Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Тагын шул балык башы...

Синоптиклар безгә иртә, җылы яз вәгъдә итсә дә, аның киресе булды. Май ахыры якынлашып килсә дә, әле җылы көннәргә кинәнгән юк. Шулай да бакча сезоны ачылуга күбебез үзебезнең шул 4-5 сутый җиребезгә чаптык. Автобус хуҗаларына рәхмәт, ел саен автобуслар расписание буенча, төгәл йөреп тора. Эшсез торасы килмәгәнгә, суык булса да,...

Синоптиклар безгә иртә, җылы яз вәгъдә итсә дә, аның киресе булды. Май ахыры якынлашып килсә дә, әле җылы көннәргә кинәнгән юк. Шулай да бакча сезоны ачылуга күбебез үзебезнең шул 4-5 сутый җиребезгә чаптык.
Автобус хуҗаларына рәхмәт, ел саен автобуслар расписание буенча, төгәл йөреп тора. Эшсез торасы килмәгәнгә, суык булса да, тегесен-монысын утырткаладык. Утыртуын утырттык та: тик сибәргә су юк.
Бакчабызга су килмәү - монысы инде баш бәласенә әйләнде. Узган бакча сезонында яз башында ничек тилмертсәләр, быел да шулай ук. Юклы-барлы кишер, сарымсак түтәлләренә су сибәргә дип өйдәге эшнең кырыгын кырык якка ташлап чабасың, ә суны бирмиләр. Иртән дә бардым, төш турын-да да бардым, көне буе саклап утырып та карадым - юк су.
Ярар, кишере, урыслар әйтмешли, «черт с ним», кибеттә тиеннәр генә тора. Әле бит мунча керәсе, дача йортындагы кыштан калган пычракны җыештырасы бар - юк бит су. Шул «Корабельная роща»дан бакча алганыма йөз мәртәбә үкенгәнемдер инде. Хәзер бакча тоткасыз чемодан кебек, ташларга кызганыч, су булмагач, бакчада эшләүнең дә кызыгы юк. Сатарга уйласаң, ничек итеп кешене алдарга кирәк? Миннән соң кемнең дә булса шулай тилмерүен теләмим. Узган елдан бирле дәүләт быел бакчаларга фәлән кадәр акча бирде, диләр. Аларны юллар төзүгә тотасылар икән. Юллары ярап торыр иде әле. Юллар сикәлтәсез булса, күзләрен тондырып чабучылар күбәя. Билгеләнгән вакытта гына булса да су бирүне оештырсыннар иде ичмасам.
Илһамия ГАФФАРОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев