Туган як

Тормыш кадерен белеп яшик

Мин бәхетле. Яңгыр һәм кар үткәрмәс өчен түбәм (гәрчә фатир минеке булмаса да), ятып йоклар өчен урыным, өстәлемдә кайнар ашым, өстемдә җылы киемем, кулымда ипи алырлык акчам бар. Кемдер исә хәзер, катып беткән киеме, күшеккән куллары белән чүплектә казына - катыргыдан ясалган «өенә» кайтканчы азрак тамак туйдыру исәбе белән азык...

Мин бәхетле. Яңгыр һәм кар үткәрмәс өчен түбәм (гәрчә фатир минеке булмаса да), ятып йоклар өчен урыным, өстәлемдә кайнар ашым, өстемдә җылы киемем, кулымда ипи алырлык акчам бар. Кемдер исә хәзер, катып беткән киеме, күшеккән куллары белән чүплектә казына - катыргыдан ясалган «өенә» кайтканчы азрак тамак туйдыру исәбе белән азык эзли...
Мин бәхетле. Мин уйлый, ярата, тоя беләм. Янымда әти-әнием, туганнарым, дусларым, сөйгән ярым... Мин аралашам, җырлыйм, биим, күңел ачам, яшим, ниһаять! Кемдер исә хәзер инвалидлар кәнәфиендә нәүмизләнеп утыра, алга таба да яшәү өчен максат эзли...
Мин бәхетле, чөнки ике аягымда атлап, эшемә барам, кояшка карап елмаям, песиләр уйнап йөгерешкәнен күрәм, кошлар чыркылдашканын ишетәм... Кемдер исә хәзер урын өстендә, су сорарга да гаҗизләнеп, күз яшьләренә буылып, түшәмгә карап ята...
...Янымнан башларын яка эченә яшергән, үз уйларына чумган, караңгы йөзле кешеләр тыз-быз атлавын дәвам итә. Һәркемнең башында төрле уйлар... Шулвакыт кычкырасым килә: «Кешеләр, азга гына туктагыз әле, елмаегыз. Сез бит бәхетле!»
Кыямәт көнендә ата - улны, ана кызны белмәс, диләр. Килеп җиттек бугай инде без ул сызыкка. Кайсы якка карама, туганнар җир өчен тавыш-гауга куптара, әле исән-сау ата-анасының өен бүлешә... Әйтелмәгән пычрак сүз, атмаган гаеп калмый. Юк, алай түгел дияр идем, андый хәлләрне күргәнем бар.
Бу сүзләрне газетага язып, өйдәгене тышка чыгарганга, бәлки, әти-әниемнең хәтере дә калыр, ләкин юк-барны уйлап табып яза алмыйм бит инде. Күзәтүләрдән чыгып, бар нәрсәне мыекка чорныйсың ич. Акыл ияләре: «Чит кешенекен күзәт тә, үзеңнекен төзәт», дип, юкка гына әйтмәгән бит.
Шәһәрдә яшәүче олы апасы бервакыт әниемә, уенын-чынын бергә кушып: «Саран син, авылда яшәп ни ит, ни бәрәңге бирә белмәдең», диде. Әни нинди хисләр кичергәндер, ә миңа бик авыр булды моны ишетү. Әтием белән икесе дә колхозда эшләп, ике баланы, ягъни мине һәм энемне, аякка бастырган кеше алар. «Ике ягыгыз - кыйбла», дип куып җибәрмәделәр, теләгебез булгач, югары уку йортына керттеләр. Энем миннән бер яшькә кече булганга, өйдән бер-бер артлы чыгып киттек. Ай-һай, җиңел булмагандыр әти-әнигә. Өстәрәк әйтелгән ит тә, бәрәңге дә сатуга китә иде, күпме көч куеп үстереп, без аларны үзебез дә авыз тутырып ашамадык. Менә шул.
Бусы - бернәрсә, мине аптыратканы икенче. Туган кешеңне нәрсәдер биргән өчен генә яратырга кирәк мени?! Бу туганым миңа күбрәк бирә, шуңа күрә аның белән генә аралашыйм әле, дип фикер йөртсәк, ничегрәк була соң бу? Ул кеше синең белән бер каннан, бер җаннан булуы мөһим түгелме? Шушы хәлләрне ишетеп, күреп үскәнгә андый вакчыллануга беркайчан да төшмәбез дип, энем белән бер-беребезгә сүз бирдек.
Беркөнне ирем эштән кайтты да: «Ышанасыңмы, ике хезмәттәшем бәдрәф стенасына нинди плитә ябыштыру турында гәп корды. Монысы килешми, әнә тегесе әйбәтрәк дип, әй кычкырыштылар. Тапканнар бит, ә! Ул бүлмәгә ни ябыштырсаң дә барыбер түгел микәнни? Әллә нәрсә эшләмисең бит инде анда...» дип, сүзен дә әйтеп бетерә алмыйча, көләргә тотынды. Аңа кушылып мин дә көлдем. Безнең ул мәсьәләдә фикерләр туры килә, без азына да риза булганнар рәтеннән. Акчасызлыктан түгел, юк. Холкыбыз шундый. Безгә евроремонт түгел, гадие дә, машинаның да «иномарка» урынына кулдан алынганы, кыйбатлы киемнәр урынына, гадиләре дә ярый. Иң мөһиме, чиста һәм матур булсын.
Әйе, һәр чорда да төрле кешеләр булгандыр: кайсыдыр азына да риза булса, кемдер әллә ничә катлы өй, олы машина, асылташлар артыннан кугандыр... Тик һәр чор кешеләре өчен дә үзгәрешсез хакыйкать бар: беркем дә мәңгелек түгел һәм, ахыр чиктә, иң кыйммәтлесе булып сәламәтлек тора. Күптән түгел рус эстрадасының яшь җырчысы Жанна Фриске вафат булды. Ул бай, бик бай иде. Тик дистәләрчә миллионлаган сум акча да аны явыз чирдән алып кала алмады.
Җирдә яшәүнең үзе бер зур бәхет икәнен кеше сау-сәламәт чагында аңласын да, һәр яңа туган көнгә сөенеп яшәсен иде. Үзегезгә сорау биреп карагыз әле: «Әгәр мин иртәгә дөнья бетәсен белсәм, нишләр идем»? Беркем дә өйләр салырга, яшерелгән акчасын казып алырга чапмас иде, шулаймы?
Язма башындагы фикеремне тагын кабатлыйм. Безнең борынгы әби-бабаларыбызга яңгыр-кардан качар өчен - тау куышы, ашар өчен - ит, тәнен каплар өчен хайван тиресе кирәк булган. Юк, кире тау куышына кайтыйк та, шунда яшик, димим. Кешелек һәрвакыт алга бара, аңа, хайваннардан аермалы буларак, акыл бирелгән. Шуңа күрә үз тормышын тагын да җиңеләйтү, камилләштерү - аның канында. Мин бары тик матди байлык артыннан куып, бәхет, үзара татулык, мәхәббәт кебек төшенчәләрне онытып бетермик, дим. Гомер бик кыска. Иртәгә безнең белән нәрсә буласын бары бер Ходай гына белә.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: