Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Таксистларга чират җитте

Рәсми рәвештә эшләүче такси хезмәте бу өлкәдә тәртип салырга чакыра.

Беркемгә сер түгел, таксистлар арасында рәсми төстә теркәлмичә генә эшләгән «халтурщик», «бомбила»лар да шактый күп. Алар керемнәреннән салым да түләми, җаваплылыклары да юк. Шул ук вакытта рәсми такси хезмәте медицина тикшерүе уза, автомбиленә техник күзәтү үткәрә, пассажирлар йөртергә рөхсәт (лицензия) ала, кеременнән салым түли. Ә теркәлми генә «шабашить» итеп йөрүчеләрнең машиналары да төзек булмаска, үзләре дә исерек яки наркотик матдәлләр кулланган булырга мөмкин.
Әле күптән түгел генә махсус рейдлар үткәрелгән һәм тикшерү узган 50 таксистның бары тик өчесендә генә махсус лицензия булуы ачыкланган. Башкарма комитет исәпләвенчә, «соры базар»да меңнән артык таксист пассажирлар ташу белән шөгыльләнә икән. Ә таксистлар әйтүенчә, чынлыкта бу сан күпкә артык булырга мөмкин.
Ә миңа һәм минем кебек эшкә ашыгучы гади түбәнкамалыларның күпчелеген таксистның рөхсәт кәгазе кызыксындырмый. Безнең төп проблема – соңга калмый, вакытында эшкә барып җитү. Әлегә бу бары тик шул «соры базар» таксистлары булганга гына мөмкин. Ә такси хезмәтендә тәртип урнаштыру килеп чыгармы – юкмы, монысын вакыт күрсәтер. Тик тәртип салу гади халыкның башына авыр таяк булып төшмәсен иде.
Илһамия ГАФФАРОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев