Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Тынычлыкта һәм бердәмлектә яшик

Түбән Кама һәм Төркия Республикасының Мармарис шәһәрләре арасында кардәшлек килешүе кысаларында, 4 ноябрьдә халыкара фестиваль узды. Анда Татарстанның һәм Төркиянең иҗат коллективлары катнашты. Чит илдән килгән делегациядә дәрәҗәле кунаклар арасында Мармарис шәһәре мэры Али Аджар хатыны һәм улы белән, «Даламан» аэропорты генераль директоры Хәмди Гювенч, депутатлар һ.б. бар иде.

Экскурсия, хоккей, «Кванториум»...

Делегация шәһәребезгә бер көн алдан килде. Шуңа күрә алар өчен шәһәр белән таныштыру программасы әзерләнгән иде. Кунакларга шәһәребезнең гигант предприятиеләрен – «Танеко» һәм «Татнефть» шиннар комплексын күрсәттеләр, аннары трамвайга утыртып, экскурсия уздырдылар. Аларны иң тәэсирләндергәне «Нефтехим-Арена»да «Нефтехимик» һәм «Ак Барс» хоккей командалары уенын карау булган.  
– Хоккей матчын үз күзләрем белән беренче тапкыр күрдем. Спорт сөюче буларак, үземне түбәнкамалы итеп тоеп, «Нефтехимик» җанатарына әйләндем, – диде Мармарис шәһәре мэры Али Аджар. 
– Хәзер без чемпионатның алдагы матчларын да күзәтеп барачакбыз, – дип өстәде Хәмди Гювенч.
Төркиядән килгән кунаклар 4 ноябрьдә шулай ук «Кванториум» балалар технопаркында да булдылар. Биредә 800 дән артык бала белем ала. Араларында төрле республика һәм Россиякүләм олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулаучылар күп. Сүз уңаеннан, кунаклар килгән көнне технопаркта ике республикакүләм чемпионат узды.
– Түбән Кама мэрын һәм әлеге зур комплекс җитәкчеләрен уңышлары белән котлыйм, чөнки мондый уку йорты – шәһәр өчен зур уңыш. Ике шәһәр җитәкчесе буларак, без белем алу буенча, мәдәният, спорт өлкәләрендә хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен үстерәчәкбез, – диде Али Аджар. Хәмди Гювенч исә сүзен Түбән Кама шәһәренә һәм сәнәгатенә нигез салучы Николай Васильевич Лемаевны искә алып башлады. Биредә белем алучыларны ул ил киләчәгенең гарантиясе дип атады.
– «Кванториум»га килгән саен, йөрәгем ешрак тибә башлый. Фән үсә бара, ясалма интеллект та бар. Сездә мин Татарстанның гына түгел, Россиянең киләчәген дә күрәм. Бу балалар белән WhatsApp челтәрендә төркем оештырып, рус телендә аралашу теләгем бар, – дип планнары белән уртаклашты ул.
Үз чиратында, Түбән Кама башлыгы Айдар Метшин, җиңүчеләрне тәрбияләүче укытучыларга, әти-әниләренә рәхмәтен белдерде.
Очрашу ахырында ел дәвамында төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулаган 10 укучыга һәм аларны әзерләгән өч укытучыга Мармарис шәһәренә ял итәргә юлламалар тапшырылды. Укучылар исә кунакларга истәлекле бүләкләр – 3D-принтер аша чыгарган салфеткалар кую өчен савыт бүләк итте.

«Искиткеч кунакчыл булуыгызга исебез китә...»

15.00 сәгатьтә Халык иҗаты йортында «Җылы кочаклар  фестивале» узды. Хәзерге вакытта бинага ремонт ясала. Аның беренче этабы тәмамланган инде. Фойены танырлык түгел. Көзгеләр, яктылык аны тагын да зуррак итеп күрсәтә. Гардероб бөтенләй башка урында урнашкан. Төзекләндерүнең икенче этабында тамаша залына ремонт ясалачак.
Чара башланганчы, фестиваль кунаклары Түбән Кама муниципаль районының милли-мәдәни оешмалары әзерләгән күргәзмә белән танышты. 12 милләт вәкилләре мәдәниятләре, гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Төрек делегациясе дә үз күргәзмәсен әзерләгән иде.  
Фестиваль зур уңыш белән үтте. Биредә түбәнкамалылар гына түгел, күрше шәһәрләрдән дә кунаклар килгән. Катнашучылар арасында Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасының дәүләт фольклор музыкасы ансамбле һәм  җирле артистлар: җырчы Эльвира Гыйматдинова, «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле, «Забава» фольклор ансамбле һ.б. бар иде. Кунаклар да буш кул белән килмәгән. Концерт Төркия республикасының дәүләт фольклор ансамбле биючеләре һәм Мармарис шәһәре җырчысы Җиһан чыгышлары белән үрелеп барды. Тамашачылар һәр чыгышны алкышларга күмде. 
– Түбән Камага беренче килүем. Сәхнә дә, артистларыгыз да бик ошады. Тамашачы мөнәсәбәте дә үсендереп торды, – дип, тәэсирләре белән уртаклашты Җиһан.
Айдар Фәйзрахманов исә хыялының тормышка ашуын җиткерде. Ул үз ансамбле белән күп мәртәбә Төркиягә барган. Андагы артистларны республикабыз артистлары белән бер сәхнәдә очраштырырга теләгән.  
– Монда 8 биюче генә килде. Анда биюләр күләмле итеп башкарыла. Сәхнәгә 20 шәр пар чыга. Биюләре, сәнгатьләре үзләре кебек тыйнак, бу дин белән дә бәйледер. Бер яктан, хәрәкәтләре ят, икенче яктан, уртаклык сизелә. Безгә булган мөнәсәбәтләре  дә җылы. Мондый фестивальнең Түбән Камада башланып китүе юкка түгелдер... Дәвамлы булсын иде. Шәһәрегез тамашачысын яратам, биредә ансамбль белән берничә тапкыр булдык. Инде 21 декабрьдә килергә ниятлибез, – дип, планнары белән уртаклашты ул.  
Мармарис шәһәре мэры Али Аджар фикеренчә, бу фестиваль дуслык күперенә әйләнде. Концерт барышында ике мәдәниятнең бер-берсенә якын булуы сизелеп торды. Төркия артистларының чыгышларын җылы кабул итүләре өчен түбәнкамалыларга рәхмәтен җиткерде. Иң сокландырганы  кечкенә балаларның биюләре икән.
– Бер ел элек Түбән Кама мэры Айдар Метшин делегация белән шәһәребездә булып китте. Шуннан бирле безнең арада җылы мөнәсәбәтләр урнашты. Түбән Кама – безгә тугандаш алты шәһәрнең берсе. Сезгә килгән саен, искиткеч кунакчыл булуыгызга исебез китә. Сездә салкыннар җитте, ә бездә әле җылы, диңгездә коенырга була. Шуңа күрә салкыннардан качасыгыз килсә, без сезгә һәрвакыт шат, – дип кунакка чакырды Али Аджар. 
Айдар Метшин исә барлык түбәнкамалылар исеменнән бәйрәм кунакларына рәхмәтен җиткерде. Әлеге фестивальнең «Халыклар бердәмлеге көне»ндә узуы юкка түгел. Мәдәни традицияләр һәм милли сәнгать халыкларыбыз арасында үзара аңлашу һәм аралашу нигезе булып тора. 
– Төрле телләрдә сөйләшсәк тә, безнең төрки тамырларыбыз бер. Без барыбыз да тынычлыкта һәм бердәмлектә яшәргә телибез, – ди ассызыклады ул. 
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Алмаз Фәттахов фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев