Туган як

Терсәкне тешләп булмас бит

Күп еллар элек, дөньяда «үле телләр» бар икәнлеген беренче тапкыр ишеткәч, тетрәнеп киткән идем. Ничек инде ул алай - тел үлә аламы? Күп гасырлар дәвамында кулланыштан чыккан телләрне шулай атыйлар икән. Мисал өчен, латин теле, язма рәвешендә ул табиблар арасында диагноз һәм дару рецептлары язу өчен кулланыла. Тиздән бу исемлеккә...

Күп еллар элек, дөньяда «үле телләр» бар икәнлеген беренче тапкыр ишеткәч, тетрәнеп киткән идем. Ничек инде ул алай - тел үлә аламы? Күп гасырлар дәвамында кулланыштан чыккан телләрне шулай атыйлар икән. Мисал өчен, латин теле, язма рәвешендә ул табиблар арасында диагноз һәм дару рецептлары язу өчен кулланыла. Тиздән бу исемлеккә Идел буенда яшәүче берничә халыкның телләре өстәлмәгәе. Шулар арасында татар теле дә...
Татар теле укыту буенча быел сентябрь аенда мәктәпләрдә купкан шау-шу турында ишетмәгән кеше калмагандыр. Бигрәк тә рус матбугатында, интернетта бу тема көн үзәгендә. Ләкин, нишләптер, татар матбугатында бик аз языла. Ә бит Татарстан Президентының республика парламентына еллык Юллама белән мөрәҗәгатендә рус һәм татар телләрен өйрәнү, Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен үстерү өлкәсендә тиешле шартлар тудыру бурычын куйды.
Дөресен әйткәндә, туган телне укытуга элек тә игътибар аз булмады. Шактый күп акча бирелгәндер, әмма алар дөрес файдаланылдымы икән соң? Төрле программалар кулланып каралды, дәреслекләрнең әллә ничә вариантлары эшләнде. Ләкин ныклы, практик яктан сыналган уку китапларын әзерли алмадылар. 3-4 төрле программаның, 7-8 дәреслекнең кайсын сайларга? Укыту методикалары еш үзгәреп торды. Күп акча түгелгән Сингапурча укыту алымы да үзен акламады. Егермешәр-утызар ел эшләгән укытучылар аптырап бетте: ничек укытырга, тел өйрәтүдә нинди нәтиҗәле юл табарга?
Дәреслекләр турында. Соңгы елларда чыккан татар әдәбияты буенча уку китаплары икешәр кисәктән, рус телле балалар өчен, чынлап та, үзләштерергә авыррак итеп чыга башладылар. 5-6 сыйныфлар өчен дәреслекләрдә борынгы гасыр халык авыз иҗаты үрнәкләре китерелгән текстлар басылган. Аларда хәтта татар теленең 3 томлык аңлатмалы сүзлегендә булмаган алынма сүзләр бар. 8нче сыйныф дәреслегенә ни өчендер русчадан тәрҗемә ителгән «Моргана» исемле урта гасыр Европа халкы риваяте, «Мастер Стуруорм» дип аталган борынгы шотланд легендасы кертелгән... Татар әдәбиятына аларның нинди катнашы бар?
Республикабызның мәгариф министрлыгы да, рус теле туган тел булган 9нчы сыйныф укучылары өчен татар теленнән бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ) кертеп, шактый зур хата ясады. Тестлар формасында аттестацияләү системасы кимчелекләрен башка фәннәр буенча да күп галимнәр тәнкыйтьләп чыктылар инде. «Тугыз»лар өчен БДИ иҗади язма эштә хат ятлап, эчтәлеген аңламыйча күчереп язуга әйләнеп калды.
Белем сыйфатын күтәрүдә матди-техник база зур роль уйный. Шактый мәктәпләрдә инде күптән электрон такталар бар. Алар, нигездә, математика, рус һәм инглиз теле кабинетларына урнаштырылды. Ә менә татар теле укыту кабинетларына алар барып җитә алмады (бармак белән санарлык, гимназияләрдән тыш). Дистәләрчә ел укытучы булып эшләгән бер ханым бу турыда кайсыдыр бер киңәшмәдә ачынып болай дип әйткән иде:
- Яңа технологияләр дибез, ә татар теле дәресләрендә бездә шул ук агач такта, юеш чүпрәк...
«Татармультфильм» материаллары баштагы елларда шактый популяр булды. Ә хәзерге көндә укучыларны алар гына канәгатьләндерми. Тәнәфестә башын планшеттан алмыйча утыручы балаларны узган гасыр әдәбиятына нигезләнгән мультфильмнар белән генә алдап булмый шул хәзер.
Әлбәттә, укытучыларда да гаеп юк түгелдер. Татар теленә каршы булган атааналарны, бакчадан беренче сыйныфка кадәр туган телендә ике сүз дә дөрес әйтә алмаган балаларны күреп, күпләрнең күңеле төшәдер?.. Икенче яктан, тагын бер сәбәп - укытучының авторитеты (бу башка фән белгечләренә дә кагыла) бик нык төште. Мисаллар аз түгел. Интернетта август азагында Мөслим укытучыларының урамда чүпрәк белән агачларны юып йөрүләре турында фотолар чыкты - мәгариф киңәшмәсенә әзерлек бара икән. Бездә дә бар шуңа охшашлы мисаллар. Мәктәптән тыш өмәләрдә, башка эшләрдә катнашырга туры килә.
Яңа елга күп калмады. Өченче чирек расписаниесендә татар теле сәгатьләре факультатив булып кына калырмы анысы әлегә билгесез. Шулай да телебезнең киләчәге үзебездән тора. Битараф булсак, терсәкне тешләргә туры килмәсме соң?
Фәрит ВАГЫЙЗОВ,
11нче мәкәпнең татар теле укытучысы.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: