Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

«Тормышым милләтем, телем, мәдәниятем белән бәйле»

Гөлнара Гәрәева 10 ел элек АКШка – Флорида штатындагы Майами шәһәренә күченсә дә, туган якларын онытмый. Туганнарын, дусларын, элекке хезмәттәшләрен күрергә дип, Түбән Камага елына ике мәртәбә кайта. Аның кайтуы турында ишеткәч, бу юлы форсатны кулдан ычкындырмыйча, очрашырга, танышырга булдым. Гөлнара бик теләп ризалашты һәм Америкадагы татарлар тормышы турында кызыклы фактлар да җиткерде.

Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган кыз, Түбән Камага кайтып, Б.Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә музыка дәресләре укыта башлый. Аннары татар музыка мәктәбендә директорның уку-укыту буенча урынбасары булып эшли. Төрле конкурсларда җиңүләр яулый башлагач, күп кенә уңышларга ирешкәч, Казанга китәргә карар кыла. Анда мәдәният министрлыгында эшли. Бераздан Санкт-Петербургта яшәүче туганнары үз яннарына чакыра. Тора-бара Америкага күченә. 
Башта авыр була. Гөлнара үзен бу шәһәрдә бердәнбер татар дип уйлый. Елаган чаклары да була. Бервакыт үзе эшли торган балалар бакчасындагы бер малайның исеме Салих булуын ишетә. Кичен әти-әнисенең малайны килеп алуын түземсезләнеп көтә. Хәтта дулкынлануыннан куллары да калтырый. Баланы алырга килгән хатыннан: «Сез татармы?» – дип сорый. Анысы исә: «Мин караучысы гына, әмма татармын, исемем Эльмира. Салихның әти-әнисе дә татар», – дип җавап бирә. Баксаң, Майамида татарлар күп яши икән.
– Ирем Пакистан кешесе иде, әмма алар инглиз телендә генә сөйләшәләр. Кешеләрне дин генә берләштерү җитми. Моны тәгаен аңладым. Телемә сусадым. Үзара туган телдә аралашу, бергә татар җырларын тыңлау, җырлау нинди бәхет икән! Ирем белән аерылыштык, әмма бер-беребезгә карата әйбәт мөнәсәбәттә калдык. Милләттәшләрем белән өч ай саен очрашып, «пикник»лар оештырабыз, ел саен Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез, – ди Гөлнара.
2015 елдан Майамида татар-башкорт Сабантуйлары да уздырыла башлый. Уеннар, җырлар, биюләр белән. Иң мөһиме: спиртлы эчемлекләрсез. Бәйрәмгә 200 ләп кеше җыела. Һәркем милли бизәкле берәр кием – жилетмы, калфакмы, күлмәкме кия. Татарстаннан артистлар, дәрәҗәле кунаклар да чакырыла. Алар арасында күптәнге дуслары – җырчы Филүс Каһиров, баянчы Рөстәм Рәхмәтуллин һ.б.  бар. Милли ризыклар пешерелә. Гомумән, андагы татар хатын-кызлары татар халык ашларын пешерә беләләр, онытмыйлар. Гөлнара әйтүенчә, Кукмара табалары һәр татар гаиләсендә бар. Милли бәйрәмдә чәкчәк пешерү буенча мастер-классны милли ризыклар рестораны хуҗасы Резида Хөсәенова күрсәтә. Ә балалар Тукай әсәрләрен сәхнәләштерәләр.
– Бездә Сабантуй март аенда уза. Чөнки аннары эсселәр башлана. Сабантуй дөньясын без ачып җибәрәбез, бераздан Вашингтон, Нью-Йорк, Сан-Франциско кушыла. Американың башка шәһәрләреннән, Европадан дусларыбыз кунакка килә. Шәһәребездә, нигездә, яшьләр яши. Шуңа күрә Сабантуйның тагын бер максаты – татар милләтеннән булган егетләрне һәм кызларны кавыштыру. Ел саен бәйрәмдә бер генә булса да пар хасил була, – дип дәвам итә Гөлнара. 
Майамида татар балалар бакчалары юк. Әмма татарлар гаиләдә бары тик туган телдә сөйләшә. Дусларың белән урамда, мәктәптә иглизчә аралаш, ә инде өйгә кайткач, бары туган телдә генә сөйләш! Гөлнара әйтүенчә, кеше үз телен саклап калырга тели икән, аңа бернинди сәясәт, тыюлар комачаулый алмый. 
Татарстанга кайткач, ул китап кибетенә бара һәм татар телендә булган яңа басмаларны сатып ала. 
– Киткәндә минем чемоданым китап белән тулган була. Аларны дусларыма – бүләк итеп, бәйрәмнәрдә балаларга таратабыз. Алар татар әдипләрен, аларның әсәрләрен белеп үсәргә тиеш. Тукай, Алиш әкиятләрен әти-әниләре укымаса, кем укыр? – ди Гөлнара. 
Китаплардан кала, ул күп итеп зәңгәр мәтрүшкә дә алып китә. Андагы дусларын кабатланмас үзгә чәй белән сыйлый. Үзе әйтүенчә, дөрес итеп чәй эчәргә өйрәтә. Сабантуйларны уздыра башлагач, ул Бөтендөнья татар конгрессына, ТР мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать итә. Хәзер майамилылар Бөтендөнья татар конгрессы һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумнарына чакырылалар. Димәк, башка илләрдән килүче милләттәшләр белән очрашу, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлегенә ия алар. 
Майами татарлары социаль челтәрдә төркем булдырып, шунда аралашалар, төрле чаралардан фотолар урнаштыралар. Гомумән, зур тату гаилә булып яшиләр. Узган елда исә Нью-Йоркта оешкан татарлар ассоциациясе 90 еллыгын билгеләп үткән. 
– Анда яшәүче милләттәшләрем бик мәдәниятле һәм белемле кешеләр: мәсәлән, Якуповлар гаиләсе – табиблар, Шәйхетдиновлар – галимнәр. Кайберләре Майамига күптән күченгән, балалары да анда туган. Мәсәлән, Якуповлар гаиләсе. Уллары Дауд һәм Рәсүл Татарстанны бер тапкыр да күрмәгән, әмма шундый чиста итеп татарча сөйләшәләр. Ә Рәсүлнең «Мин яратам сине, Татарстан» җырын башкаруын видеога яздырып, Салаватка да җибәрдек, – ди Гөлнара.
Ул рус-америкалы балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшли. Буш вакытта атаклы Бровард көллиятенең оркестрында виолончельдә уйный. Бәйрәмнәрдә милли көйләр башкара. Ә берничә ай элек Гөлнара шунда ук Америкада яшәүче кешегә, Уфа татарына кияүгә чыга. Айдар белән алар уртак телне тиз табалар. Үзе әйтүенчә, бер балалар бакчасына йөреп, бер мәктәптә укыганнармыни! Озак та үтми, кавышалар, никах укыталар. Сүз уңаеннан, Майамида мәчетләр бар. Рамазан аенда анда ифтар ашлары да уздырыла. Җирле татарлар дини бәйрәмнәрне үткәрәләр.  
Түбән Камада Гөлнараның әтисе һәм сеңлесе яши. Апасы кунакка бара. Әтисе Майамига барырга бик ашкынып тормый икән. Ә менә кызын күрергә һәрчак шат.
– Түбән Кама – минем Ватаным. Шәһәр елдан-ел матурая, ямьләнә. Кешеләр матур, яшьләр кызыклы. Тик менә еш кына төрле милләттәге, диндәге кешеләрнең бер-берсе белән гаилә корулары борчый. Мәхәббәт булса да, вакыт узган саен барысы да үзгәрә. Милли бәйрәмнәр онытыла. Каршылыклар туа. Ә минем тормышым һәрчак милләтем, телем, мәдәниятем белән бәйле. Көнем «Яңа гасыр» каналындагы «Манзара» тапшыруы белән башлана. Машинага утыргач та, татар җырларын кабызып куям. Татарча сөйләшәм. Болардан аерылырга язмасын иде,  – дип тели Гөлнара.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фотоларда:
Гөлнара Гәрәева ире Айдар белән; Майамида узган Сабантуйда дуслары белән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X