Туган як

«Тәҗрибә күрсәткәнчә, бездә ихтыяҗ бар»

«Балаларыңны тәрбияләмә, алар барыбер сиңа ошаячак. Үзеңне тәрбиялә», – ди инглиз мәкале. Бала – көзге кебек, бар нәрсәне ачык күрсәтә: аның тәрбиясендә гаиләсе, ата-анасы мөнәсәбәте күренеп тора. «Балкыш» балалар һәм үсмерләр өчен социаль приют директоры Наталья Александровна Бакулина да (фотода) шулай дип саный. 1 июньдә учреждение 20 еллык юбилеен билгеләп үтте. Наталья Александровна белән әңгәмәбез үзәкнең эше, тормышы турында булды.

– Биредә нинди балалар тәрбияләнә? «Балкыш»тагылар башкалардан аерыламы?
– 2015 елга кадәр «Балкыш» балалар һәм үсмерләр өчен социаль-тернәкләндерү үзәге буларак эшләде. 2015 елның 1 гыйнварыннан ул «Балалар һәм үсмерләр өчен социаль приют» дип атала башлады. Әмма эше, максаты үзгәрмәде. Биредә эчкечелек, наркомания авырулары булган ата-аналарның балалары яши. Вакытлыча, чөнки «төзәлеп», аларны гаиләгә кире кайтару мөмкинлеге бирелә. Балалар – кайда да балалар. Тик боларында игътибарга, яратуга ихтыяҗ зуррак. Ата-аналары аларны назлап үстерми. Шуңа күрә кочаклап алсаң, хәтта югалып калалар. 
– Бирегә балалар, гадәттә, нинди хәлдә килә?
– Алар кайчак ач килеш килә. Шунысы да бар: күп кенә ризык һәм ашларның исемнәрен дә белмиләр. Өйләрендә аларга аракы эчәргә дип әти-әниләре сатып алган кабымлык кына эләгә. Бервакыт безгә бер кызны китерделәр. Ашханәгә алып кергәч, ул карабодай боткасын күреп, «бу нәрсә?» дип сорады. Балага тугыз яшь иде. Кайчак балалар иң гади күнекмәләрне дә белмиләр: кашыкны дөрес тотмыйлар, оекбаш кия алмыйлар... Приютта без аларны җәмгыятьтә яшәргә, югалып калмаска өйрәтәбез. Мәсәлән, хезмәт дәресләрендә яки түгәрәктә кызлар тегәргә, чигәргә, бәйләргә өйрәнә, әзер ризыктан төрле салатлар ясыйлар. 
– «Наркоман, эчкече ата-аналарның балаларын тартып алырга һәм кире кайтармаска кирәк, аларга мондый ата-аналар кирәкми» дигән сүзләрне ишетергә туры килә. 
– Ләкин бала алай дип уйламый. Ата-анасын, әби-бабасын, туганнарын сагынып, юксынып яши, күрергә тилмерә. Тик «Балкыш» белән янәшә яшәп тә, балалары янына килмәүчеләр, шалтыратмаучылар бар. Бездәге бер бала әнисенә шалтыратып: «Әни, энемнең туган көне. Киләсеңме?» – дип, елый-елый чакырды. Хатын килергә вәгъдә бирә, әмма килми. Ул баланың ничек елаганын күрсәгез иде.
– Димәк, «Балкыш»та бертуганнар да яши?
– Әйе. Бер гаиләдән өчәр-дүртәр бала да килә. Дөрес, алар аерым төркем бүлмәләрендә йоклый, әмма урамда, ашханәдә күрешәләр, кунакка йөрешәләр. Без зур гаилә кебек. Иң кечкенә балаларга – өч яшь. Аннан кечерәкләр сабыйлар йортына озатыла. 18 яше тулганнарны да биредә тотмыйбыз.
– Баланы гаиләгә кайтару өчен нәрсә эшләргә кирәк?
– Ата-ана баласын кайтарырга теләсә, аек яки дәваланган, эшкә урнашкан булырга, торагын тәртипкә китерергә тиеш. Кайберәүләр өчен балаларын алып китү өсләренә салкын су койган кебек була. Аларны кайтарту өчен тырышалар. Ә кайберәүләр өчен балаларының биредә яшәүләре уңайлы да: алар һәрчак күзәтү астында, киендерәләр, көненә биш тапкыр ашаталар, мәктәптә түләүсез ашаталар, аларны мәктәпкә кадәр илтеп куялар һәм мәктәптән барып алалар. Әгәр ата-ана алга таба да тәртипсез тормыш алып бара, баласына битараф кала икән, димәк, балаларны монда китереп дөрес эшләгәнбез. Димәк, бала өчен мондый ата-ана белән яшәү куркыныч. Торагын тәртипкә китереп, дәваланып, балаларын кире кайтаручылар арасында кабат «ычкынучы»лар да була. 
Уллары, кызларының яңадан бирегә килүе –  бик авыр, күңелне әрнеткеч мизгел.
– Ата-ана хокукыннан вакытлыча мәхрүм итеп тә, тормышларын үзгәртмәсәләр? 
– Кирәк булганда, алар ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала. 
Мәсәлән, бер ана, дәваланып, балаларын кире алды. Әмма яман гадәте кабатлану куркынычы булганда, дәваханәгә ятар алдыннан, ул безгә шалтыратып, балаларының бездә яшәвен үтенә. Аннары килеп ала. Максатыбыз – аларны әти-әнисез калдыру түгел дә бит. Әмма балалары ярты ел «Балкыш»та яшәп тә, ата-ана эчүен яки наркотик куллануын ташламаса, эшкә урнашмаса, бер тапкыр да килеп баласының хәлен белмәсә, әңгәмәгә чакырып та, битараф калса, соңгы чара кала: аларны балалар йортына күчерәбез. Озатканда бик авыр була, алар да, без дә елыйбыз. Бик зур кайгы бит бу. 
– Хәзерге вакытта сездә ничә бала яши һәм ничә кеше эшли?
– Биредә барлыгы 60 бала яши. Яшьләре һәм җенесләре буенча алар төркемнәргә бүленгән. Һәрберсендә 10-12 шәр бала. Хезмәткәрләр саны балаларныкыннан күбрәк – барлыгы 74 кеше. Ни өчен дисәгез, приют тәүлек буе эшли. Вахтерлар, шәфкать туташлары, тәрбиячеләр сменалап хезмәт куя. Монда эшләү җиңел түгел. Эшкә урнашырга килгән кешеләргә алдан ук әйтеп куябыз: биредә балаларга ярарга тырышучы яки каты күңелле кешеләр кала алмый. Балалар ялганны да тоя, андыйларны хөрмәт итмиләр.
– Тәрбиячеләр ни белән шөгыльләнә?
– Аларның нәрсә белән шөгыльләнмәвен санап чыгу җайлырак. Баланың тискәре уйларга бирелергә яки боегып утырырга вакыты булмаска тиеш. Үзен оныттылар дип уйларга тиеш түгел ул. Тәрбиячеләр балаларны нәрсәгә дә булса өйрәтә: урамга чыксалар, табигать турында сөйләшәләр, бергәләп чәчәк утырталар, асфальтка рәсем ясыйлар, өй эше эшлиләр... Хезмәт дәресе укытучысы Владимир Александрович Ларионов остаханәдә малайларны агач белән эшләү күнекмәләренә өйрәтә. Балалар аның артыннан калмый йөриләр. Аңа 65 яшь. Кем өчендер ул – бабай, кем өчендер – әти. Әниләр һәм килгән кунаклар өчен малайларыбыз бүләкләр әзерли: күлмәк элгечләр, ачкыч элгечләр, аскуйма һ.б. ясыйлар.  Владимир Александровичны ихтирам итәләр. Ул моңа лаек та. Быел аңа  «Татарстан Республикасының атказанган социаль хезмәткәре» исеме бирелде. 
– Баланы ата-анасына кайтарткач, гаилә күзәтеләме?
– Әлбәттә, безнең һәм «Веста» үзәге хезмәткәрләре өйләренә баралар, тикшерәләр. Ансыз булмый. 
– Шәһәрдәшләр ярдәм итәләрме? Хәйрия акцияләре буламы?
– Бездә балаларны көненә биш тапкыр ашаталар дип әйттем инде. Әмма әллә балалар ач дип уйлапмы, тәм-томнар алып килүчеләр күп. Карт кына әбиләр дә, эшмәкәрләр дә... Уенчыклар, китаплар күп алып киләләр. Аларга ихтыяҗ юк. Кием-салымны бик теләп кабул итәбез. Әмма яңасын гына. Шулай да, кеше яхшылык эшләргә тели икән, каршы килмибез. Яшь тамашачы театрына, планетарийга, циркка һәм башка урыннарга түләүсез бару мөмкинлеге була. Шулай да, үзебез генә хәл итә алмаган проблемалар бар.
– Мәсәлән?
– Мәсәлән, спорт мәйданчыгына җиһазлар кирәк. Төркем бүлмәләренә ремонт ясар идек. Тик шәһәрдәшләр «безнең балаларга шәхсән ярдәм итәсебез килә» диләр. Югыйсә, балалар биредә, бу учреждениедә яши бит. Вакытлыча булса да, бу – аларның өйләре.
Ә өй чиста, матур, пөхтә булырга тиеш. Мөмкинлекләре булса, волонтерларны чакырабыз. Акча да кирәкми, көчләреннән килгәнчә ярдәм итүләре генә кирәк. Мәсәлән, обой ябыштырырга. Балалар өчен ачык төстәге яңа мебель кирәк. Акча бүлеп бирелә, тик ул акча барлык әйберләргә дә җитми шул.
– «Балкыш»ка 20 ел тулды. Ул ачылганда тормыш начаррак, проблемалы гаиләләр күбрәк иде. Ә хәзерге вакытта аңа ихтыяҗ бармы?
– Бер яктан, бүгенге көндә чәчәк атучы җәмгыятьтә мондый учреждение булырга тиеш түгел кебек. Әмма тәҗрибә күрсәткәнчә, ихтыяҗ бар. Шуңа күрә эшлибез дә. Биредәге балаларның 100 проценты да балалары хакына үзгәргән, аларга һәм тормышка башкача карый башлаган әти-әниләре янына кайтсын дип тырышабыз. 
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: