Туган як

«Тукай әйтсә, туры әйткән...»

Тагын яз җитте. Безнең Тукаебыз матур яз көнендә, кошлар җылы яклардан әйләнеп кайткач дөньяга килгән. Кызганычка каршы, ул бик яшьли үлә, әмма әсәрләре озын гомерле. Чын шагыйрьләр даһи булалар. Ә даһиларның гомере халык хәтере белән исәпләнә. Быел Габдулла Тукайга 133 яшь тулыр иде...

«И туган тел, и матур тел...»  безнең арада  бу шигъри юлларны белмәгән кеше юктыр. Тукайның моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган бала юктыр. Мин кечкенә чакта әнием дә «Туган тел»не миңа бишек җыры итеп җырлаган. Шәхсән үзем авылда, түшәмгә элеп куелган талбишектә тәпи киткәнче озак «җырлап» ятканмын  (бишек бавы эленгән зур кадак әлегә тикле сакланган). Кышкы озын кичләрдә әбием Тукайның мавыктыргыч әкиятләрен сөйли иде. Әби-бабайларым Актаныш ягында табигатьнең гаҗәеп бер матур почмагына урнашкан авылда яшиләр иде. Тукайның «Шүрәле»,«Кәҗә белән Сарык», «Су анасы» әкиятләрен беренче тапкыр әби-бабай, әни авызыннан ишетеп белдем. Әлеге геройларга җан өргән мәшһүр шагыйрь иҗаты белән мәктәптә туган тел дәресләрендә ныклабрак таныштым. «Бала белән Күбәләк», «Гали белән Кәҗә», «Кызыклы шәкерт» шигырьләре... Бигрәк тә миңа  соңгысы ошый иде, көчек алырга кыстап, әтигә бик ялына идем.     
Өлкән сыйныфта мин Габдулла Тукайның «Бабай» шигыре белән таныштым. Анда сурәтләнгән образ инде мәрхүм булган бабамны искә төшерде. Бу әсәрдә олыларга ихтирам, картларга олы  хөрмәт чагыла. Тагы шулчакта мине аеруча тәэсирләндергән шигыре – «Бичара куян». Әлеге шигырендә ул үзе турында, үзенең ятимлек газаплары турында сөйлидер кебек. Ә Тукай һәрчак үзен табигать баласы дип саный. Табигать – ятим шагыйрьнең бердәнбер җылы кочагы, аны шатландыручы да, күңелен юатучы да булган.
Шул ук вакытта лирик-шагыйрь Габдулла Тукай дөресен әйтергә курыкмаган, тәнкыйть сүзләре белән дә  халыкны алга, яктылыкка өндәгән! Мәсәлән,  «Татар халкы йоклаганмы, әллә мәрткә киткәнме?» әсәре. Надан муллалар, дин әһелләренең кимчелекле яклары турында ул сатирик әсәрләр күп язган. Тукай наданлыкны әче тәнкыйтькә дучар иткән. Без үскән чорда «Тукай аллага ышанмаган, динне хур иткән» дип өйрәттеләр. Еллар узгач, бу фикерләрнең дөрес түгеллеген, Тукайның иҗаты күпкырлы булуын аңладык. 1913 елда «Аң» журналында «Шиһап хәзрәт» дигән шигырь басылып чыга:
«Тулган ай күк балкып 
      чыккан Шиһап хәзрәт.
Халык өчен бәһа җитмәс, 
          кыйбат хәзрәт «…»
«Мәгарифкә әүвәл башлап
                      адым салган,
Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт...»

Татар мәдәнияте тарихында тиңдәшсез фикер һәм акыл иясе хакында әйтелгән бу сүзләрне кем генә шик астына алыр икән?! Мәшһүр мәгърифәтче, тарихчы-галим һәм данлыклы шәхесебез Шиһабетдин Мәрҗанине Тукаебыз, татар халкын үстереп, рухи тәрбиясендә әнә шундый караңгылыкны яктырткан тулган ай белән чагыштыра  һәм аның халкыбыз тарихында тоткан әһәмиятен  бәяли.
Тукайдан тыш, мин Такташ һәм Туфан Миңнуллин иҗатын бик яратам. Бигрәк тә аның «Кызыл тышлы дәфтәрдән» дип аталган көндәлектәге  язмаларын. Алар арасында «Укытучы һәм әдәбият» кисемтәсе бар: «Укытканда, миңа Тукайны бөек, дип әйттеләр, ләкин мин аны бөеккә санамадым. Чөнки мәктәптә без ятлаган шигырьләре гадәти иде. Менә аның дәреслекләргә кермәгән шигырьләре, чыннан да, бөекләр икән. Шунда мин Тукайның бөек икәнен аңладым...» Туфан аганың бу сүзләре белән килешмичә мөмкин түгел. Габдулла Тукай – татар әдәбияты күгендә иң якты янган йолдыз. Тагын бер яраткан шагыйрем Шәүкәт Галиевнең «Туры Тукай» шигырендәге юлларга мөрәҗәгать итәсем килә:    
Якты йолдыз булып
                       атылган ул,
Зәгыйфь чәчәк булып 
                           сулмаган.
Туры Тукай,
          моңлы Тукай булган,
Бөек булган, боек булмаган.

ХХ гасыр чигендә безнең илдә кискен үзгәрешләр булды. Алар әдәбият үсешенә дә зур йогынты ясадылар. Гасыр башы һәм уртасында иҗат иткән көчле рухлы шагыйрь һәм язучыларның милләт язмышы өчен көрәшен  яңа буын дәвам итә. Әлбәттә, Тукай бүгенге үзгәрешләрне, бигрәк тә, татар теленә кагылышлы кискен мәсъәләләрне күреп гаҗәпләнер иде. Киләчәк буынның бурычын Хәсән Туфан  «Кемнәр сез?» шигырендә кискен рәвештә аңлата:
Сез балык баласы түгел,
Сез халык баласы бит.
Киләчәк көнгә Тукайны
Сез алып барасы бит!
Ватан,  туган тел – барлык  
иҗатчыларга  да уртак тема.  

Безнең хөрмәтле әдипләребез татар рухын беркайчан да югалтмаска өндәделәр. «Якладым соңга кадәр мин туган ил гадәтләрен, кулымны бәйләсәләр дә телемне бәйләтмәдем», – дип язды Хәсән Туфан, шагыйребез Тукай традицияләрен дәвам итеп. Яшәешкә фәлсәфи караш белдереп, тормыш һәм язмыш турында уйлану гына түгел, ә булган проблема һәм сорауларны чишү юлларын күрсәтү һәм билгеләү – бар каләм тибрәтүчеләрнең бүген дә төп максаты булырга тиеш.
Фәрит ВАГЫЙЗОВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: