Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

«Шураның яңа рәисен сайладык»

Моннан нәкъ ун ел элек шәһәребезнең аксакаллар шурасы җитәкчесе итеп Зирәк Гыйлаҗ улы Шиһаповны сайлаган идек. Вакыт аккан су кебек узып та китте. Устав нигезендә, шура рәисе биш елдан биш елга үзенең башкарган эшләре турында хисап тотарга; шул ук биш елдан соң шураның рәисе, аның урынбасары, сәркатибе сайланырга; киләчәккә эш планы расланырга тиеш. Менә аксакаллар шурасы рәисенең башкарган эшләре турында хисап тотар вакыты да җитте.

Аксакаллар шурасы алдына төбәктә милли мәгарифне үстерү, яшь буынга белем һәм тәрбия бирү, милләтнең горурлыгы булырдай алмашчылар хәзерләү, телебезне саклау һәм үстерү, әби-бабайларыбызның гореф-гадәтләрен барлау һәм яңарту, балалар бакчаларында, уку йортларында очрашулар үткәреп, үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү, ата-аналар белән әңгәмәләр уздыру һ.б. мөһим бурычлар билгеләнгән. Шура рәисе Зирәк Гыйлаҗ улы җитәкчелегендә ул бурычларны үтәү буенча күләмле эшләр башкарылды. Әлеге гамәлләр, әлбәттә, шура рәисе урынбасары Мәснәви Һадиуллин, сәркатибе Мансур Ганиев һәм шураның барлык әгъзалары тырышлыгы белән гамәлгә ашырылды. Шура әгъзалары арасында хезмәтләре һәм гамәлләре белән, шәһәребездә генә түгел, республика күләмендә танылган шәхесләр дә байтак. Алар һәр дүшәмбедә аксакаллар утырышына җыелып, мөһим мәсьәләләрне уртага салып сөйләшәләр, алга планнар билгелиләр Һәм шәһәр күләмендә уздырылган чараларда актив катнашалар. Без аларга бик рәхмәтле.
Аксакалыбыз Мансур Шәрәфетдинов 14 авылдагы аксакалларны барлап, алар белән яшьләр һәм авыл халкы арасында тәрбия эшләре алып бара, һәр атнаның дүшәмбесендә безнең утырышта бу хакта мәгълүмат биреп тора.
Без шәһәрдәге барлык эшләрне күзәтеп, уңышларга шатланабыз, кимчелекләргә борчылабыз. Бу кыска гына язмада аксакаллар шурасы рәисе катнашында хәл ителгән барлык эшләрне санап чыгу мөмкин түгел, ләкин кайбер әһәмиятле мәсьәләләргә тукталам. Шәһәребездәге бер музыка мәктәбен ябу турында сүз куертканда, Зирәк Шиһапов, бу мәсьәләне югарыда кузгатып, музыка мәктәбе сакланып калды һәм бүгенге көндә ул шәһәребезгә хезмәт итә. Шәһәребезнең Җәмигъ мәчетендә, вафат булганнарны юып, чистартып, бакый дөньяга милли гореф-гадәтләр белән озатучы җеназаханә булдыру да аксакаллар җитәкчесе тырышлыгы белән гамәлгә ашырылды. Шәһәрдәшләр аңа бик рәхмәтле. 2013 елда телебез, әби-бабайларның гореф-гадәтләрен саклауда янып-көеп йөрүче гүзәл зат хатын-кызларыбыз турында, аларның эш тәҗрибәләрен башкаларга җиткерү максатыннан, «Милләтебезнең йөзек кашлары» дигән кечкенә булса да китабыбыз чыкты. 2014 елда шура әгъзаларының иҗатына һәм тормышына багышланган «Аксакаллар шурасы» дигән китап дөнья күрде. 2015 елда рус телендә мәгариф өлкәсендә эшләгән һәм эшләүче хатын-кызларыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыкларын чагылдырган «Посвящение ветеранам ВОВ» дигән брошюра чыгардык. Югарыда аталган китапларны шура әгъзалары язды. Киләчәктә аксакалларның соңгы 10-15 елдагы эшен тасвирлаган китап чыгарырга да исәбебез бар.
Саный китсәң, шактый эш башкарылган. Эшлиселәре дә байтак. Алга таба да аксакаллар шурасына лаеклы ялдагы югары әхлаклы, шәһәребездә һәр яктан мактаулы, барлык белемен-сәләтен биреп, җәмәгать эшләренә актив катнашучы сәламәт кешеләрне кабул итәрбез. Алар барлык яктан шәһәрдәшләребезгә үрнәк булсыннар дигән ышаныч белән яшибез.
Хисап тоту җыелышында муниципаль район башкарма комитетының җәмәгать оешмалары белән элемтә бүлеге җитәкчесе Фәрхат Сафиуллин, мәктәпкәчә белем бирү идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлнара Вәҗиева катнашты. Аксакаллар шурасының гомуми исемлеге расланды. Яшерен тавыш бирү юлы белән шураның рәисе итеп Васил Гали улы Камалов сайланды.
Васил Камалов 1954 елның 3 июлендә Мөслим районы Түбән Табын авылында укытучылар гаиләсендә туган. «Нефтехим»да V разрядлы эшче булып эшләгән, КХТИның кичке бүлеген тәмамлагач, инженер-техник хезмәткәр, цех начальнигы вазыйфаларын башкарган. Васил Гали улы 2014 елда 45 ел эш стажы белән лаеклы ялга чыкты. Хәзер пенсиядә булса да, җәмәгать эшләрендә актив катнаша, әле күптән түгел генә кабул ителгән булуына карамастан, аксакаллар шурасы тапшырган эшләрне теләп башкара. Ул – «Туган як» газетасының штаттан тыш хәбәрчесе, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы.
Яңа рәискә сәламәтлек һәм уңышлар телик. Аксакаллар шурасының моңа кадәр булган күркәм традицияләрен дәвам итсен, аның данын яңа үрләргә күтәрсен!
Суфиян МИНҺАҖЕВ, эш стажы һәм яшь буенча шураның иң өлкән әгъзасы. 
Фотода: В. Камалов.
Лилия Заһретдинова фотосы.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев