Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Төркиядә татар язучыларына сокланалар

Халык бердәмлеге көнендә Халыкара фестиваль кысаларында Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Бергә – гомергә» әдәби-музыкаль кичә узды. Чараның кунагы – филология фәннәре кандидаты, ТР ның язучылар берлеге әгъзасы, төрек язучысы, тәрҗемәче Фатих Котлы.

Фатих әфәнде Алабуга педагогия институтында белем алган, хәзерге вакытта гаиләсе белән Казанда яши. Ул татар әдипләре әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә итеп, татар әдәбиятын Төркия халкына таныта. Фатих әфәнде Г.Тукай, Ә.Еники, Р.Батулла, Р.Зәйдулла, Р.Вәлиев, Д.Гайнетдинова, Р.Галиуллин, Л.Лерон һ.б. язучылар әсәрләрен тәрҗемә итте. Балалар әдәбиятын ике җыентык итеп чыгарды: берсе – 20 нче гасыр, икенчесе – хәзерге заман әдипләре. 
– Күптән түгел Аяз Гыйләҗевнең «Язгы кәрваннар» җыентыгы басылды. Моңа кадәр февральдә «Яра» дигәне чыкты. Аяз Гыйләҗевнең барлыгы дүрт әсәрен тәрҗемә иттем, – дип, шатлыгы белән уртаклашты Фатих Котлы. 
Хәзерге вакытта 50 язучы әсәрен тәрҗемә итеп, 12 җыентык чыгарган. Әдип фикеренчә, иң мөһиме – китап нинди телдә тәрҗемә ителә, шул илдә чыгарга тиеш: инглиз телендә булса – Англиядә, француз телендә булса – Франциядә... Бары шунда гына җирле язучылар таныла, галимнәрнең игътибарын җәлеп итә ала. Аның төрек теленә тәрҗемә ителгән китаплары Төркиянең үзендә нәшер ителә. Аларны галимнәр, әдипләр укый. Аяз Гыйләҗев әсәрләре буенча, мәсәлән, диссертация языла. 
Ике ел элек «Әйтелмәгән васыять» китабы Төркиядә зур резонанс тудырган. Бу әсәргә сокланалар, аңа югары бәя бирәләр. «Элек Чыңгыз Айтматовны белсәк, хәзер Аяз Гыйләҗевне дә беләбез», – диләр икән. Шул нисбәттән Фатих әфәнде бер генә мисал китерде. 
– Чыккан китапларны дусларыма бүләк итәм, әмма бер елдан тикшерәм, сорашам. Укымасалар, кире алам. Бер дустым китап укырга яратмый, шулай да бирдем. Бервакыт йокысы качкач, китабымны укый башлаган һәм... таң атканчы аерыла алмаган. «Исәнме ул кеше? Аны күрәсем килә», дип шалтыратты, – дип сөйли ул. Чарага Фатих Котлы китапларын да алып килгән.  
Гомумән, очрашу бик җылы узды. Шәһәребезнең сәләтле яшьләре, балалары кунак алдында чыгыш ясадылар. Әдип үзе дә күпкырлы талант иясе икән: тамашачыларга җырын бүләк итте. 
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА. 
Фото  Г. Тукай исемендәге китапханәнең шәхси сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X