп, чана белән тартып кайтабыз. Шуны тураклап, ике-өч көнлек утын әзерләп куябыз.
Безнең кебек эштән курыкмаганнар килеп йортлар төзергә тотынгач, поселок зурайды. «Вре-мянка»ларыбыз янында фундаментлар казып, кирпечләр яздырып алып, зур йортлар җит-кезү хыялы белән яши башладык.
Афанас һәм Сүбәләк авылындагы чал чәчле картлар: «Сез ни эшлисез?! Элек бу урында зур күл булган, безнең әтиләр монда балык тотарга йөриләр иде», дип кисәтсәләр дә, узыша-узыша, үз йортларыбыз төзелешен дәвам иттер-дек. Без күршеләр белән бик дус яшәдек, кемгә нәрсә китерсәләр, бушатырга барысы да җыелыша иде.
Шәһәр башкарма комитетыннан килеп, бер гаиләгә биш сутый исәбеннән җир билгеләп, чикләрен сыздылар, шуннан узып казык та кагарга ярамый иде.
Ул вакытта шәһәр башкарма комитетында Гордеева фамилияле, туры сүзле, кырыс гадәтле, тәртип яратучы кеше бар иде. Без ул вакытта аны бик өнәп бетермәдек. Бер-ике кеше ишегалды коймаларын берничә метрга алгарак чыгарып урам яулый башлагач, шул Гордеева килеп, бер сәгать эчендә кире урынына күчерттерә иде. Һәрберебез үз бакчасында кое казытты, сулы булдык, әле су чыкмаган коелар да булган. Күбесе булачак йорты астында подваллар казыды. Шулай итеп, яшелчә сакларга урын булды.
Чал чәчле картлар кур-кытсалар да, ул елларда язын да поселок урамнары, подваллар, йортлар коп-коры иде. 1985-1986 елларда грунт сулары аз-азлап күтәрелә башлады. Һәм менә былтырлы-быеллы безгә дә зур су килде. Йорт подваллары су белән тулды, кайбер кешеләрнең, хәтта йорт идәннәре дә су астында калды.
Нишлисең, табигать казасына каршы барып булмый. Подваллардагы суны насос ярдәмендә урамга чыгара башладык. Күршеләр, «суыңны без-гә куасың», дип, зур гау-га куптардылар. Элек һәр койма буенда канау казылган иде, су шул канаудан тыныч кына агып китә иде. Тик вакыт кебек үк гомер дә бер урында тормый, элекке күршеләр таралышып бетә язган, ә күбесе инде мәңгелек йортка күчте. Алар урынына яңа күршеләр - акчалы «продвинутый»лар килделәр дә, гомуми тәртипкә, законга төкереп яши бирәләр. Бу «яңалар» урамга ук чыгып, хәтта газ торбаларын уратып, үз участокларын киңәйтергә тотындылар. Урамга чыгарып гаражлар салдылар, юл читенә үк терәп урамда бәрәңге утыртуны гадәт иттеләр. Менә шулар язгы сулар ага торган канауны капладылар һәм су асфальт өстеннән ага, күршеләрнең йорт подвалларын тутыра башлады. Күршеләр бер-берсенә кул күтәрү дәрәҗәсенә барып җиттеләр. Берсе минем иремә көрәк белән сугам дигәндә, икенчесе аның көрәген тартып алды. Исемнәрен язмыйм, алар үзләрен танырлар. Бәхеттән, аккан су өстенә кеше каны таммыйча калды...
Ә бит поселокта җирле үзидарә советы бар, алар ни карыйдыр?! Элек бездә халык үзе сайлап куйган «уличный комитет» эшли иде. Менә, ичмасам, алар ихластан халык мәнфәгатен якладылар. Биш-алты кешедән торган шул комитет, шәһәр башкарма комитеты ярдәме белән, поселокны электр утлы, телефонлы һәм газлы итте. Шуларның Илһамия Шакирова дигәне һәр йортка кереп, кемнең нәрсәгә мохтаҗ икәнен белеп, чын күңелдән ярдәм итте, хәтта инвалидларның өен җыештырып, дарулар алып кайтучы да, урамга гараж салганнарга кисәтү ясап йөрүче дә шул иде. Әле хәзер дә бу оятсызлыкка түзеп тора алмыйча, әйтәсе сүзен әйтә И.Шакирова. Ә тегеләре «Без өстән разрешение алабыз, акчаң булса, бар нәрсәне дә законлаштырырга була», дип кенә җибәрәләр. Урамнарны шул чаклы тарайттылар ки, янгын сүндерү яки «Ашыгыч ярдәм» машинасы ки-рәкле йорт янына якын да килә алмый.
Телевизор аша карап, күреп торабыз, язын Россиянең күп авылларын су басты, күпме кеше йортсыз-милексез калды, алар бер дә урамга чыгып, берсеннән-берсе гаеп эзләп, сугышу дәрәҗәсенә җитмәделәр. Җирле җитәкчеләр генә түгел, хәтта ил башлыгы Путин да аларга ярдәм кулы сузды, ә кергән суны помпалар ярдәмендә агызып торалар, төрле җиргә шикаять язып, полиция ияртеп, кемне хөкем итәргә белмичә йөрмиләр.
Аккан су юлын табар, күп дигәндә ай ярымнан бакчага сибәргә дә су калмас. Су кадерен белү-челәр «Водоканал» белән договор төзеп, өстәмә су керттеләр, тик ул су өчен вакытында түләргә ашкынып торучылар аз.
Күпмилләтле халкы гомер буе тату яшәгән поселокта бүгенге көндә төрле катлам кешеләрнең үзара мөнәсәбәте начар якка үзгәрүенә җан әрни.
Асия МОГЫЙНОВА,
хезмәт ветераны.
Төзүчеләр поселогы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: