Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Өстәмә эш эзлибезме

Заманасы шундыймы, әллә кешеләрнең ихтыяҗлары артамы - бүген күпләр бер генә эштә эшләп калмыйча, өстәмә акча табу юлларын эзли. Мин исә, декрет ялында ел ярымлап утыргач, бала өчен пособие акчасы килми башлагач, шулай ук, берәр эш эзләү турында уйлана башладым. Ир дә, хатын да эшләп торганда әле ничек тә яшәп...

Заманасы шундыймы, әллә кешеләрнең ихтыяҗлары артамы - бүген күпләр бер генә эштә эшләп калмыйча, өстәмә акча табу юлларын эзли. Мин исә, декрет ялында ел ярымлап утыргач, бала өчен пособие акчасы килми башлагач, шулай ук, берәр эш эзләү турында уйлана башладым. Ир дә, хатын да эшләп торганда әле ничек тә яшәп була, ә инде берең эшләмичә, бала белән өйдә утырса, гаилә бюджеты аксый башлый...

Өстәмә акча эшләү турында уйлана башлагач, беренче чиратта, интернетта урнаштырылган игъланнарга тукталдым. Монда аларның иге-чиге юк икән. "Өйдә утырып акча эшләү", "Өстәмә эш", "Төп эш белән берләштереп эшләү мөмкинлеге" кебек игъланнарның студентларга, яшь әниләргә, пенсионерларга атап язылганнары да байтак.

Шунысына иътибар иттем: күп кенә белдерүдә эш түгел, ә ниндидер уен тәкъдим итәләр. Янәсе, син билгеле бер суммада акча кертәсең, әлеге проектка тагын ничәдер кешене теркисең һәм үзең җәлеп иткән кешеләр санына карап, салган акчаңны да арттырасың (шул ук финанс пирамидалары). Фәлән сум акча керт тә, бизнесыңны башлап җибәр, дигән формадагы игъланнар да күп. Шунысы аерым ачык: ниндидер эш башлар өчен синнән башта акча сорыйлар икән, бу инде кеше алдау дигән сүз. Ничек инде, әле бер тиен акча эшләмәгән килеш, башта үз кесәңдәге акчаңны чыгарып салырга була?! Бар, аннары табып кара ул интернетта белдерү язган ялганчы эш бирүчеләрне! Хәтта гап-гади компьютерда текст җыю кебек эшкә керешер өчен дә, үзеңнең акча кертүеңне үтәве мәҗбүри шарт итеп куялар. Боларны күздән үткәргәннән соң, түбәндәге нәтиҗәне ясадым: интернетта алдакчылар тозагына эләгү мөмкинлеге бик зур.

Шуннан соң, кулыма газета алдым. Мине кызыксындырган темага игъланнар бар иде. Әһә, "Өстәмә акча эшләү мөмкинлеге", дигән. Шалтыраттым. Трубкада хатын-кызның сөйкемле тавышы ишетелде. Ул мине сөйләшергә килергә чакырды. Эш ни белән бәйле булачак, дигән соравыма, административ характерда, телефонда утырырга, шалтыратуларга җавап бирергә, эш графигын үзегезгә җайлы булганча оештырасыз, дип җавап кайтарды. Бала белән утыргач, бу минем өчен битк тә уңайлы булып тоелды. Сөйләшкән вакытка килдем, анкета тутырдым. Анкетаны карап чыкканнан соң, миңа икенче көнне эшкә өйрәнү өчен килергә куштылар, шуннан башка берни дә әйтмәделәр...

Миннән кала, тагын берничә кеше килгән иде. Иң беренче, безгә эшләячәк компаниябезнең зурлыгы һ.б. турында сөйләделәр. Аның эшчәнлек юнәлешләренең берсе - сәламәтлек очен товарлар белән сату итү. Безгә нәкъ шушы юнәлештә эшләргә кирәк булачак. Баксаң, бу эш биокушылмалар һәм сәламәтлек өчен кайбер җайланмалар сату белән бәйле икән. Бу, әлеге дә баягы, челтәрле маркетинг ысулы белән эшләүче компания булып чыкты. Әле шартлары да бар: сату итүгә керешкәнче, башта үзеңдә сынап карау зарур, янәсе, үзең кулланып, файдасын күр, аннары башкаларга тәкъдим иткәндә, шуңа таянып сөйли алачаксың. Әле заказның минималь суммасы да бар икән! Төгәл генә әйтә алмыйм, әмма 9 мең тирәсе!!!

Туктале, миңа бит телефоннан сөйләшкәндә, "административ характердагы эш", дигәннәр иде, бернинди сату-алу турында да әйтмәделәр! Димәк, болар мине алдадылар булып чыга түгелме?! Әллә бу кеше җәлеп итүнең шундый бер ысулымы? Ялган юл белән башланып киткән бу эшкә тотынырга базмадым, бигрәк тә, сүз ниндидер биокушылмалар турында баргач.

Шулай да үземә ошаган эшне таптым мин. Ул, шулай ук, челтәрле маркетинг ысулы белән эшли. Телим икән, аны өстәмә акча эшләү юлы буларак калдыра алам, теләгән очракта, үз бизнесымны да башлап җибәрү мөмкинлеге бар. Иң мөһиме, моның өчен үзеңә акча кертү дә шарт түгел. Ә инде күпме акча эшләвем бары тик үземнең вакытыма һәм тырышлыгыма гына бәйле. Монда җитәкчеләр дә, хезмәтчеләр дә юк, бары тик дустанә мөнәсәбәтле коллектив кына. Компаниябез продукциясен кешеләргә тәкъдим итүе - үзе бер рәхәт, клиентлардан бары тик рәхмәтләр генә ишетәбез.

Өстәмә эш эзлисез икән, алдакчылар тозагына эләкмәгез, шикле игъланнарга җавап бирмәгез.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X