Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

"Технология" нәрсәгә өйрәтә?

Без мәктәптә укыганда уку-укыту программасында “хезмәт” дип аталган предмет бар иде. Сыйныфта балалар саны күп булса, кызларны-малайларны аерып укыттылар.

Кызлар укытучы апалары белән ашарга пешерергә, җиңел фасонлы күлмәк тегәргә, чигәргә өйрәнделәр. Егетләрне күбесенчә ир-ат укытучы балта-пычкы тотарга, табуретка, көрәк-сәнәк сабы ясарга өйрәтте. Дәресләрдә бармакка чүкеч белән сугу, энә кадалу очраклары була иде, билгеле. Тик беркемнең дә әти-әнисе тавыш куптарып, мәктәпкә чапмады.

Хәзер “хезмәт” урынына “технология” дигән предмет керә. Исеме үзгәргәч җисеме дә үзгәрми калмагандыр. Чөнки балаларны эшләтергә ярамый икән бу заманда. Элегрәк һәр сыйныф үзе утырган сыйныф бүлмәсен дәресләр ахырында юып чыгара иде. Ә хәзер ата-аналар акча җыеп, кеше яллап юдырта. Әллә балалары эшкә өйрәнер, дип куркалар тагын... Колга кадәр буй үстергән егет лампочка да алмаштыра алмаска мөмкин. Ә кызлар кияүгә чыкканда өй эшләрен башкара беләләрме? Кызларына камыр басып токмач кисәргә ничә әни өйрәтә икән? Замана әниләрнең интернеттан гына пешкән ризык сатып алулары да гадәти күренешкә әйләнеп бара түгелме соң?.. Шуңа күрә унбиш-уналты яшьлек кызлар ашарга пешермичә, әниләренең эштән кайтканын көтеп утыра.

Әйтик, безнең Түбән Кама мәктәпләре яныннан үтеп киткәндә һәр мәктәп территориясендә ташландык теплица биналары моңаеп утыра. Түбәләре җимерелгән, пыялалары коелып беткән... Их, менә шушы теплицаларны янәдән сафка бастырырга иде, дип күңел сыза. Җылытылмаган булса да ярап торыр иде әле. Бакчаларыбызда беребезнең дә теплица җылытылмый бит. Шулай булса да, иртә яздан яшелчәсен үстерә башлыйбыз. Ә мәктәп теплицаларында һич югы чәчәк үсентеләре утыртсалар, мәктәп тирә-ягы чәчәккә күмеләчәк бит.

Моны мәктәп эшли алыр иде. Тик тагын әлеге дә баягы әти-әниләрнең теләсә кайда зарланып хат язуыннан курка. Аларның яхшыдан-яхшы, чибәрдән-чибәр, акыллыдан-акыллы балалары ничек туфракта казынсын ди инде!

Моннан берничә ел элек, Татарстанның бер районында балаларны басудан бәрәңге чүпләттерәләр дип, нинди тавыш чыгардылар. “Кем эшләми, шул – ашамый” дип әйтеп кара әле син!

Без бит телефонга кадалып, чипса ашап, ипи һәм бәрәңгенең ничек үскәнен дә белми торган буын үстерәбез. Сизәсезме шуны ата-аналар?..

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев