Туган як

Тычканнар азмасын

Тычкан чире (геморрагик бизгәк) куркынычы турында барыбыз да беләбез, әмма гадәти ваемсызлык белән, үзебезнең бу чиргә тарымаячагыбызга инанганбыз. Тормышта исә гел башкача булырга мөмкин. Узган ел безнең төбәктә 186 кеше тычкан чире эләктергән (2013 ел белән чагыштырганда 6,22 мәртәбә арткан). Шуңа бәйле рәвештә, җирле муниципалитетның эпидемиягә каршы комиссиясе, бу төр...

Тычкан чире (геморрагик бизгәк) куркынычы турында барыбыз да беләбез, әмма гадәти ваемсызлык белән, үзебезнең бу чиргә тарымаячагыбызга инанганбыз. Тормышта исә гел башкача булырга мөмкин. Узган ел безнең төбәктә 186 кеше тычкан чире эләктергән (2013 ел белән чагыштырганда 6,22 мәртәбә арткан). Шуңа бәйле рәвештә, җирле муниципалитетның эпидемиягә каршы комиссиясе, бу төр бизгәктән халыкны саклау максатыннан, катгый чаралар күрүгә кагылышлы карар кабул иткән.
Әлеге карар нигезендә, бу елда да, халыкның күпләп ял итү урыннарында, тычканнарны юк итү өчен, тиешле дератизация үткәреләчәк. Бу урманга сыенып диярлек урнашкан Сөембикә, Чишмәле, Лесная урамнарында, «Шифалы» профилакторие яныннан алып Красный Ключ поселогына кадәрге арада, шәһәр паркында, «Ильинка» мәйданында һәм, Сабантуй алдыннан, Кама Аланында да эшләнәчәк. Дератизация дигәне елга ике мәртәбә - язын (1 апрельгә кадәр!) һәм көзен үткәрелергә тиеш. Бер үк вакытта ел дәвамында урманнарны көнкүреш чүп-чарыннан арындыру, авыллар янында һ.б. законсыз чүплекләрне юк итүгә дә зур игътибар бирү мөһим.
Балаларны сәламәтләндерү-ял лагерьларын ачар алдыннан да, 200 метр радиуста дератизация чаралары күрү зарур. Әгәр дә ул урман янында урнашкан икән, шул ук 200 метр арада чүп-чардан, корыган чыбык-чабыктан һ.б. чистартачаклар.
Авыл хуҗалыгы оешмалары, көзен салам һәм печәнне басуда ылыслы урманнан - 500 метр, ә яфраклы агачлыктан 50 метр ераклыкта өяргә һәм шул ук вакытта кышка кырда калдырмаска тиешләр.
Шәһәр җирендә дә подваллар (андагы кладовкаларны сүтеп алу мәҗбүри) һәм, шулай ук, йортларның тирә-ягы җыештырылып тору тычкан үрчүгә юл куймаячак.
Югарыда телгә алынган комиссиянең шушы елның 12 мартындагы «О состоянии заболеваемости и мерах по усилению профилактики геморрагической лихорадки с почечным синдромом (ГЛПС)» дип аталган 2нче карарында чикләнгән җаваплылыктагы «Санитар» һәм «Санитар-НК» җәмгыятьләре (диспетчер тел.: 41-71-51) җитәкчесенә куелган таләп тә бар: «своевременно реагировать на жалобы населения на наличие мышевидных грызунов» (14.3). Ә тычкан чиренә каршы чаралар үтәлешенә күзәтчелек итү «Роспотребнадзор»ның җирле бүлек җитәкчесе Р.Изиятуллинга йөкләнгән. Димәк, әгәр дә күпкатлы йортыгызда тычкан чабышса, я шәһәребездәге склад-амбарны хәтерләтә торган зур-зур кибетләрдә тартмадагы яшелчә арасыннан тычкан чыелдап чыгып йөгерсә; йорт подъезды янында җәйге челләдә әллә ничә көннәр буе эчендәге «байлыгы» түгелмәгән чүп контейнеры сасы ис таратып утырса (бу карарда аның капкачы әйбәтләп ябылырга тиешлеге әйтелгән - тик, башта аларга капкач беркетеп чыгарга кирәк әле) - кайсы оешмаларның чара күрергә тиешлеген беләсез. Әмма аның өчен, башта әле сез, кибет икән - шул кибет администрациясенә, ә инде чүп контейнеры, подвал һ.б. буенча үзегезнең йортлар идарәсенә мөрәҗәгать итәргә тиеш буласыз. Югарыдагы телефон белән бер генә очракта шалтырата аласыз икән - үз квартирыгызда тычкан яки таракан һ.б. үрчегәндә генә!
Шул ук карарда подвалдагы тәрәзә уемнарына пыяла яки тимер челтәр куярга кирәклеге әйтелгән. Монысы - ике башлы таяк! Чөнки кышкы салкыннарда урам песиләренә ышыкланыр урын бетә, ә анысы, үз чиратында, тычканга каршы иң ышанычлы чара булган песиләрнең кырылуына китерәчәк. Белгечләре акыл белән эш итә торган шәһәрләрдә подвал уемнарын махсус ачык калдыралар, песиләр кереп йөри алсын өчен. Әмма, анысы безнекеләргә кагылмый...
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: