Туган як

Шугалак урынына - кыргый стоянка

Соңгы елларда шәһәребездә шәхси транспорт бик нык артты. Ул зур проблемага, олы бер җәфага әйләнде. Автомобиль хуҗалары кыш көне машиналарын төнгелеккә куеп калдыруның бик җайлы әмәлен таптылар - балалар уен мәйданчыкларын кыргый автостоянкага әйләндерделәр. Ышанмасагыз, безнең Тынычлык урамындагы 81нче һәм 83нче йортлар ишегалдын килеп карагыз. 6нчы йортлар идарәсендәге элекке җитәкчелектә...

Соңгы елларда шәһәребездә шәхси транспорт бик нык артты. Ул зур проблемага, олы бер җәфага әйләнде. Автомобиль хуҗалары кыш көне машиналарын төнгелеккә куеп калдыруның бик җайлы әмәлен таптылар - балалар уен мәйданчыкларын кыргый автостоянкага әйләндерделәр.
Ышанмасагыз, безнең Тынычлык урамындагы 81нче һәм 83нче йортлар ишегалдын килеп карагыз. 6нчы йортлар идарәсендәге элекке җитәкчелектә кышын балаларга шугалак һәм тау ясату традициясе бар иде. Ишегалдында, олылар күз алдында балалар тау шуып уйнарлар дип, хәзерге «Стройхимсервис» идарәче компаниясенә мөрәҗәгать иттем. Әлбәттә инде, үтенечемне кире кактылар.
Ял көннәре җитсә, ата-ана, әби-бабай нәни балаларны җитәкләп урамга чыга һәм подъезд төбендә басып торудан ары китә алмыйлар, чөнки балалар уен мәйданчыгы машиналар белән шыплап тулган. Хөрмәтле укучылар, бәлки сезнең арада үткен фикерлеләр табылыр, киңәш бирерсез, ничек эшләтергә бу калын тиреле җитәкчеләрне? Әлегә мин көрсенүдән башка чара таба алмадым. Юкса, алар бездән имза җыеп эшкә алындылар һәм намуслы хезмәт итәргә вәгъдә бирделәр, тик биргән сүзләрен бик тиз оныттылар. Түбән Кама мэры Айдар Метшинны борчыр идең, олы бер шәһәр җитәкчесенең безнекеннән башка да хәлиткеч проблемалары җитәрлек дип уңайсызланабыз.
Үзебезнең йорт буенча өлкән вәкил булып, дистә елдан артык эшләү чорында бик күп сайлау кампанияләрендә катнаштым, йорт буенча шактый проблемалар хәл итәргә туры килде. Уңай хәл ителгәннәре өчен күңел сөенә, ә менә башкарылмаганнарын уйлап, эч поша. Көч җитмәслек тә түгел үзләре, әмма һаман шул идарәче компания җитәкчеләрен селкетүе, урыннарыннан кымшатуы авыр.
Мохит яхшырсын дип, газонга ничә мәртәбә агач-куаклар утыртылды, аларга квартирдан ташып сулар сибелде («безгә тиеш түгел, акча түләнми», дип, идарәче компания эшчеләре чәчәкләргә су сипми). Сигезенче каттан ук ташуы авыр булганлыктан, беренче катта яшәүчеләрдән дә су алгалаганым булды, рәхмәт аларга, су акчалы булса да, берсе дә каршы килмәде. Шул яшеллеккә сөенеп йөрергә озак насыйп булмады, куллары кычыткан мәнсезләр агач-куакларны сындырып, өзеп бетерделәр. Кеше йөреп, таптап, сындырып бетермәсеннәр дип, шул урынны киртәләп тотып алуны үтенеп, дистәләрчә мәртәбә сорадым. Файдасы тимәгәч, язмача үтенеч юлладым. Җитәкчеләрдән килгән язмача җавап экология иминлеге файдасына түгел иде, янәсе, янгын куркынычсызлыгы нигезендә, андагы газонны капларга ярамый (автомобильләр белән йортларның тирә-ягы тулы бу шәһәрдә янгын куркынычын яки «ашыгыч ярдәм» машинасының үтә алу-алмавын уйласыннар иде бюрократ түрәләр). Эшнең нидә икәнен дә аңлатмаган стандарт бер җавап бу! Шуңа ничек күңел рәнҗемәсен соң?! Шундый битараф җитәкчеләр белән йорттагы проблемаларны алга таба ничек хәл итмәк кирәк?!
Гөлсирә ВИЛДАНОВА,
Тынычлык урамындагы 83нче йорт буенча өлкән вәкил.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: