Туган як

Ришвәттән дәва бармы?

Россиядә «майламасаң – таба да купмый» дигән әйтемне искә алып, гади халык кая гына барса да, үзе белән күчтәнәч кыстырып йөрергә гадәтләнгән.

Тик «Энә дә бүләк, дөя дә» дисәләр дә, укытучыга бирелгән бер букет белән кайбер түрәләргә бирелгән миллион сумнарны чагыштырып буламы?.. Бүләк белән ришвәтнең аермасы нидә? Кызып китеп, аңлатмалы сүзлектән «коррупция» сүзенең мәгънәсен эзләдем. «Ришвәт биреп сатып алу, кызыктыру», дигәнне аңлата икән. Димәк, чын күңелдән теләкләр теләп биргән бер кап кәнфит тә сине сатып алу максатыннан булып чыга. Без кемнәргә ришвәт бирәбез? Рәсми статистикага күз салыйк әле.

Әлбәттә, дәвалану-дәвалау өлкәсендә. «Безне яхшырак карасыннар», дип, кесәдәге барлы-юклы акчаларыбыз белән өмет тулы күзләребез табибларга төбәлә.

Сабыйларыбызны үзебез теләгән бакчага бирергә теләп, кече яшьтән алып институтны тәмамлаганчыга кадәр, җае чыккан саен ришвәт тәкъдим итәбез.

Эреле-ваклы оешмаларга йомыш төшсә, нинди дә булса белешмәләрне тизрәк алыр өчен түлибез.

Юл йөрү кагыйдәләрен бозганда, полиция, суд, прокуратура юлын таптаганда да җаваптан качар өчен ришвәт эшкә җигелә икән.

Бу алда телгә алынган очраклар гади халык арасында. Ә зуррак күтәрелгән саен, ришвәт күләме дә геометрик прогрессия белән үсә: үзең теләгән кәнәфигә утыру өчен. Утыргач – саклап калу өчен. «Кирәкле кеше»ләр белән элемтәләр булдыру өчен... Аларның үз уеннары.

Ә шулай да, ришвәтчелекне җиңгән дәүләт тә бар икән Җир шарында. Ул – ришвәт алучыларны мәйданга алып чыгып аттыручы Кытай түгел, ә Сингапур икән. Россиядә ришвәтчелек Иван Грозный заманыннан ук килеп, бүгенге көндә дә чәчәк ата. Кайбер эреле-ваклы түрәләрнең квартирларында йөз миллионнарча акча саклаганнары турында укыйм да шаккатам, нәрсәгә икән шул кадәр байлык? Теге дөньяда калган байлыкларыбыз буенча түгел, кылган гамәлләребез буенча хөкем ителербез дип ышанып яшибез. Тик шулай булса да, читтән килгән җиңел акчага кызыкмаучылар сирәк. Югыйсә, ришвәтчелеккә каршы күпме чаралар күрелә! 2008 елның декабрендә Россиядә «Ришвәтчелеккә каршы тору турында» закон кабул ителде. 2021 елда Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланган «2021-2024 елларга ришвәтчелеккә каршы торуның Милли планы» дөнья күрде. Ни генә дисәләр дә, ничек кенә көрәшергә тырышсалар да, боҗра кебек, бу начар күренешнең башы да, ахыры да күренми.

Син намуслы кеше икән, димәк яшәү, кемгәдер җайлашу авыр булачак. Аның каравы – йөзең ак, намусың – пакь.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: