Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Таяныч идегез, егетләр...

Беренче көннәрдән диярлек «Туган як»ның ныклы таянычларыннан берсе булган «Татарстан» төзелеш ассоциациясе җитәкчесе Илдар Хәйбуловның арабыздан китүенә май аенда җиде ел тула. Газета юбилеен уздырырга әзерләнеп йөргән көннәрдә, редакциягә аның хатыны Светлана ханым килде. «Хәйбулов исән булса, «Туган як»ның юбилеен онытмас иде. Индус Таһировның «Гасырлар чатында» китабының барлык нәшрият чыгымын...

Беренче көннәрдән диярлек «Туган як»ның ныклы таянычларыннан берсе булган «Татарстан» төзелеш ассоциациясе җитәкчесе Илдар Хәйбуловның арабыздан китүенә май аенда җиде ел тула.
Газета юбилеен уздырырга әзерләнеп йөргән көннәрдә, редакциягә аның хатыны Светлана ханым килде. «Хәйбулов исән булса, «Туган як»ның юбилеен онытмас иде. Индус Таһировның «Гасырлар чатында» китабының барлык нәшрият чыгымын үзе күтәргән һәм, ул китапларны, подписчиклары артсын дип, иң беренче сезгә китерткән иде бит», дип, искә төшереп утырды. Светлана ханым буш кул белән килмәгән - газета укучылар арасында оештырыла торган лотереягә приз калдырды. Хәйбуловтан соңгы тормышында үзенә һәм уллары Айнурга еллар буе рухи нык-
лык биреп торучы туганнары -
Илдарның сеңлесе Рушания Бауэр һәм ире Альберт, энесе Гариф белән хатыны Альвира, Рәшит белән Рәшидә, Дәүҗия һәм Рәис Җәләлиевлар һәм, шулай ук, Наумовлар, Гәрәевләр гаиләләрен олы ихтирам хисләре белән телгә алды.
Светлана ханымның килүе Илдар Хәйбулов белән бәйле байтак вакыйгаларны яңартты. Редакция-
не бу бинадан күчерергә җыенулары турында элекке елларда да әледән-әле сүз чыккалый иде. Шундый шөбһәле хәбәрдән соң, ничектер, Илдар Зарипович белән сөйләшергә туры килде. Редакторның сүзләрен тыңлап-тыңлап торды да Хәйбулов, борчылмагыз, әнә нинди бина төзеп бетереп киләм, анда «Туган як»ка гына урын таба алмаммы әллә, дигән фикер әйтеп куйды. Ул тирәдән узган саен, шул сөйләшү келт итеп искә төшә. Татар газетасын да кайгырта белүче һәм республикакүләм «Сәләт» оешмасының ничә еллар ныклы таянычы булган Илдар әфәнде халкыбызга, милләтебезгә әле күпме хезмәт иткән булыр иде...
Газетабызның 25 еллык юбилее алдыннан, шул үткән еллар дәвамында безгә булышкан ир-егетләрне барлап утырдык. Илдар Хәйбулов кебек үк, безгә туганнарча ярдәм иткән Келәтле авылы егете, 2нче ПАТПны җитәкләгән Николай Муллин, «Нефтехим» берләшмәсенең этилен үткәргечләр тармагын җитәкләгән Геннадий Богатырев, трамвай идарәсе җитәкчесе Илкам Мортазин, ПАТО директоры Хәлим Мостафин, «Сельхозтехника» җитәкчесе Әнәс Ибраһимов, югары вазыйфаларда эшләгән Фатих Котдусов һ.б. күпләрнең арабызда юклыгы үзен сиздерә.
Ә хәзер заманалар башкарак шул. «Туган як»ка бик авыр чакларда, ярдәмгә өметләнеп барып егылырдай ир затлары (аларга «Туган як»ның юбилей кичәсенә багышланган язмада тукталырбыз) бармак белән генә санарлык. Бүгенге көнебез -
Туфан Миңнуллинның, «юк чагында бүлешә идек, булгачтын бүлешәсе килми», дигән сүзләренә дәлил.
Фирая МОРАТОВА.
Беренче көннәрдән диярлек «Туган як»ның ныклы таянычларыннан берсе булган «Татарстан» төзелеш ассоциациясе җитәкчесе Илдар Хәйбуловның арабыздан китүенә май аенда җиде ел тула.
Газета юбилеен уздырырга әзерләнеп йөргән көннәрдә, редакциягә аның хатыны Светлана ханым килде. «Хәйбулов исән булса, «Туган як»ның юбилеен онытмас иде. Индус Таһировның «Гасырлар чатында» китабының барлык нәшрият чыгымын үзе күтәргән һәм, ул китапларны, подписчиклары артсын дип, иң беренче сезгә китерткән иде бит», дип, искә төшереп утырды. Светлана ханым буш кул белән килмәгән - газета укучылар арасында оештырыла торган лотереягә приз калдырды. Хәйбуловтан соңгы тормышында үзенә һәм уллары Айнурга еллар буе рухи нык-
лык биреп торучы туганнары - Илдарның сеңлесе Рушания Бауэр һәм ире Альберт, энесе Гариф белән хатыны Альвира, Рәшит белән Рәшидә, Дәүҗия һәм Рәис Җәләлиевлар һәм, шулай ук, Наумовлар, Гәрәевләр гаиләләрен олы ихтирам хисләре белән телгә алды.
Светлана ханымның килүе Илдар Хәйбулов белән бәйле байтак вакыйгаларны яңартты. Редакцияне бу бинадан күчерергә җыенулары турында элекке елларда да әледән-әле сүз чыккалый иде. Шундый шөбһәле хәбәрдән соң, ничектер, Илдар Зарипович белән сөйләшергә туры килде. Редакторның сүзләрен тыңлап-тыңлап торды да Хәйбулов, борчылмагыз, әнә нинди бина төзеп бетереп киләм, анда «Туган як»ка гына урын таба алмаммы әллә, дигән фикер әйтеп куйды. Ул тирәдән узган саен, шул сөйләшү келт итеп искә төшә. Татар газетасын да кайгырта белүче һәм республикакүләм «Сәләт» оешмасының ничә еллар ныклы таянычы булган Илдар әфәнде халкыбызга, милләтебезгә әле күпме хезмәт иткән булыр иде...
Газетабызның 25 еллык юбилее алдыннан, шул үткән еллар дәвамында безгә булышкан ир-егетләрне барлап утырдык. Илдар Хәйбулов кебек үк, безгә туганнарча ярдәм иткән Келәтле авылы егете, 2нче ПАТПны җитәкләгән Николай Муллин, «Нефтехим» берләшмәсенең этилен үткәргечләр тармагын җитәкләгән Геннадий Богатырев, трамвай идарәсе җитәкчесе Илкам Мортазин, ПАТО директоры Хәлим Мостафин, «Сельхозтехника» җитәкчесе Әнәс Ибраһимов, югары вазыйфаларда эшләгән Фатих Котдусов һ.б. күпләрнең арабызда юклыгы үзен сиздерә.
Ә хәзер заманалар башкарак шул. «Туган як»ка бик авыр чакларда, ярдәмгә өметләнеп барып егылырдай ир затлары (аларга «Туган як»ның юбилей кичәсенә багышланган язмада тукталырбыз) бармак белән генә санарлык. Бүгенге көнебез - Туфан Миңнуллинның, «юк чагында бүлешә идек, булгачтын бүлешәсе килми», дигән сүзләренә дәлил.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X