Туган як

Тыелган җимеш татлы була

Телевидение программасындагы тапшыруларның кайберләре турысында 12+, 16+ кебек билгеләр хасил булды. Моны уйлап тапкан «акыллыбаш»лар фикеренчә, үзенә күрә, үсмерләрне начар йогынтылы фильмнардан, тапшырулардан саклау чарасы булырга тиеш иде кебек. Әмма һәр тыелган нәрсә шикелле үк, монысы да арт ягын сөртә белмәүче бала-чаганы телевизор янына беркетеп кую өчен кирәк булган куркыныч...

Телевидение программасындагы тапшыруларның кайберләре турысында 12+, 16+ кебек билгеләр хасил булды. Моны уйлап тапкан «акыллыбаш»лар фикеренчә, үзенә күрә, үсмерләрне начар йогынтылы фильмнардан, тапшырулардан саклау чарасы булырга тиеш иде кебек. Әмма һәр тыелган нәрсә шикелле үк, монысы да арт ягын сөртә белмәүче бала-чаганы телевизор янына беркетеп кую өчен кирәк булган куркыныч бер трюк. Андый тыю билгеләре уйлап табарга кирәк булган икән, димәк, Россия үсмерләре, яшьләре, кемнәрдер 20 ел дәвамында хыялланганча, «үсемлек»кә әйләнеп бетмиләр, арада үз башы белән фикер йөртүчеләре дә күп һәм алар беркөн килеп, үзләренең КЕШЕлек хокуклары үтәлүне таләп итеп куймагайлары. Ә фикер йөртергә сәләтле акыллы яшьләр инде элекке күндәм буын түгел. Хәер, бүре кануннары өстенлек иткән бүре илендә үскән яшьләр башкача була алмыйдыр ул...
Әгәр дә совет чорында яшәгән буын кешесе булсагыз, хәтерегездәдер әле: ул чагында кино афишаларының кайберләрендә «уналты яшькә кадәргеләр кертелми» дигән язу була иде. Һай, шул язуның серле тарту көче! Язмасыннар гына иде дә бит. Ә болай, юри бала-чаганы ымсындырган кебек...
«Авылга яңа кино килгән». Киномеханик клубтагы аерым бүлмәсенә әле керергә дә өлгерми, ә бу хәбәр инде авылның бар урамнарын да әллә ничә кат әйләнеп чыга. Чебиле аяклары белән юл тузаннарын туздырып, клуб янына бала-чага җыела. Киномеханикның акбур белән кара тактага тырыша-тырыша язганын юеш борын асларын күлмәк җиңе белән сөрткәли-сөрткәли карап торучы малай-шалайга «16 яшькә кадәргеләргә....» дигән язу яшендәй тәэсир итә. Барысының да башында ничек тә кинога эләгергә дигән уй бөтерелә. Иртәрәк килеп, клубны ачучы булса, шул тирәдә тычкан сагалаган мәчедәй йөрүче малайларның елгырраклары җай туры китереп, эчкә уза: я сәхнә астына поса, я утыргыч рәтенең иң ерак башына...
Көтү кайтып, сыерлар савылганнан соң, халык клубка җыела. Кино башлануга, качкан урыннарыннан тәгәрәшеп малайлар килеп чыга. Күрсәләр, колакларыннан сөйрәп урамга аткаралар, күрмәсәләр, ахырга кадәр карыйлар. Юкса, «16 яшькә кадәр...» дигән язулы кинода бала-чагага ярамаганы - фильмдагы берәр егет белән кызның кочаклашып үбешүе була иде аның. Күрәсең, әхлакый йөгәнсезлектән тыеп торучы идеология көче куәтле булган. Аңа карап, беркем дә гаилә кормый, бала табып үстерми калмады.
«Зәңгәр тартма»га рухи бозыклык өләшә торган тапшырулар кайчан килеп керде дә, совет халкы кай арада миңгерәйтелде соң?! Кинотеатр урынына, кача-поса вак-төяк кафеларга җыелып, видеодан ирләр һәм хатыннарның күмәкләшеп өегешкәнен карау модага кергән туксанынчы еллардамы? Нәкъ шул вакытта, телевидениенең кайсыдыр бер каналында мәктәптә укучы егетләр һәм кызлар өчен якынлык кылу дәресләре күрсәтелде. Франциядә әзерләнелгән ул тапшырулар циклы бакча яшендәге балаларга җенес аерымлыклары ничек сөйләнергә, бала яралу һәм туу серләре ничек аңлатылырга тиешлектән башлап, ир-хатын мөнәсәбәте нечкәлекләренә багышланган иде. Ул хакта укытучыларга алдан ук әйтелде.
Тыелган җимеш татлы була дигәндәй, җенси кызыксыну шуның белән генә тәмамланмады. Халык телендә «эротика», «порнуха», «секс» сүзләре бөтерелә башлады. Безнең ил халкы бер нәрсәдә дә чама хисен белми шул. Шуңа да, элекке данлы СССРның таланып таркалудан калган Россия дигән өлеше ике дистә ел эчендә кызлар сафлыгы, егетләр тугрылыгы һәм намус югары бәяләнә торган илдән «урам себеркеләре» белән шыплап тулган җинаятьчелек котырынган илгә әйләнде дә куйды. Океан артындагылар күрсәтмәсенә биюче ил түрәләре, халыктан җыелган бюджет акчасына үтерешле, көчләшле боевиклар сатып алып, «җенси культура» ясадылар һәм бу әле бүгенге көндә дә дәвам итә. Ә аның ахыр нәтиҗәсе бер генә - Россияне әхлаксызлык, җинаять һәм наданлык сазлыгына баткан, халкы хайвани теләктән һәм ашау-эчүдән башка нәрсә турында уйлый белмәүче коллар иле итү.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: