Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Тәрбия чарасымы, әллә...

Подъездтөбендә утыручы әбиләр, элек күрше-күләнәр, узган-барганартурында сөйләсә, хәзер телевизион тапшыру геройларын тәмләп “чәйни”.

Кайсы артистның баласы кемнән, кемне ире алдаган, кайсы ничә тапкыр өйләнгән, кияүгә чыккан... Әбиләр генә түгел, бабайларга кадәр шул тапшыруларны карап бара.Мин алардан күпкә яшь булсам да, ул телетапшыруларны, артистларны белеп бетермим, ә алар исемнәре белән әйтеп сөйләшә. Кызык өчен генә  телетапшырулар программаларына күз салган идем, анда ниләр генә юк! Ял көнемдә җаен туры китереп, телевизорны ачкан идем, бу тапшырулар барысы да я кеше гайбәтен сатуга корылган.  Бер генә дә тәрбияви, аң-белем бирүче тапшыру күрмәдем. Кая ул без үскәндәге мәгънәви һәм әхлакый тәрбия бирүче тапшырулар!

Минем әни әйтмешли, “ат азгыны тайга иярә” дип, аларга карап, гади халык котыра. Интернетны ачсаң, кем ничек ашый, кем ничек йоклый, кем ничек сүгенә – барысы да бар. Бишектән әле генә төшкәне дә, әби-бабайлар да интернет “йолдызы”. Ашарга пешердеңме, аны ашый башлаганчы видеога төшереп, интернетка куярга! Балаң тәпи йөреп киттеме, “Тик-ток”ка видеосын куймый кала күрмә, берүк!

Замана теле белән әйтсәк, “хайп” өчен ниләр генә кыланмыйлар. Кайберләрен карарга да оят. Җиргә ятып аунаучы бабайлар да, яланбаш, ир-егетләр белән бергә басып намаз укучы гүзәл затлар да, кибеткә чыгуын, өйдә йөрүен, кыскасы һәр адымын видеога төшереп, отчет ясаучы әбиләр дә үзенә язылучылар җыя. Нәрсә генә дисәләр дә, пенсия яшендәге апаларның сикерә-сикерә, бар җирләрен селкетеп биюләрен, зур стакан тутырып хәмер эчкән видеоларын берничек тә аңламыйм һәм хупламыйм.

“Челтәрле бизнес” белән шөгыльләнүчеләр рекламаларына ышансаң, алар тәкъдим иткән әйберләр ябыктыра, дәвалый да икән.  Нигә табиблар алтышар ел укып тилмерә, аңламассың. “Челтәрле бизнес” товарлары кешегә нинди файда китерәдер белмим, ә рекламалаучы “йолдыз”лар шул беркатлы ышанучан кешеләр акчаларына зур йортлар салып, кыйммәтле машиналарга утырдылар.

Ярар, җырчыларга, артистларга үзләрен популярлаштырырга кирәктер дә, алар хәзер бик күп, һәммәсенең дә рәхәт яшисе килә. Ә менә “фәлән кадәр подписчик” әби-бабайларга нәрсә бирәдер, аңламыйм. Акчадыр бәлки?.. Бу урында үзебезнең әбиләребезнең “булганының бәрәкәтен бир” дип кылган догалары искә төшә.

 Кая китте безнең йөзләрен яулык чите белән каплап кына сөйләшкән әбиләребез, җомга саен таягына таянып намазга баручы, кирәк очракта күз карашы белән акылга утырткан бабайларыбыз...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев