Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Сукыр мәхәббәт

Мәктәптә яхшы билге-ләргә генә укысам да, университетка керә алмадым. Мәктәптә инглиз теле укымаган идек шул. Күз яшьләремә буылып, басып торганда артта берәүнең ягымлы тавышы ишетелде: - Нигә елый бу чибәр кыз? - Имтиханны бирә алмадым, - дим тотлыга-тотлыга. - Тапкансың кайгырыр нәрсә, шундый чибәр кыз башын юк-бар белән катырырга тиеш...

Мәктәптә яхшы билге-ләргә генә укысам да, университетка керә алмадым. Мәктәптә инглиз теле укымаган идек шул. Күз яшьләремә буылып, басып торганда артта берәүнең ягымлы тавышы ишетелде:
- Нигә елый бу чибәр кыз?
- Имтиханны бирә алмадым, - дим тотлыга-тотлыга.
- Тапкансың кайгырыр нәрсә, шундый чибәр кыз башын юк-бар белән катырырга тиеш түгел, - дип мине кочагына алды. Сүзләре йомшак идеме, яклар кеше бар икәнен тоепмы, карышмадым. Көтмәгәндә шулай таныштык без Эдик белән. Күргән саен күрәсем килә, үзенә гашыйк булуымны сизми дә калдым.
Ул вакытта Эдик хокук сагы хезмәткәре булырга әзерләнә иде. Һәр адымын уйлап, план белән эш итә егет. Диплом алса, яхшы эшкә керәчәк. Хезмәт хакы да ярыйсы булырга тиеш. Ярты еллап очрашып йөрдек тә, өйләнештек. Югары белемем булмаса да, укыган кеше хатыны булуым белән бәхетле идем.
Тора-бара Эдик үзгәрде: «Теге әйбер кая? Монысын китер. Ашарга әзерлә, киемне ю, үтүклә!» Тәгәрмәчкә эләккән тиен кебек бөтерелсәм дә, миңа аның хатыны булу ошый иде. Бала турында сүз кузгатсам, «Үзебез өчен яшәп калыйк, әле төннәрен беркем елап борчымый», дип авызымны яба иде. Хатын-кыз бик теләсә, барын да эшли бит ул. Балага уза алдым. Баштарак сиздермәскә тырышсам да, яшереп кала торган әйбер түгел бит, күреп алды. Иремә ярыйм дип, бөтерелеп кенә йөрдем.
Күп эшли, арый торгандыр, өйгә соңарып кына кайта. Мин дә кул кушырып утырмыйм, өйгә эш алдым. Каты кәгазьне ябыштырып тартмалар ясыйм. Тик көзгегә күз салмаска тырышам, бик юанаеп киттем. Эдикның эштән соң эшлекле очрашулары ешаеп китте. «Кунарга минем янга кайта бит», дип үз-үземне юатам.
Ниһаять, балабыз туды, Эрик дип исем куштык. Эдик шатлануын әлләни сиздермәде. Кичләрен соңлап кайтып: «Эт кебек ардым, эш куп булды», дип телевизор каршына диванга барып ята. Ашаганнан соң рәхмәтен әйтеп савыт-сабасын юып куйса иде...
Бала табуым белән бәхетле булсам да, иремә ярый алмадым, ул бүтән хатынга чыгып китте. Азаккы сүзе итеп: «Хәзер син ялгыз түгел, балаң белән», -
дип мыскыллап көлде. Күпме тырышсам да, бала тапканнан соң ябыга алмадым. Киемнәрне секонд-хендтан зур үлчәмлене алам. Нигә дип миңа затлы кием, барыбер кеше арасына чыгып йөрмим.
Беркөнне баласын күрәсе килеп кергән дисәм, ишектән керешкә үк: «Мин синең белән аерылышырга булдым», ди бу.
- Кичкә син яраткан токмачлы аш, әйдә, утыр, -
дим аның сүзләрен ишет-мәгәнгә салынып. Болай ук кискен борылыш булыр, дип уйламаган идем, әлбәттә.
- Син бөтенләй җиңе-ләйгәнсең ахры, - дип сабый баланы юаткандай башымнан сыйпап алды. - Ярар, ишетмәгәнсең икән, тагын бер кабатлыйм: мин башка хатынга китәм!
- Эдуард, акылыңа кил, нинди башка хатын?!
Мин - бердәнбер хатының.
- Юан мичкә! Бу кием-нәрең белән карачкыга охшап калгансың. Тартма ябыштырудан башка берни дә эшли белмисең. Кемгә кирәк соң син?! - дип ул мине ишектән читкә этеп җибәрде дә, чыгып китте.
- Синең өчен барысын да эшләрмен, китмә генә, - дип кычкырдым артыннан йөгереп чыгып. Күршеләр ишетер, дип тә уйламадым. Минем өчен барыбер иде инде...
Судта, балабызны сәбәп итеп, каршы килсәм дә, барыбер аердылар. Алимент түләсә дә, бик авырга булды. Җиде яшен тутырып, улым мәктәптә керде. Эшләгән, улымны караган арада, буш вакытымда тренажер залына йөри башладым. Чәчемне, тырнакларымны ясаттым, соңгы модалы киемнәр сатып алдым. Күптәнге хыялым булган университетны читтән торып бетердем. Акчалы эшкә урнаштым. Тормышым җайга салынды. Теге вакытта Эдик шундый сүзләр белән җәберләмәсә, бәлки үземә игътибар бирмәгән дә булыр идем.
Үз-үземнән канәгать халәттә урамнан атлыйм. «Хәзер ирем күрсә, мине таныр иде микән», дигән уйдан үз алдыма елмаеп ук куйдым.
- Рита, синме?!
Кайчандыр бер ишетергә тилмергән тавыш бит бу. Әллә саташам инде дип, әйләнеп карасам, чыннан да, Эдик басып тора иде.
- Ничек үзгәргәнсең, танырлык та түгел!
- Әйе, үзгәрдем, чөнки үземне ярата башла-
дым, - дидем башымны югары тотып. Элеккечә үк затлы ислемайлар сибенгән, яхшы костюм кигән Эдик миңа чит иде, кирәге юк иде инде.
- Рита, - диде дә, Эдик сүзен әйтә алмыйча туктап калды. - Күптән сөйләшмәкче булып йөрим, ничектер кыюлыгым җитмәде. Мин ялгызым яшим, сезне бик еш искә төшерәм. Сезнең алда бик гаеплемен, бәлки, улыбыз хакына...
Аңа сүзен әйтеп бете-рергә ирек бирмәдем, минем кебек кол булырдай хатынны тапмагансыңдыр шул, дип уйлап куйдым да, елмаеп баш чайкадым:
- Юк, Эдуард, соң инде. Мин элекке, син белгән юан, юаш, аңгыра Рита түгел. Киселгән ипи кире ябышмый. Бәхетле бул.
Урам чатына җитәрәк, артыма әйләнеп карадым. Эдик һаман да шул урында басып тора иде...
Кәүсәрия ШӘЙДУЛЛИНА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев