Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Һәркемгә – үз язганы

Зәйтүнә карчыкның да яшь чаклары бар иде! Эх, бар иде. Авылның иң акыллы егетен кулга төшерде заманында. Бер-бер артлы биш бала – ике кыз һәм өч ир бала табып, тавышын бөердән генә чыгара башлады. Колхоз эшендә җүнләп эшләмәде, ире акыллы булгач, ире хакына колхоз рәисләре дә хатынга әллә ни бәйләнмәделәр. Шәл бәйләп сатып, колхозчылардан күпкә артык акча эшләде. Шунлыктан кызларын чәчкәдәй киендерде. Төпчек кызын бигрәк иркәләделәр шул, тәмледән-тәмле, матурдан матур гына булды ул иркә балага.

Гомер елгасы әкрен генә ага бирә, менә инде олы малае белән олы кызы үз парларын табып, башлы күзле булып куйдылар. Алары холыклары белән әтиләренә тартканнар иде шул, тиз ияле булулары да шуңа бәйледер. Уртанчы улын да тасма телле бер шәһәр кызы үзенә каратты. Мин шәһәр кызы, дип тормады, авылга кайтып, сыер савып яши башлады. Шунысы куанычлы, авылда төпләнде һәркайсы. Үзара ярдәмләшеп, аралашып яшәрләр дип уйлады әти кеше. Минем күзәтү астында булырлар, дип төкрек чәчте холыксыз ана кеше.
Әйткәнемчә, кече кызы балачактан ук холыксыз, мактанчык һәм тәкәббер булып үсте. Егетләр сайлый-сайлый утырып та калды. Кече улы кызларны артык яратты. Тегендә-монда йөри торгач, үзеннән шактый гына зуррак ханым буйга да узган – килеп каба язды! Хәзер әнә, килен булып төшергә җыена, ди. Булмый гына торсын әле! Моны белеп алган Зәйтүнә карчык тиз генә малаен әнисе белән генә яшәгән, җитешсезлектән башы чыкмаган Гөлиягә өйләндерде дә куйды малаен.
А. Шамовның «Рәүфә»сен укыганыгыз бардыр инде күбегезнең. Гөлиянең тормышы гел шул Рәүфәнеке кебек булды бит. Аерма шунда гына: тегесе әллә кайчан, совет власте чыккан елларда булса, Гөлия безнең көннәрдә шундый җәбер-золым күрде. Каената юашлыгы белән сүз әйтергә курыкты. Кече малай өйләнеп ел ярым үттеме икән, үлеп тә китте.
Ә Зәйтүнә белән иргә чыга алмый картая барган Нәкыя киленнең канын эчтеләр. Әйтсәң оят, шушы муллык заманында ипи дә туйганчы ашамагандыр Гөлия бу йортта. Камыр ризыгы пешерсәләр, көлешә-көлешә өчәүләп чәйләп утырдылар. Бу вакытта килен бакчада чүп утады, мал карады.
Аптыраган авылдашлары урамда күргән саен Гөлияне ирен ташларга үгетләсәләр дә, юаш килен бер сүз дә дәшми иде.
Район үзәгендә үз йорты белән яши торган бер әби ничә мәртәбә янына яшәргә чакыргандыр килен балакайны. Дәшми Гөлия, башын иеп эшләвен белә. Иртүк торып көтү куа (ә кыз йоклый), бозауларны болынлыкка алып барып арканлый, тавык-чебешен карый, аннан эшкә китә.
Бервакыт олы малай килеп, нигә кеше баласын шулкадәр җәберлисез дип, әнисен һәм сеңлесен акылга китерергә тырышты. Тик юкка, үзен эттән-алып эткә салдылар. Җитмәсә, абыйсы белән йөри дип, болай да ябык, кечкенә хатынны иреннән эт урынына кыйнаттылар. Тәрбия җитмәгәнгә үсеше яшьтәшләреннән калышкан улына да рәт булмады – «уйнаштан туган» гына  булды исеме.
Нинди уйлар булгандыр киленнең башында. Бу мәхшәрдә яшәвенә алты ел тулып киткәч, китте бит  Гөлия бу каргалган йорттан. Теге үзен чакырып торган чит-ят әбигә өйдәш булды. Улын балалар бакчасына биреп эшкә керде. Яхшы тормыш кешене тиз үзгәртә – Гөлия дә бер ел эчендә чәчәк атты. Ә яшь, чибәр хатын алам, дип масайган малай бер генә чыкты клубка – тиз акылга утырттылар үзен. Белә торып, бу өйгә килен булып төшәргә атлыгып торучы булмады. Хәтта ике балалы бер хатын да риза булмаган диделәр. Хәзер, бәлки терсәген тешләмәкчедер дә, тик булмый инде.
Менә шуларның әҗерен күрә хәзер Зәйтүнә карчык. Олы малае белән теге вакыйгадан соң инде ничә ел, күрешкәннәре дә юк. Олы кызы тормыш арбасына җигелгән, ире белән дөнья куалар. Ачык чырай булмасмы дип барган иде. «Телеңне һәм кызыңны тыярга иде вакытында» – дип, кызы куып чыгаргандай чыгарды үзен. Уртанчы улы килен сүзеннән чыга алмый – аңа ни әйтәсең. Заманында бик кадерле, мактаулы, үрнәк килен иде. Тик каенана белән чиләнәсе юк шәһәр кызының. Шулай да башын иеп, бик яратып, туган көне саен бүләкләр алып котлаган яраткан килененә барып караган иде, анысы оялмыйча да сөяркәсе белән яшәп ята икән. Ничек иткәндер, йортларында да, машинасында да улының өлеше юк икән. Дөрес булса, улы мал өендә яши диделәр озын теллеләр.
Үз улың белән үз кызыңнан җәбер күреп яшә инде хәзер, Зәйтүнәкәй!  Кызың башта киленне төрткәләсә, хәзер сиңа рәт юк. Ашаганың каткан ипи, эчкәнең –салкын чәй. Уйладыңмы мондый көннәр хакында?!
Уйлап йөргәч, яратмаган килененә барып сүз катарга булды карчык. Аны үзенә өйдәш итеп керткән әбекәй инде вафат. Киленнең каенана: «безнең бала түгел бу» дип капка төбенә чыгарып куйган улы белән яшәп яткан көне. Унике яшен тутыргандыр инде.
Зәйтүнәнең борынын тәмле бәлеш исе кытыклады. Кайчандыр сөйкемсез киленгә бирмичә, үзләренең өчәүләп кенә бәлеш ашаган чаклары искә төште аның. Кыяр-кыймас кына ишекне ачса анда малаена ике тамчы су кебек охшаган оныгын күреп, артына утыра язды! Теге безнең онык түгел бу дигән сабый! Ә аш бүлмәсендә шактый гына түгәрәкләнгән Гөлия районның иң зәһәр телле карчыгы белән бәлеш ашап утыра! Татар халкы юмарт, өйгә кергән кешене чәй эчертми чыгармый, дип өметләнүдән файда булмады. Зәйтүнәгә «кер, уз, әйдә» дип дәшүче түгел, сәламен дә алмадылар. Әле киленгә агуын чәчми калмаган булыр иде, шүрләде. Чөнки теге карчык та сүз эзләп кесәгә керә торганнардан түгел.
Урамга чыккач, күршеләреннән шуны белде: Гөлия теге зәһәр телле хатынның малаена кияүгә чыккан. Бик яхшы торалар, ди. Озакламый, әнә, бәби дә алып кайтырлар.
Вакытында олы кеше була белсә, хәзер кадерле әби булып, түр башында бәлеш ашап утырган карчык Зәйтүнә булыр иде. Йөр инде менә  урам буйлап ачык чырай эзләп. Тик, «ни чәчсәң, шуны урырсың» дигәндәй, кем дә булса ягымлы сүз әйтерме икән сиңа? Үзеңә, бары тик үзеңә үпкәлә инде, биш бала анасы.
Энҗе ГАЛИЕВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев