Туган як

Тагын пластик әйберләр турында

Әй, туйдырды бу бер мәртәбә генә кулланылырга тиешле пластмассадан ясалган савыт-саба, пластик шешә, полиэтилен пакетлар. Кая карама – шулар аунап ята. Инде су буйлары, урман аланнары, хәтта диңгез-океаннар тулды пластик белән.

Әле бер генә мәртәбә кулланырга тиешле булса да, пластик шешәләр, стаканнар әллә ничә мәртәбә кулланыла. Зыянын кем уйлап торган, уңайлы бит. Ватыла дип куркасы юк. Үзе арзан. Ә полиэтилен пакетларга гүпчим дә көн бетте.
Бар иде бит, кызлар-егетләр полиэтилен пакетның кадерле чаклары! Без чүпрәк сумка тотканда матур рәсемле пакет тотучы кыз-егетләр, бүгенге көндә кыйммәтле «иномарка»ларда утырып йөрүчеләр кебек «текә иде». Ә теге кәнфитпрәннек сала торган кечкенә пакетларны әйт әле син! Юып, киптереп, әллә ничә мәртәбә куллана идек без аны. Ә хәзер бер кулландың да, тотып аттың. Аннан ул пакетлар, я җирдә ауный, я агач башында эленеп тора.
Тик экологлар йокламый. Алар шушы кадәр чүпнең Җиребез өчен зарарлы икәнен төрле форумнарда сөйләп, пластик әйберләрне куллану һәм җитештерүне тыю кирәклеге хакында әледән-әле аңлату эшләре алып баралар. Эшләренең нәтиҗәсе дә күренә: озакламый, Европада пластик савыт-сабага көн бетәчәк. Россия дә бу акциягә кушылыр, дигән өмет бар. Әнә, планетабызның 35 илендә пластик әйберләрне җитештерү һәм куллануны тыю турында закон кабул ителде. Араларында Германия, Италия, Кытай Америка Кушма Штатлары кебек алга киткән дәүләтләр белән бергә Кения, Чили илләре дә бар. Тик өмет чаткысы учакка әйләнми, чөнки Россия дәшми...
Хәзер бер ияләнгәч, пластиктан башка нишләрбез диләр инде кайберәүләр.
Ярар, бетсә ни булган. Пикникларга чыкканда калай кружка белән тәлинкә күтәреп чыгарбыз. Азык-төлекне дә элеккечә, кәгазьгә төрербез. Ә пластик шешәләр урынына пыяла шешә куллана башларбыз.
Бар иде бит пыяла шешәләрнең кадерле чаклары. Биш шешәгә бер кило перәннек тия иде кибеттә. Шуның өчен аны бала-чагалар да, олылар да җыя иде.
Совет власте беткәч тә, күпмедер вакыт җыйдылар әле ул пыяла шешәләрне. Аны авыллардан өч тиенгә җыеп китеп, ун тиенгә сатучы эшмәкәрләр бик баеган дип тә сөйләгәннәре истә. Тик тора-бара, пыяла шешәләрне икенче мәртәбә куллануны тыя торган закон кабул иттеләр дә, ул шешәләргә дә көн бетте.
Дөрес булса, озакламый пыяла шешәләрне азык-төлек сатучы кибетләр җыя башлый имеш. Тик 5-7 сумга кем генә шешә җыеп сатар икән. Хәзер бит яшьләр «кара эш»тән җирәнәләр. Барысының да матур киенеп, офисларда гына утырып, уч тутырып акча аласы килә...
Илһамия ГАФФАРОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: