Туган як

Рәхмәт әйтәсе урында...

Исегездәдер, заманында шәһәребез кешеләре үзләренең тамырларына кайту өчен микән (чөнки шәһәрдәшләребезнең кү- бесе чыгышлары белән авылдан), яшәгән шәһәр-ләреннән ерак булмаган буш җирләрне 4әр-6шар сутый кишәрлекләп бүлеп алып, шунда кечкенә генә өйләр салып, «дачник»лар булдылар. 2005 елда «Мичуринец» ширкәтенең җитәкчесе итеп Илһам Булатов сайлана (бу турыда бакчачылык ширкәтенең гомуми җыелышы беркетмәсе...

Исегездәдер, заманында шәһәребез кешеләре үзләренең тамырларына кайту өчен микән (чөнки шәһәрдәшләребезнең кү-
бесе чыгышлары белән авылдан), яшәгән шәһәр-ләреннән ерак булмаган буш җирләрне 4әр-6шар сутый кишәрлекләп бүлеп алып, шунда кечкенә генә өйләр салып, «дачник»лар булдылар.
2005 елда «Мичуринец» ширкәтенең җитәкчесе итеп Илһам Булатов сайлана (бу турыда бакчачылык ширкәтенең гомуми җыелышы беркетмәсе бар). Ул килгәндә ширкәтнең «Водоканал»га - 126000 сум, экологик салым буенча -
36000 сум, шулай ук җир, керем өчен түләнә торган салым буенча да шактый бурычы җыелган була. Бүгенге көндә бакчачылык ширкәте беркем алдында да бурычлы түгел. Бу уңайдан Илһам Илдарович инде менә 10 ел буе кулга-кул тотынып, үзара аңлашып эшләгән идарә әгъзаларына, җыелышларга йөреп, үзләренең теләк-тәкъдимнәре белән уртаклашкан, килеп туган проблемаларга битараф калмаган намуслы бакчачыларга, ярдәм иткән кешеләргә зур рәхмәтен белдерә.
Ярым ташландык ширкәтне аякка бастыру тиз генә булмый. Су торбаларын яңартырга, тәртип урнаштырырга, электр үткәрергә кирәк була. Менә шул соңгысы бакчачылык ширкәте һәм кайберәүләр белән аңлашылмаучылык китереп чыгара да инде.
Кыскасы, болай: бакчалары «Мичуринец»та булганнар үзләре үк әллә ничә мәртәбә электр үткәрүләрен сорагач, бу мәсьәләне хәл итәргә алына рәис. Кайберәүләр кебек, «акча юк», дип җаваплылыктан качмый. Ширкәттә шулай кабул ителгән: теге яки бу проблеманы, килеп туган һәр мәсьәләне җыелыш җыеп, уртага салып сөйләшәләр.
Бу очракта да шулай була: электр чыбыкларына, баганаларга һәр бакча хуҗасыннан 10ар мең сум һәм «Электросеть»ка 550 сум җыялар (сүз уңаеннан әйтим әле, химикларга караган «Березовая грива» ширкәтендә 14әр мең сум взнос + счетчик, кабель һ.б. өчен дә акча сорадылар бездән). Бу турыда, шулай ук, җыелыш карары һәм җыелган акчаның нәрсәләргә тотылганы турында финанс отчеты бар. Ширкәткә электр кертү өчен барлыгы 628 859 сум акча җыела. Шуның 194700 сумы «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыятенә күчерелгән, 40+19980+320000+58390 сумы «Металлоторг» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә баганалар, электр товарлары, инвентарь һәм башка кирәк-ярак өчен күчерелә. Болар барысы да рәсмиләштерелгән, һәр тотылган тиенгә тиешле документлар, счет-фактура бар. Тик җыелган акча шикрәтне тулаем электрлаштырырга җитми. Шуңа күрә Илһам Булатов "Электросеть" җитәкчелеге белән элемтәгә чыгып, алар белән килешеп, ширкәтне электрлаштыруны федераль программага кертергә ирешә. Хәзер һәр урамда ут кертелгән. Рәхәтләнеп, караңгы төшкәч тә мунча керергә була, телевизор карыйсың, компьютерда утырасың - моның нәрсәсе начар? Кемгәдер ошап бетми икән, бу хакта бит ширкәт җитәкчесе Илһам Булатов белән ачыктан-ачык сөйләшә ала. Ул һәр атнаның чәршәмбесендә 15.00дән 17.00гә кадәр шәхси мәсьәләләр буенча кабул итә. Алдан әйткәнемчә, җыелган акчаның нинди максатларда тотылганы барысы да документлар белән рәсмиләштерелгән.
Бүгенге заманда һәр оешманың - зурмы ул, кечкенәме, уставы бар. Ул югары квалификацияле юристлар ярдәмендә төзелеп, ике як белән дә тикшереп, борчыган мәсьәләләрне уртага салып, ачыктан-ачык сөйләшеп, тәкъдимнәр керткәннән соң гына гомуми җыелышта раслана.
Ә кем дә булса, эш башкарылып беткәч кенә акчасын кире кайтаруны таләп итә икән - бу мөмкин түгел. Беренчедән, бу алда телгә алынган Уставта күрсәтелгән, икенчедән, ул җыелган акча инде тотылган, материал алынган, эшкә түләнгән һ.б. (счет-фактуралар бар).
Әйе, бер уйлап карасаң, бакчачылык взносы (бер сутыйга - 600 сум) күп кебек. Тик бу взносның тиененә кадәр саналып, сметага кертелгән. Әйтик, һәр участоктан 2000 сум «Водоканал»га түләнә, моннан тыш, чүп-чар чыгарган өчен, автотранспортка (автобус белән бутамагыз), массив өчен төрле хуҗалык кирәк-ярагына, янгын куркынычсызлыгы хезмәтенә, дератизациягә, һ.б. бүлә башлагач, җитми дә кала әле.
Кызыксынып китеп, бакчачылык ширкәте рәисенең эш хакын да сорадым. Беләсезме, күпме эш хакы каралган рәискә шушы мәшәкатьле хезмәте өчен? 8000 сум. Шул хезмәт хакына бакчачыларның һәр капризын үтәргә, оешмалар буйлап тегесен-монысын юлларга, чүп чыгартырга, ширкәтне тәртиптә тотарга кирәк.
Бездә кеше хагын-нахагын тикшереп тормыйча, гайбәт сөйләргә, белсә дә, белмәсә дә гаеп тагарга ярата. Бу мәкаләне язарга этәргән сәбәп - кайберәүләрнең шулай юктан гаеп табып, тырнак астыннан кер эзләвендә.
Мин үзем бакчачылык ширкәте җитәкчесе Илһам Булатов белән очрашып сөйләштем. Ул кызыксынган бар сорауларыма җавап бирде, сораган документларны күрсәтте, аңлатты.
Теләсә кайда чүп ташлаучы, еллар буе взнос түләмәүче, үз бакчасы тирәсен чүп-чардан чистартмаучы бакча хуҗаларына тәртип сөюче җитәкченең тәртип урнаштыруы ошамагандыр.
Әйдәгез, юк-бар сәбәп табып, эшләгән кешегә комачаулап йөрмик. Бакчачылык ширкәтләре, гараж кооперативлары һәр ел башында җыелыш үткәреп, еллык эшкә отчет ясыйлар. 31 гыйнварда көндезге сәгать 11дә 33нче мәктәпнең актлар залында «Мичуринец» бакчачылык ширкәтенең дә еллык отчет җыелышы була. Теләгәнегез шунда килеп, үзен кызыксындырган сорауларга җавап таба ала.
Илһамия ГАФФАРОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: