Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Сезнең хакта язмадым...

«Туган як»ның 28 июнь санында «Алдагысын уйламагач...» дигән мәкаләм чыкканнан соң, миңа телефоннан шалтыратып, «безнең турыда язгансыз» дип, үпкә белдерүчеләр булды. Бу мәкаләне мин аерым бер гаилә турында түгел, тормышта була торган күп очракларны гомумиләштереп, әдәби әсәр рәвешендә язган идем. Язмада сурәтләнгән кешеләрнең исемнәре шәһәребездә яшәүче кемнәрнеке беләндер туры килгән...

«Туган як»ның 28 июнь санында «Алдагысын уйламагач...» дигән мәкаләм чыкканнан соң, миңа
телефоннан шалтыратып, «безнең турыда язгансыз» дип, үпкә белдерүчеләр булды.
Бу мәкаләне мин аерым бер гаилә турында түгел, тормышта була торган күп очракларны гомумиләштереп, әдәби әсәр рәвешендә язган идем. Язмада сурәтләнгән кешеләрнең исемнәре шәһәребездә яшәүче кемнәрнеке беләндер туры килгән икән, бу бары тик очраклылык кына. Әйтик, миңа үпкә белдергән Фәнилнең әлеге мәкаләдә яктыртылган вакыйгалар-га бернинди катнашы юк.
Ә шулай да, «Алдагысын уйламагач...» дигән язма геройларының исемнәре һәм гаилә хәлләре кайбер түбәнкамалыларныкы белән туры килгән икән, сездән гафу үтенәм һәм киләчәктә мәкаләләремдә гомуми образ буларак сурәтләнгән кешеләргә исемнәр биргәндә игътибарлырак булырмын, дип ышандырам.
Суфиян МИНҺАҖЕВ,
Түбән Кама аксакаллар шурасы әгъзасы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев