Туган як

Телсез рус татарларына әйләнеп бетмәбезме?

Заманында, туган телне өйрәнергә өндәүле язмаларын бер-бер артлы «Туган як»ка ташучы кемсәләргә газетабызда җавап язган идем. Туксанынчы еллар дулкынында телне яклау биеклегенә күтәрелгән ул үткен милләттәшләремә «татар газетасына язылучылар татарча әйбәт белә, аларны үгетлисе юк, ялкынлы язмаларыгызның файдасы булсын дисәгез, рус газетасына илтегез, аларны үз татарлыгыннан баш тарткан һәм еллар...

Заманында, туган телне өйрәнергә өндәүле язмаларын бер-бер артлы «Туган як»ка ташучы кемсәләргә газетабызда җавап язган идем. Туксанынчы еллар дулкынында телне яклау биеклегенә күтәрелгән ул үткен милләттәшләремә «татар газетасына язылучылар татарча әйбәт белә, аларны үгетлисе юк, ялкынлы язмаларыгызның файдасы булсын дисәгез, рус газетасына илтегез, аларны үз татарлыгыннан баш тарткан һәм еллар буе «Лилински правда» выписыт итәм» дип горурланучы телсез, маңкорт татарлар укыр; берьюлы, балаларыгызны да татар телендә исәнләшергә генә булса да өйрәтергә онытмагыз», дип искәртеп азапландым... Шуннан соң, әлеге милләтчеләр редакциягә үк килде, «Нәрсә язып ятасың син?! Бабайлар белән бергәләп җомга намазыннан соң сиңа бәддога укыдык, кул аркасы белән дога кылдык», дип. Аллаһының рәхмәте яусын, дип озаттым күзләре урыныннан купкан агайларны. Ачуланмадым да, рәнҗемәдем дә, үз балалары-оныклары татарча ике сүз кушып әйтә алмаса да, туган телебез дип, чын ихластан килгән иделәр бит, ни әйтәсең аларга?!
Бүгенге көндә исә телем дип тә, халкым дип тә килергә этәргеч бирүче сәбәпләр җитәрлек, тик килүчесе генә юк. Әнә күрше шәһәрдәге ТИҮнең элекке җитәкчесе Зиннур Әһлиуллинны Чаллы суды бер елга шартлы рәвештә хөкем итте, татар телен яклаганы өчен! «Татарстанда рус телен кысалар» дигән уйдырма белән, узган елның 30 апрелендә Чаллы шәһәрендә бер марҗа митинг оештырган булган. Татар иҗтимагый үзәгендәгеләр белән бергә, татар телен яклап Зиннур да митингка килгән. Төп милләт телен санламаучыларны гаепләгән плакат-язу тоткан һәм кискен сүзләр әйткән Зиннурның гадел гамәлен Чаллы суды Россия җинаятьләр кодексының 282нче статьясы кысаларына төртеп керткән. Шулай итеп, бу елның февраленнән алып Чаллы суды, «халыклар арасында дошманлык тудыручы, кешелек дәрәҗәсен кимсетүче һәм коткы таратучы» З.Әһлиуллин эшен тикшергән һәм күптән түгел аны гаепле дип тапкан...
Туксанынчы елларда Чаллыда татарларның милли үзаңы һичкайда булмаганча көчәйгән, шуңа бәйле рәвештә, тирә-якта Зиннур Әһлиуллин белән беррәттән, бертуган Рафис һәм Нәфис Кашаповлар фамилиясе дә яңгырап алган иде: изге Болгар җирендә җыеннар оештыручылар, беренче гражданнар сугышыннан соң җимереклек хәлендә калган Чечня халкына «КамАЗ» йөге белән гуманитар ярдәм илтүчеләр һ.б. буларак.
Шушы көннәрдә Интернетта актарынганда, соңгы җиде елда Украинада көн итүче Нәфис Кашапов турындагы мәгълүматка тап булдым. Ул, гаиләсен калдырып, үзенең Украинага качарга мәҗбүр булуы турында яза. Анда ул үзенә украин һәм яһүд иҗтимагый оешмалары, Киев мәчете имамы ярдәм кулы сузуын, ә «Туган тел» татар мәдәни үзәге җитәкчелегенең, киресенчә, «вахабби һәм татар халкы дошманы» ярлыгы тагып, Украина прокуратурасына һ.б. үзен чагуы турында телгә ала. Ә бит әле кайчан гына Кашаповлар Украинадагы «Туган тел» җәмгыятенә Сабантуйлар уздырышкан, китаплар, видео һәм аудио язмалар, кино студиясе бүләк иткән булалар. Кирәк чакта юхаланып та, соңыннан ашка каршы таш ыргытучы татар үз милләте исемен каралтучы сатлыкҗан була түгелме соң?! Сатлыкҗанлык, ялагайлык, куштанлык, икейөзле-лек - берсеннән-берсе ямьсезрәк сыйфатлар, шулаймы? Һәм алар безнең татарга хас - шунысы бәгырьне өтә.
Әгәр дә татар ялагай булмаса, Казандагы рус җәмгыяте башында торучы, Татарстанда рус теленә көн юк дип чаң кагучы шома Салагаевлар алып узарлар идеме икән?! Интернетта аның да куркыныч фикерләрен очраттым. «...Учащиеся русскоязычных школ должны изучать татарский в меньших объемах», яки «кстати, процентов 20 наших сторонников - татары», яисә «Я считаю, что татарскую литературу для учащихся русских школ нужно перевести на русский язык», йә «Будем митинговать. Только на митинги выйдет не 300 человек, а несколько тысяч» - болардан «бөек агай»ның өстенлек хисе, урысизм сасысы аңкып тора. Әгәр дә Әһлиуллин очрагын исәпкә алсаң, Салагаевның соңгы фикере өчен, тот та җинаять эше кузгат бит! Ә инде «рус телле мәктәпләрдәге укучылар»га килгәндә, аларның яртысын диярлек татар балалары тәшкил итә бит бүгенге көндә. Әле аның татар мәктәбе, татар гимназиясе дигәненнән дә «милли компонент»ны кырып ташлап, гомуми урта белем бирә торган ул уку йортларын «татар» кушымтасыннан азат иттеләр. Рус социологы, социаль фәннәр докторы господин Салагаев бу яңалыктан бихәбәрдар, күрәсең.
Мәктәпләрдәге ЕГЭлы болгату аркасында башлары әйләнгән күпме татар бәндәсе үз баласына үз туган телен өйрәтүгә каршы төшеп, урыс Салагаевларның тегер-мән ташы арасына татар телен кыстырып ботарламак була. Телле килеш телсез татарлар белән болай да дөнья тулган. Шундыйлардан берсе - ак халатлы татар марҗасы белән күптән түгел генә дәваханәдә сөйләшергә туры килде. Татарча эндәшүемә каршы, ул яшьтәге хатыннарга хас күчеш чорын авыр кичерүче бу хатын, кулы белән өстәл төя-төя, татарлыгыннан ваз кичеп маташты. Кулын жәлләдем, авырткандыр...
Татар башын иләс-миләс китереп аңгырайтуның туктап торганы юк, анысы. Әле үзем дә «рус татары» булуым белән чактан гына горурланмый калдым. Анысы Россиянең икътисадын һәм сәясәтен яңа үсеш баскычына күтәрәчәк Путинның әлеге мәсьәләгә кагылышлы фикере белән танышкач булды. Аның «Великая миссия русских - объединять, скреплять цивилизацию. Языком, культурой ... скреплять русских армян, русских азербайджанцев, русских немцев, русских татар», дигән фикере мине шулкадәр канатландырды ки, мондый хәлне саклауда - мәгарифкә һәм шуңа бәйләп рус теленә, рус әдәбиятына зур әһәмият бирелергә тиеш дигән фикергә җиткәч кенә аңыма килеп җиргә төштем.
Милли компонентны бе-терү, милли мәктәпләрне ябу, күпме яшүсмернең гомерен чикләгән БДИ-ЕГЭлар һ.б. акылсызлык Россия дигән күпмилләтле илдә бары тик рус теленә һәм рус халкына гына өстенлек бирү һәм аны тулысынча рус дәүләтенә әйләндерү өчен кирәк икән.
Боларның барысы да - үз халкыбызның киләчәгенә битараф булганга, үз милләт-тәшләребезне күрәлмәгәнгә, бер-беребезне батырырга тырышканга, ялагай булганга (арада бер рус булса, унбер татар русча сөйләшүгә күчә), үз татарыбыздан, үз телебездән йөз чөергәнгә күрә безгә язмыш сынавымы, әллә инде телебезнең үлә, ә үзебезнең «бөек агайлар милләте»нең нәсел-нәсәпсез, телсез-уйсыз бер тармагына - рус татарларына әверелә баруыбызмы?

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: