Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Сагынырсың әле...

Саубуллашмый киттем синнән. Киттем дип әйтү дә дөрес булмас. Төгәлрәк итеп әйтсәк, качып киттем. Башкача мөмкин түгел. Качып китәр өчен дә уңайлы очракны шактый озак көтәргә туры килде. Чөнки синнән башка бер адым да атлап булмады. Кеше көлкесе - бәдрәф ишеген дә бикләп утырырга ярамады бит. Озаграк утырсам, хәзер акаеп...

Саубуллашмый киттем синнән. Киттем дип әйтү дә дөрес булмас. Төгәлрәк итеп әйтсәк, качып киттем. Башкача мөмкин түгел. Качып китәр өчен дә уңайлы очракны шактый озак көтәргә туры килде. Чөнки синнән башка бер адым да атлап булмады. Кеше көлкесе - бәдрәф ишеген дә бикләп утырырга ярамады бит. Озаграк утырсам, хәзер акаеп карап, ишекне ача идең. Ә кечкенә генә шул урын минем синнән котылып ял итү урыны булды. Кесә телефоны турында сүз дә кузгату мөмкин түгел. Кияүгә чыккан көнне үк талап алдың.
Югыйсә, синең белән таныштырганда уртак танышлар мактап туя алмаган иде үзеңне. Янәсе, син бик ипле, җайлы, мал кадерен белүче, тик акыллы хатын гына туры килмәгән икән үзеңә. Тормышың да менә дигән, бар нәрсәң җитеш - ул байлыкны ташлап киткән хатын-кыз, билгеле, җүләр! Бәлки, үзем генә тормыш йөген сөйрәп арыган булганмындыр. Ныклы ир канаты астына сыенасы килгән чакта сине очратканмындыр. Элекке хатыннарыңның берсе мине сиңа кияүгә чыкмаска үгетләп маташса да - тыңламадым шул, җүләр. Татарның акылы төштән соң, диләрме әле? Хәзер менә терсәк якын да, тик тешләп булмый...
Алтын читлек эчендәге кош хәлен бергә яши башлагач кына аңладым. Моңа кадәр иренең байлыгын ташлап чыгып качкан хатыннар турында ишеткәндә, үзем дә «рәхәткә чыдый алмаганнар» дип бәя бирә идем. Ә моны үзем татып карагач, алтын читлектә яшәү мөмкин түгеллеген тиз аңладым. Чөнки беренче көннәрне үк көнләшеп теңкәмә тидең. Синнән башка кибеткә дә чыгарга ярамый, тәрәзәдән дә карарга ярамый. Матур кием алырга ярамый. Һәм тагын бик күп «ярамый»лар... Җырларга ярамады, шулай ук еларга да. Елмайганны күрсәң дә җеннәрең котыра иде бит синең. Ә нәрсә ярый иде соң миңа? Уйлап карыйм да, исемә төшерә алмыйм. Чыдаса да чыдый икән хатын-кыз михнәткә! Әле дә уйлап утырам, нәрсәгә шулкадәр түздем икән. Нәрсәгә кирәк булган миңа болай түбәнсенү - әле дә башыма сыймый! Байлык дисезме? Ул байлыкның тиенен дә күрмәдем мин. Васыятьнамәсендә бар әйберсе балаларына язылып куелган инде. Ә алары явызлыкта әтиләрен дә уздыралар. «Эшкә керер өчен прописка кирәк миңа», - дигәч, нәрсә дидең? Әйе, ул сүзне монда язып булмый, нишлисең, сүгенергә дә бик яраттың.
Киттем синнән. Хәзер инде сине башкалар көйләсен. Төнгә биш мәртәбә торып, сабый баладай көйләсен. Синең бит әле я эчәсең килә, я билең авырта, я тагын башка нәрсә. Пешергән ашымны беркайчан да яратмадың. Синең өчен ул я тозлы, я тозсыз булды. Дөрес, бик сирәк кенә, ачылып китеп, җылы сүзләр әйткәләдең. «Синнән башка беркем түзми миңа. Синең белән миңа шундый рәхәт. Ташлама мине берүк. Бары син генә мине аңлыйсың», - дип әйткәнең хәтереңдәме? Китми дә булмады шул. Холкыңны үзгәртер өчен ни дә булса эшләдеңме соң? Мин моны бер тамчы да сизмәдем...
Кешечә саубуллашып та китеп булмады. Әгәр китәм дисәм, җибәрер идеңме икән мине. Дөрес, озак ялгыз яшәмәссең. Минем кебек җүләрләр белән дөнья тулган. Тик озакка булырмы? Картайган көнеңдә кем кулына калырсың? Балаларың карармы? Юк, билгеле. Әлегә аларга синең акчаң да дәрәҗәң генә кирәк бит.
Сагынырсың әле еллар узгач,
Мине югалтканга үкенеп.
Соң булыр шул инде ул вакытта,
Минем йөрәк типмәс син диеп.
Энҗе ГАЛИЕВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев