Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Тагын урманнарга ыргытырлармы?

Заманында бакчаларны бизәүдә бик популяр булган, машиналарның искергән тәгәрмәчләре (шиннар) хакында язарга уйлыйм. Ниләр генә ясамады халык алардан: аю дисеңме, фил, жираф, аккош, кояш – һәм тагын әллә нәрсәләр. Тик менә аларга да «соңгы көн» җитте.

Исегездәме,  балалар бакчаларында, мәктәпләрдә бу иске тәгәрмәчләрдән ясалган нәрсәләрдән котылырга дигәч, аларны кая куярга белмәделәр, якын тирә урманнарга ташлап калдырганнар иде. Балалар бакчалары, мәктәпләр дип әйтүем, фаразлау гына. Чөнки ул тәгәрмәчләр барысы матур итеп буялган, араларында шактый яхшы сакланган аю, аккош сыннары күренеп тора иде.
Бакча хуҗалары, шәхси йортларда яшәүчеләр дә тырышып-тырышып бу тәгәр-мәчләрдән әллә ниләр кыландырды. Авылларда иске тәгәрмәч кулланмаган хуҗалык булмады, дисәм дә дөреслеккә якын булыр. Таган да, чәчәк газоннары да, чынаяк та ясадылар, кое да казыдылар, кеше йөрмәсен дип, яртылаш җиргә күмеп, урамны  бүлүчеләр дә булды.
Менә хәзер, яңа закон буенча, шәхси хуҗалыкларда да иске тәгәрмәчләрне куллану тыела икән. ГОСТ таләпләренә күз салсак, бу тәгәрмәчләр IV класслы куркыныч калдыклар исемлегендә. Димәк, агулы матдәләр бүлеп чыгаралар дигән сүз. Ә моңа кадәр шул агулы һаваны сулаганбыз, ничек түзгәнбез диген?!
 Шуңа күрә, бакчагызда, йорт каршында тәгәрмәчләрдән ясалган әйберләрегез булса, аларны юк итә башлау җаен карагыз. Чөнки экологлар кисәткәнчә, мондый нәрсәләргә озакламый штраф сала башлаячаклар. Безнең илебездә иң үтемле нәрсә халыктан штраф җыю булганга, бу озак көттермәс, дип әйтергә тулы нигез бар. 
Штраф күләме беренче мәртәбә бер меңнән алып ике меңгә кадәр булса, икенче юлы килеп караганда алып куймаган булсагыз (аларны юк итәргә сезгә бер елга якын вакыт биреләчәк), өч мең сум штраф салыначак. Ә иске тә-гәрмәчләрне кая куярга? Анысын миннән сорамагыз. Бакчада тирәнрәк күмәргә, яндырырга ярамый. Иске тәгәрмәчләрне җыючы махсус урынга тапшырырга кирәк. Андый җир-ләр тапсагыз, билгеле. Бу «шедевр»ларны җыйган өчен тагын кемнәрдер акча каерачак әле. Шуңа күрә, тагын су буй-ларына, кеше аяк басмаган аулак урыннарга атарлар инде, дигән шикләнү генә бар...  

Фото авторның шәхси архивыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев