Туган як

Тарихи үткәнен белмәгәннең киләчәге юк

Бөек Октябрь социалистик революциясе көне булган 7 ноябрь Россиянең ил җитәкчелеге тарафыннан кара исемлеккә кертелеп, аны халык хәтереннән җую өчен, яңа ясалма «бәйрәм» уйлап тапсалар да, урта һәм өлкән буын кешеләре ул ясалма бердәмлек көнен түгел, ә Октябрь бәйрәмен илкүләм чын бәйрәмгә саный. Кешелек җәмгыяте үз тарихында сыйнфый көрәшләр аша...

Бөек Октябрь социалистик революциясе көне булган 7 ноябрь Россиянең ил җитәкчелеге тарафыннан кара исемлеккә кертелеп, аны халык хәтереннән җую өчен, яңа ясалма «бәйрәм» уйлап тапсалар да, урта һәм өлкән буын кешеләре ул ясалма бердәмлек көнен түгел, ә Октябрь бәйрәмен илкүләм чын бәйрәмгә саный.
Кешелек җәмгыяте үз тарихында сыйнфый көрәшләр аша узып, югары катлауларның комсызлыгын кичерде һәм социаль тигезлек турында хыялланды, шул якты киләчәк өчен көрәште.
Англия һәм Франциянең Оуэн, Сен-Симон, Шарль Фурье кебек утопик социалистлары кешелек җәмгыятенең гадел һәм мул тормышка социализмда һәм коммунизмда гына ирешәчәген фаразлаганнар. Италиянең хыялый утописты Компанелла, «социалистик һәм коммунистик җәмгыятьтә кешеләр тигез хокуклы, бәхетле тормышта яшәячәкләр», дип берничә гасыр алдан әйткән.
Халкы гаделсезлек һәм хәерчелек упкынына баткан Россиядә түбәнге катлам искечә яшәргә теләмәгән, ә югарыдагылар элеккечә идарә итә алмаган (социалистик революция алшарты) шартларда, Октябрь революциясе эшче-крестьяннарны коллыктан азат итеп, хезмәт иясенә азатлык һәм тигезлек алып килде. Социалистик революция Россия өчен генә түгел, бөтен дөнья өчен әһәмияткә ия булды - дөньяда яңа эра башланды, колониаль илләр империалистик илләрдән бәйсезлек яулап алу өчен көрәштеләр һәм күпчелеге моңа иреште дә. Шул ук вакытта Германия, Австро-Венгрия, Франция, Англия кебек империалистик илләрдә дә, Россия үрнәгендә, революция уты кабынды. Завод-фабрикаларны - дәүләтнең үзенә, ә җирне крестьяннарга бирү өчен көрәш башланды.
Ул илләрнең империалистик даирәләре рус революциясеннән уттан курыккан кебек куркып, 1918 елда Совет республикасына интервенция оештырдылар, бәреп төшерелгән капиталистларны яклап, илдә «аклар» һәм «кызыл»лар сугышы башладылар. Хәзер большевикларны «кызыл террорчылык»та гаепләү дөрес түгел, чөнки гражданнар сугышын властьтан бәреп төшерелгән элементлар башлады, аларга чит ил империалистлары булышты. Заманында Англия премьер-министры Черчиль, бер дә яшермичә, үзенең Совет республикасының дош-маны булуын әйткән иде. Күпмилләтле Совет Республикасы үзенең Ватанын сак-лап калды, интервентларны юк итте һәм куып чыгарды.
Бүгенге тормышка фундаментны Октябрь революция-се салды, фундаментсыз бернинди йорт та булмый. Мин өлкән буын исеменнән әйтер идем: җитәкчеләребез һәм түрәләребез, хакыйкатьне яшермәгез, сез бит үзегез дә Совет илендә туып, бушлай белем алган, эшле һәм квартирлы булган кешеләр! Совет чорында партия ышаныч күрсәтеп, күбегезне югары җитәкче урыннарга утыртты. Бүгенге көндә сез югары кәнәфиләрегезгә, үз дәвамчыгыз булган улларыгызны утырттыгыз. Ә совет чорыннан килә торган шул мираска хәзерге заманда хуҗа булып алган улларыгызның халыкка һәм илгә мөнәсәбәте ничек -
шуннан чыгып, сезнең үзегезнең һәм улларыгызның кешелек дәрәҗәсе билгеләнә. Халык ачуына тап булмас өчен, бары тик дөреслекне алга сөрегез, гади хезмәт кешеләре турында кайгыртыгыз. Үз астыгыздагы югары кәнәфиләрне саклау өчен монысы бик тә әһәмиятле...
Ә инде 4 ноябрьне «Халыклар бердәмлеге көне» дип игълан итүне мин, түбәндәге күзлектән чыгып эшләнде дип уйлыйм (бәлки ялгышамдыр): беренчедән, Октябрь революциясенең әһәмиятен (социалистик тигезлеккә омтылыш, дәүләт милке өстенлегенә ирешү һ.б.) юкка чыгару максатыннан. Икенчедән, совет идеологиясен җимергәннән соң хасил булган бушлыкны тутыру, кешеләрне нинди дә булса идеологик максаттан берләштерү өчен. Чөнки халыкара мәсьәләдә Россия бик зур кыенлыкларга дучар булды, сәяси аренада аның сүзенә колак салмый башладылар (билгеле булганча, үз чикләрен һәм биләмәләрен сакларлык заманча кораллары, АКШ котыртуы буенча, бушбугаз Горбачев, исерек Ельцин кебек акылсыз ил башлыклары тарафыннан юк ителеп, оборона куәте көчсезләндерелгән Россия белән кем санлашсын соң?!). Өстәгеләр утырган кәнәфине какшаткыч куркыныч буларак, халык түземлеге җуела башлады. Шунлыктан, халыкны бер йодрыкка берләштерүнең очсызлы чарасына - 4 ноябрьдә ясалма бәйрәм уйлап табуга бардылар.
Ясалма бердәмлек көне уйлап табудан гына, Россия иминлегенә һәм ил бөтенлегенә куркыныч янау-дан туктамады. Соңгы вакытта Европа илләре һәм АКШ безгә карата төрле санкцияләр кулланып, 1918-1920 еллардагы кебек үк, Россияне көчсезләндереп тәмам тез чүктерергә омтылалар. Без, билгеле, бердәм булып, хөкүмәтебезнең эчке һәм тышкы сәясәтен яклап, илебезнең куәтен арттырырга тиешбез. Бердәм булыйк, ләкин Октябрь бәйрәмен юк итү хисабына түгел. Америка һәм башка илләр кубызына бии торган колониаль илгә әйләнеп бетмичә, Россия мөстәкыйль дәүләт булып яшәсен дисәк, илебезнең тарихи үткәнен яшермик. Илебезнең коммунистлар партиясе белән бәйле чын тарихын яшьләр белергә хаклы. Тамырлары җиргә тоташмаган агачларның да, алар үсә торган урманның да киләчәге булмый, тамырсыз урман корый. Шуның шикелле, тамыры тарихка тоташкан илнең генә киләчәге өметле. Онытмыйк, тарихи үткәннәрен белмәүчеләрнең киләчәге юк.
Суфиян МИНҺАҖЕВ.
мәгариф ветераны, Түбән Кама аксакаллар шурасы әгъзасы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: