Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Тәрбияви ягын да онытмыйк

Яз - өмәләр вакыты. Шәһәребездә һәм районыбыз авылларында урамнарны, йорт тирәләрен чүп-чардан арындыру, чистарту, тәртипкә салу, нигездә, нәкъ менә язгы айларга туры килә. Соңгы елларда татар авылларында тагын бер күркәм гадәт керде. Ел саен, авылдашлар өмә ясап, зиратларны чистарталар, кабер тирәләрен тәртипкә салалар. Ата-бабаларыбызның мәңгелек йортлары булып торган зиратны ямьләндерү...

Яз - өмәләр вакыты. Шәһәребездә һәм районыбыз авылларында урамнарны, йорт тирәләрен чүп-чардан арындыру, чистарту, тәртипкә салу, нигездә, нәкъ менә язгы айларга туры килә.
Соңгы елларда татар авылларында тагын бер күркәм гадәт керде. Ел саен, авылдашлар өмә ясап, зиратларны чистарталар, кабер тирәләрен тәртипкә салалар. Ата-бабаларыбызның мәңгелек йортлары булып торган зиратны ямьләндерү - изге эш. Якыннарыбызның рухлары сөенсен, безгә карата хәер-фатихада булсыннар өчен кирәк ул. Шуңа күрә, мондый эшләр алга таба да дәвам итсен, анда авылда яшәүчеләр генә түгел, шул авылда туып-үсеп читкә чыгып киткәннәр дә кайтып, актив катнашсыннар иде.
Тагын шунысын да искәртәсем килә: кайбер авылларда зиратта өмә уздырабыз дип, берничә өлкән кеше, карт-коры зиратка чыга да, шуның белән вәссәләм. Сүз дә юк, аларның тырышлыгы мактауга лаек, бөтен бер авыл халкы күмәкләшеп башкарасы эшне бер-үзләре ерып чыгалар. Ләкин, бу изге эшнең тәрбияви ягын да онытмаска иде. Зират чистарту өмәләренә өлкәннәрне генә түгел, яшьләрне дә тартырга, мәктәп укучыларын да җәлеп итәргә кирәк. «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!» дигән бик яхшы гына гыйбарә бар безнең халыкта. Иманым камил, мәктәп яшендәге балалар арасында кайчандыр вафат булган бабайларының, әбиләренең, туганнарының каберләрен белмәүчеләр шактыйдыр. Зираттагы эш барышында, әтисе я бабасы: «Улым, бабаң шушында, ә ерак бабаң менә биредә җирләнгән», - дип, каберен күрсәтсә, шунда ук, кабер тирәләрен бергәләшеп чистартканда, нәсел шәҗәрәсен дә искә төшерсә, өйдә балага фәлән буын бабайның исемен ятлатканга караганда, күпкә үтемлерәк тә, файдалырак та булыр иде.
Зирәк ШИҺАПОВ,
Түбән Кама аксакаллар
шурасы рәисе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев