Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Травмпукт юлында да имгәнергә мөмкин

Нинди дә булса җәрәхәтләр алып, шәһәребезнең травмпунктына килгән түбәнкамалылар шулай, кем ничек булдыра ала юл аркылы чыга.

Чөнки травмпункт каршында ни машина кую урыны, ни җәяүлеләр өчен «зебра» юк. Ничек булдыра аласың инде – үрмәләпме, чатанлапмы – анысы синең эш, шулай чык юлны! Куркыныч инде дә, нишләмәк кирәк, чыккан, сынганны төзәтергә табиб кирәк. Өйдән үк «Ашыгыч ярдәм» чакыртыр идең дә, алар шалтыратуны кабул итүгә, квартирның ничәнче катта булуын сорап, «Без алып төшмибез» дип кисәтеп куя. Бу алардан зарланып әйтүем түгел, зинһар гаепкә алмасыннар. Аңлыйм мин, әгәр табиб хатын-кыз булса, ни сәбәпледер имгәнгән ир-егетне  лифтсыз йорттагы бишенче каттан ничек итеп алып төшсен! Әле ни җитте генә ир-егетләрнең дә көченнән килми ул!
Әле монысы бер бәла. Эчкә керсәң, анда мәхшәр дәвам итә. Кайчан гына килсәң дә, су буе чират!  Әйтерсең, бар түбәнкамалы  монда килеп утырган. Табибларга түгел, алары җитәрлек, кайсы гына ишекне ачсаң да, авыруларны көтеп утыралар. Монда башка нәрсә – рентген аппараты бер генә! Табиблар үзләренә мөрәҗәгать иткән һәр кешене рентген үтәргә җибәрәләр.  «Снимок» ясатырга чират көтеп утырганда масканы да, ике кеше арасында калырга тиешле метр ярым дистанцияне дә саклаучы юк. Кем утырган, кем яткан! Барысының да үз кайгысы җитәрлек. Каты авыруларга регистратурада  «кызыл талон» дигәнен бирәләр дә, андыйларны чиратсыз үткәрергә әзер торучы гына юк. Һәркемнең тизрәк рентген ясатып, табибка керәсе килә. 
Менә бит, әле кайчан гына Түбән Камада травмотологлар аз, дип зарланган идек. Хәзер алары җитешле бугай. Вакыты җитеп, акчасы табылып, тагын бер рентгент аппараты да булса, аксак-туксаклар, башы ярылганнар, кабырга сындырганнарны да бәхет басар иде.
Травмпункт каршысына җәяүлеләр өчен юл чыгу урыны да җайласалар, го-мумән, «бәхет баса» монда килгән авыруларны.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев