Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Теләгәнчә булмаса...

«Сатып алучы һәрчак хаклы» дигән гыйбарә кайчак дөрескә туры да килми. Сатучыларның хокуклары да закон тарафыннан якланган. Алинә туй күлмәген сатып алгач, бераз ябыкты. Кабат киеп карагач, ул аның гәүдәсенә элеккечә ятмаганлыгын аңлады. Озак уйлап тормастан, күлмәкне бил турысыннан тарайттыру өчен, ательега юнәлде. Ләкин төзәткәннән соң да күлмәк кызга ошамый....

«Сатып алучы һәрчак хаклы» дигән гыйбарә кайчак дөрескә туры да килми. Сатучыларның хокуклары да закон тарафыннан якланган.
Алинә туй күлмәген сатып алгач, бераз ябыкты. Кабат киеп карагач, ул аның гәүдәсенә элеккечә ятмаганлыгын аңлады. Озак уйлап тормастан, күлмәкне бил турысыннан тарайттыру өчен, ательега юнәлде. Ләкин төзәткәннән соң да күлмәк кызга ошамый. Ул үлчәме дә, фасоны да туры килмәүне сылтау итеп, аны кибеткә кире илтә.
Сатучы күлмәкне кире алмагач, Алинә Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының кулланучылар базары бүлегенә мөрәҗәгать итә. Беренче карашка, аның таләпләре законлы булып күренә. Өстәвенә, сатып алганга 14 көн дә үтмәгән. Кыз күлмәкне үз белдеге белән тарайтуын юристларга әйтми, әлбәттә.
- Кулланучының начар әйбер алган өчен акчасын кайтару турындагы таләбе безгә законлы тоелды, - дип бу вакыйгага аныклык кертә Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының кулланучылар базары бүлеге белгечләре. - Тикшерә торгач, күлмәкнең төзәтеп тегелүе ачыкланды. Ә бу исә товарны алмаштыру мөмкин түгел, дигән сүз. Гамәлдәге законнар нигезендә, мондый товарларны тышкы хәле, куллану үзлекләре, пломбасы, фабрика ярлыклары үзгәртелмәгендә генә алмаштырырга мөмкин.
Күргәнегезчә, кулланучы һәрчакта да хаклы түгел.
Кулланучылар хокукларын яклау буенча сорауларыгыз булса, Бызов урмындагы 20 «а» йортка - Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының кулланучылар базары бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Телефоннар: 36-63-76, 36-76-85.
Сорауларны шулай ук zpp@nizn.tatalc.ru, alc61@nizn.tatalc.ru электрон адресына яза аласыз. Аноним мөрәҗәгатьләр кабул ителми.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X