Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Әсәр катлаулы язмышлар турында

Равилә Шәйдуллина-Муратның «Ак Бүре» нәшриятында «Карт шомырт хатирәсе» исемле ике китаптан торучы романының, беренче китабы басылып чыкты. Роман вакыйгалары утызынчы елларда Алансу авылында бара. Әсәрнең темасы – четерекле, катлаулы тема – сөрген, золым.

Әсәрнең исеменә килгәндә... Котдус карт беренче улы Габделхәй туганның икенче
көнендә йортлары каршына шомырт агачы үсентесе алып кайтып утырта. Бу көн гасыр башы – 1901 елның 10 нчы мае була. Шомырт үсентесе ул көнне, туганнарымнан
аердың дип, Котдус картка
бераз рәнҗеде дә шикелле. Ә шулай да ул бу нигезгә берегә, үсеп китә, ныгый.
Картның гомере буе сердәшчесе була. Нинди генә хатирәләр юк ул карт шомырт хәтерендә...
Әсәр Габдрахман хәлфә гаиләсенең Себергә сөрелүе белән башлана. Дин гыйлеме бирүче, балаларны хәреф танырга
өйрәтүче мөгаллимне авырлы хатыны,
балалары белән авылыннан куалар.
Габдрахман хәлфә 15 яшьлек кызы Нәфисәне күрше авылда яшәүче дусты гаиләсендә качырып калдыра. Алар аны Үзбәкстанга, әнисенең туганы янына
озатырга тиеш була. Авылда кызны үлгән дип уйлыйлар. Нәфисә бик авыр хәлләргә юлыга: сөйгәне Солтангәрәй белән аерыла, Казан шәһәрендә кулга алына, бала алып кайта, аны калдырып китәргә уйлый. Ләкин баласын ташлап китә алмый. Ташкентка килеп урнашалар.
Нәфисә – әсәрнең төп герое. Ләкин бу беренче китапта аның язмышы әле ачыкланмаган.
Китапта авылда яшәп калган, «Кукан» кушаматлы уңган, укымышлы ил агасы Хәбибулла Муратов гаиләсенең язмышы
киң яктыртылган. Кукан аларның Үзбәкстаннан алып кайткан яхшы аргамагы.
Хәбибулла карт колхозга кермәгән өчен, Куканны колыны белән авыл куштаннары
алып чыгып китә. Шул рәвешле карт белән ат елашып, мәңгелеккә аерылыша.
Романда мәчет манарасын кисү кайгысын
күргән, гаҗизләнгән авыл халкының хәсрәтле көннәре ачык сурәтләнгән.
Әсәр Котдус карт оныгы – Габделхәй кызы Нураниянең Хәбибулла Мура-товның улы Шамилнең туе белән тә-мамалана. Бу яңа тормышның башы.
Әсәрнең дәвамын көтәбез. Безне Нәфисәнең язмышы кызыксындыра, Себергә сөрелгән Габдрахман хәлфә гаиләсенең хәлен беләсебез килә.
Китап үз укучыларын көтә.

Гөлназ Минсафина,
48 нче гаилә китапханәсенең,
әйдәп баручы китапханәчесе

Фото https://www.e-nkama.ru сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев