Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Шәһәребезне бер дә бизәми

Шәһәребез чагыштырмача яшь әле. Бездә Кызыл Чишмә бистәсендәге Стахеевлар йортын санамаганда, борынгыдан калган тарихи биналар юк. Ә менә ташландык, кирәксезләре байтак.

Кайчандыр төзелә башлап та, тора-бара кирәге калмаган «сакаллы» төзелешләр һәр микрорайонда да бар. Хәтта чагыштырмача яшь саналган Сөембикә урамында да башланып ташланган төзелеш территориясендә чүп үләне үсеп утыра. Моңа инде шәһәрдәшләребезнең күзләре ияләшкән: алай бик исләре китми. Тик яңартылган юллар, адым саен төзелеп, аллы-гөлле утлар җемелдәшеп үзенә чакырып торган сәүдә үзәкләре белән шыплап тулган шәһәребездә мондый «сакаллы» объектларга урын бармы соң?..
Шундыйларның берсен беренче мәктәп янындагы ташландык бинаны йортсыз-җирсезләр күптән үз итте. Кайчандыр янгын чыгып, тәрәзәләре коелып төшкән, шулай да вакытында сүндерелеп өлгергән бу бина территориясе чүплеккә әйләнгән. Чөнки бу микрорайондагы йортлар иң беренче төзелгән, аларда чүп түккеч җайланмалар каралмаган. Ә чүп контейнерлары бераз читтәрәк булгач, шәһәрнең иренчәк адәмнәре анда хәтле барып тормыйча гына, пакетларын америка чаганнары төбенә «бәреп» калдыра. Хәзерге «Ял» рестораныннан (элекке шәһәр мунчасы) ерак түгел тагын бер төзелеш бар. Монысын кайчандыр военкомат бинасы була икән дип тә ишеткән идек, тик дөрес булып чыкмады.
Ярый әле бу биналар бер генә катлы, ә менә Химиклар урамындагы «Сити-Молл» каршындагы төзелеш – балаларның яраткан урыны. Алар бу ташландык бинада нинди генә уеннар оештырмый. Төрле компьютер уеннары уйнап үскән яшүсмерләр, шул уеннардагы кебек, кешенең «берничә гомер»е бар дип исәпли бугай: бер тәрәзәдән икенчесенә сикерә, кирпеч читенә басып үзен «герой» итеп күрсәтә.
Шундый ташландык, ятим бала кебек бичара биналар яныннан үткән саен җан әрни, аларны берничек тә торгызу,
яңарту мөмкинлеге юкмы икән соң?.. Хуҗаларының акчалары төзелешне дәвам итәрлек булмаса, бәлки башкаларга
кирәктер? Һич тә булмаса, сүтеп ату дөресрәк булмасмы икән? Аптыраганнан, ут-күздән, бәла-казадан саклану максатыннан чыгып әйтүем инде...

Илһамия Гаффарова

Фото: ntr-24.ru

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев