Тамашачыга бүләк ясадылар
Каенлы мәдәният йортында эшләүче «Тамаша» халык театры быел да «Идел-йорт» төбәкара халык театрлары фестивалендә катнаша.
2019 ел Россиядә Театр елы дип игълан ителде, ә 27 мартта, Халыкара театр көнен исәпкә алып, без Хәбир Ибраһимовның «Кызыма килер йөз кеше» исемле 2 пәрдәле комедиясен Каенлы авылы халкына тәкъдим иттек.
Зал халык белән шыгрым тулы, энә төртер урын да юк иде. Театр карарга килгән халык спектаклебезне бик ошатты, алкышларга күмде. Әсәрдә бүгенге көн – гаилә темасы, гаилә кыйммәтләре күтәрелә. Әти-әни үз баласы өчен ниләр генә эшләми! Утка керә, суга керә, әмма баласын авырлыклардан саклап калырга тырыша.
Спектакль төрле һөнәр ияләре көче белән сәхнәләштерелде. Каенлы авылы артистлары – балалар бакчасы хезмәткәрләре Резедә Бикчәнтәева, Рузилә Гайнетдинова, Илфат Яруллин, авыл Советы сәркатибе Гүзәлия Садыйкова, укытучылар Әхмәтсәгыйрь Гарипов, Илсөя Сәхәбиева, Рита Әхмәтова катнашты.
Авыр хезмәт көненнән соң, кичләрен мәдәният йортына килеп, айлар буе роль өйрәнеп, халыкка тормышчан тамаша бүләк иттеләр. Барчабыз да исән-сау булып, дөньялар тыныч булып, тагын да шулай спектакльләр куеп, халкыбызны сөендерергә язсын.
Сәхнәләрдә артист,
чын шикелле итеп,
Күпме үлә, күпме терелә!
Кешеләргә
җирдә яшәр өчен
Күпме куәт,
көч һәм рух бирә!
Разия ЯКУПОВА, «Тамаша» халык театры режиссёры.
Автор фотосы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
12 август 2022 - 23:59Түбән Камада ир-ат алтынчы каттан егылып төшеп вафат булган Җомга көнне кич белән Түбән Камада Вахитов проспектындагы 2 нче йорт ишегалдында фаҗига булган.2400
-
4 август 2022 - 10:13Кармалы мәктәбе укучыларының җәйге яллары күңелле уза
-
28 июль 2022 - 09:10Файдасы булган кебек, зыяны да аз түгел...
-
11 август 2022 - 09:20Төзүче буласым киләҖәйге каникуллар тәмамланырга берничә атна гына калды. Алда – яңа уку елы. Бүген яшьләрне нәрсә борчый икән? Шул турыда 11 нче мәктәп укучылары фикер алыша.12300
-
29 июль 2022 - 22:45Әй, рәхәт тә соң син, җәй!Җәйге каникулны, буш вакытларын 25 нче гимназия укучылары ничек үткәрә икән?64100
-
12 август 2022 - 09:50Газетабызның 12 август саны дөнья күрде"Туган як"ның 12 август саны чыкты.8700
-
11 август 2022 - 10:37Түбән Кама районында «Автобус» профилактик операциясе үткәрелә11 – 20 август көннәрендә Түбән Кама районында «Автобус» профилактик чарасы бара.21600
-
10 август 2022 - 10:07Түбәнкамалылар Татарстанның «Тимер» батальонына кушылаАлты түбәнкамалы «Тимер» батальонына кушылыр өчен Казанга юл тотты31600
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.151000
-
10 август 2022 - 11:51Түбән Камада Фәния Зиннәтшинаны соңгы юлга озаттылар Бүген, 10 август көнне шәһәрнең Үзәк мәчете янында Түбән Камада танылган блогер Фәния Зиннәтшина белән хушлаштылар.129200
-
3 август 2022 - 14:03Август аенда Татарстан халкын өстәмә ял көне көтә 30 август – Татарстан Республикасы көне.64600
-
5 август 2022 - 10:106 август көнне триатлон буенча ярышлар үткәрелү сәбәпле Түбән Камада машиналар хәрәкәте чикләнәчәк Алтынчы август көнне Түбән Камада беренче тапкыр триатлон буенча беренчелек һәм чемпионат була.60400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ № ТУ16-01690 от 10.10.2019
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика