Туган як

«Һәр нәрсәдә чама белергә кирәк»

Соңгы елларда кешеләрнең сәламәт яшәү рәвеше турында күп сөйләнә, күп языла. Моңа гаҗәпләнәсе түгел, сәламәт яшәү рәвеше ул аерым бер кешенең сәламәтлеген кайгырту гына түгел, ә киләчәк буыннарның сәламәтлеге турында да кайгырту. Әлеге темага кагылышлы сорауларны Россиянең атказанган табибы, бөтен гомерен кешеләр сәламәтлеген саклауга багышлаган танылган медицина хезмәткәре Гамир ИСМӘГЫЙЛЕВкә бирдек.

– Гамир Гарифович, сәламәт яшәү рәвеше турында сүз алып барганда, иң беренче чиратта, нәрсәләрне күздә тотарга кирәк?
–  Сәламәт яшәү рәвеше киң мәгънәне үз эченә ала. Монда инде иртәнге зарядка ясыйм дип, кулларны алга сузып, ике-өч мәртәбә чүгәләп алуны яисә паркка чыгып, берничә йөз метр йөгерүне генә күздә тотарга кирәк түгел. Физик күнегүләр дә, туклану да, эшне тиешле шартларда оештыру да, саф һава сулау да, акыл хезмәте белән физик хезмәтне дөрес бүлү дә, хәтта кешеләр белән үзара уңай мөнәсәбәтләр дә шуңа керә.
– Бүгенге әңгәмәдә шуларның кайсысына киңрәк тукталыр идегез?
– Гәрчә бөтен кеше дә даими рәвештә физик күнегүләр белән шөгыльләнмәсә дә физкультура һәм спортны пропагандалау киң колач алды хәзерге вакытта. Ә менә кешенең туклануына артык зур әһәмият бирелми кебек. Югыйсә, бу һәркемең көндәлек ихтыяҗы. Физик культураны беләбез, ә менә туклану культурасын тиешенчә беләбезме? Шуңа күрә туклану культурасына аерым тукталасым килә.
– Чыннан да, «Туклануның культурасы да буламыни, ашаганда тамагың туйса, шул җитмәгәнмени?» дип уйлаучылар да бар бит әле...
– Сәламәт туклану турында фән нутрициология дип атала. Галимнәр әйтүенчә, кеше сәламәтлегенең 50 проценты ничек туклануга бәйле. Сәламәт туклану турындагы табигать кануннары бозыла икән, кеше күп төрле авыруларга дучар була.
– Борынгы кешеләр фәнне дә белмәгәннәр, өстәлдә нәрсә булса шуны курыкмыйча ашаганнар... 
–  Элекке кешеләр өчен өстәлдә ни бар шуны ашау әллә ни зыян китермәгән. Ә хәзерге заманда кешеләр мул яши. Табыннарыбызда нәрсә генә юк! Кайвакыт табын артында корсакны шулкадәр тутырабыз, кузгалып китәрлек хәл дә калмый. Монда ашау культурасы турында нинди сүз булырга мөмкин?! Күп ашау ул үзе үк табигатькә каршы килү була.  Безнең организм кирәгеннән артык ашауга көйләнмәгән. Хатын-кызлар өчен рациондагы уртача энергетик кыйммәте 1800 килокалория булырга тиеш, ә алар хәзерге вакытта 2000 калориядән дә өстә була, ә ирләргә 2200 килокалория җитешле булса да, чынлыкта 2800дән артып китә. Нәтиҗәдә, кирәгеннән артык тазара башлыйлар, хәтта симерәләр. Ә бу исә авырулар килеп чыгуга сәбәп була.
– Сәламәт туклану рәвешен саклау өчен нинди ризыкларны күбрәк кулланырга киңәш итәсез?
–  Әгәр аллергик чикләүләр юк икән, сәламәт кеше чамасын белеп кенә тортын да, колбасасын да, майлы ризыкларын да һ.б. ашый ала. Ә инде рационыгызда балык, сөт продуктлары, үсемлек майлары, йомырка, яшелчә, җиләк-җимеш кебек ризыклар күбрәк булса, тагын да яхшы. Юкса,  алдагы еллардагы тикшерүләр буенча, Россия халкының, нәкъ менә шундый продуктларны нормадан 40 процентка кимрәк куллануы мәгълүм булган. Ә менә ит, кондитер ашамлыклары, шикәр, камыр ризыклары куллану, киресенчә, нормадан күпкә арткан. Нәтиҗәдә, организм холестеринга, шикәргә, терлек майларына «байый». Болай булганда, сүз дә юк, кирәгенән артык таза кешеләр саны арта бара. Медицинада висцераль май дигән төшенчә бар. Мондый май тукымасы эчке органнар тирәсендә туплана һәм, әлбәттә, аның кирәгеннән артык җыелуы сәламәтлеккә зур зыян китерә. Йөрәк эшчәнлеген генә алыйк, вена кан тамырлары тирәсендә май утырса, баш миен кислород белән тиешенчә тәмин итү өчен йөрәк еш-еш тибә башлый (тахикардия). Нәтиҗәдә, авыруның сулыш алу ритмы да бозыла. Кешегә һава җитми, ул еш-еш сулый. Монда инде туклану режимына игътибар бирелсә, аның хәле күзгә күренеп яхшырыр иде. Хәзерге вакытта  халыкның 26-27 проценты(!) симерүдән интегә. Икенче яктан, организмда файдалы микронутриентлар – витаминнар һәм микроэлементлар дефициты күзәтелә.
– Туклану рәвешенә ничә яшьтән игътибар итә башларга кирәк?
– Кеше кайсы гына яшьтә булмасын, үзенең туклануына игътибар бирергә тиеш. Әлбәттә, дөрес туклануны никадәр иртәрәк башласаң, шулкадәр яхшырак. Балаларга мәктәпләрдә кечкенә яшьтән үк математиканы ничек өйрәтә башласалар, туклану культурасын да шулай ныклап өйрәтергә кирәк. Аны белү математикага караганда да мөһимрәк, югыйсә. Кешеләрнең гомер озынлыгын уртача 80 яшькә кадәр күтәрү турында сөйләшәбез икән, моны яшь буынны кайгыртудан башларга кирәк. Юкса, күпләр 50 яшькә җиткәндә туклануга бәйле җитди авырулардан интегә башлый. Йөрәк-кан тамырлары авырулары, шикәр чире, метаболик синдром, яман шеш авыруларының кайбер төрләре һ.б. – барысы да дөрес тукланмаудан килеп чыга. Кечкенәдән генә түгел, хәтта бала туганчы ук, йөкле хатын баласының организмына нинди кирәкле матдәләр керүе турында кайгырта башларга тиеш. Бер генгә мисал китерәм: бала тудыру яшендәге хатын-кызның рационында фолиевая кислота гына булмау да, баланың карында ук үлеменә китерер, яисә, аның үсешенә тоткарлык ясар иде. Шулай ук, яңа туган баланы дөрес тукландырмау да аның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый, аның зәгыйфь булып үсүенә китерә. Яшерен-батырын түгел, бездә балаларның 60 проценты ана сөте белән тиешенчә тукланмый. Югыйсә, бу балаларда күп кенә авыруларны булдырмый калу өчен иң яхшы табигый продукт. Гомумән, теләсә кайсы яшьтә дә кешенең туклану рационы файдалы матдәләргә бай булырга тиеш.
– Ел әйләнәсе файдалы ризыкларны табыннан өзмәү теләсә кем кодрәтеннән килмидер ул?
– Кайбер кешеләр, безнең заманда бай кешеләргә генә дөрес туклану мөмкин дигән ялгыш фикердә. Сәламәтлек акча янчыгының калынлыгына түгел, күбрәк кешенең ни дәрәҗәдә дөрес уйлавына бәйле. Бай булып та, еш чирләүче кешеләр бар, шул ук вакытта, сәламәт яшәүче ярлылар да күп. Үзебездә үк үсә торган гадәти яшелчәләр – кәбестә, кишер, чөгендер, шалкан һ.б алар көч җитмәслек шулкадәр ук кыйммәтмени? Теләк булганда, акыллы кеше ярлы булса да, үзенең туклану рационын сәламәт туклануга яраклы итеп төзи ала. Дөрес туклану юлы белән организмның һәр күзәнәгенә кирәк кадәр микъдарда файдалы матдәләр кертергә кирәк. Әйтик, яшәешебездә алыштыргысыз булып торучы аминокислоталар организмда синтезланмый, бары ризык белән генә керә. Организмда аксым ясалу принцибын белү зарур.  
20 аминокислота булганда гына синтез бара, организмда барысы да тәртиптә була, без яшибез һәм үсәбез дигән сүз. Әгәр шулардан бер генә аминокислота җитешми икән, синтез бөтенләй туктый. Организмның үсеше тоткарлана.
– Хәзер халык, табигый продуктлардан бигрәк, ясалма продуктларны еш куллана. 
– Дөрес әйтәсез, хәзерге «натураль» дип аталучы кибет продуктларыннан кирәк күләмдә витаминнар һәм микроэлементлар керү икеле. Чөнки алар, озаграк саклансын, исен-тәмен югалтмасын, тышкы формасын үзгәртмәсен өчен күп мәртәбә технологик эшкәртелүләргә дучар ителгән. Һәм, иң аянычлысы, һәр эшкәрткән саен алар кыйммәтле матдәләрен –  витаминнарны һәм микроэлементларны югалта бара. Андый кибет продуктлары «натураль» дип аталсалар да, тиешле витаминнарга бай булмый. Шуңа күрә рационны әзер витамин-менерал комплекслар ярдәмендә тулыландырырга кирәк. Әйтик, Япониядә 90 процент халык шундый өстәмә комплекслар куллана икән. Һәм аларның уртача яшь озынлыгы да 86 ел. Киләчәктә Россия галимнәре дә персональ нутрициологиягә, ягъни, һәр аерым кешегә, аерым оптималь рацион булдыруга йөз тоту турында уйланалар. Бу кешене ризык белән, сәламәт туклану белән дәвалау дигән сүз. Кем белә, киләчәктә үзебез күрмәсәк тә, балаларыбыз, оныкларыбыз бәлки ул көннәрне күрерләр.
– Гамир Гарифович, сез күп кенә чыгышларыгызда, һәр милләтнең үзенә күрә туклану үзенчәлекләре турында еш сөйлисез. Безнең татар халкының туклануында нинди үзенчәлекләр бар?
–  Газетадагы кыска гына бер интервьюда моны тулысынча ачып бетерү мөмкин түгел. Бу хакта тулы бер фәнни диссертация язарга булыр иде. Чыннан да, безнең татар халкының яраткан милли ризыклары байтак. Татар халык ашларыннан бәлеш, өчпочмак, кыстыбый, дучмак, бавырсак һ.б ашамлыкларны гына алыйк. Аларны хәзер безнең халык кына түгел, барча милләт кешеләре дә яратып ашый. Һәм бу бер дә гаҗәп түгел. Хуҗабикәләрнең хәзер пешеренү мөмкинлекләре зур, ул милли ашларны әзерләү өчен кирәкле ингредиентлар җитеп ашкан. Кайбер бәйрәм мәҗлесләрендә сыгылып торган өстәлләргә карасаң, күзләр камаша. Кашык куяр урын да юк. Аеруча кунакчыл хуҗабикәләр: «Ашагыз, ашагыз, кадерле кунакларыбыз. Ризыклар моннан башка да күп әле. Өстәлдә урын булмагач кына куя алмадык. Чоланда тагын ике бәлеш, өч гөбәдия, алты торт бар», – дип, кунакларны «тынычландыралар». Менә шундый табыннар бүгенге көндә гадәти күренешкә әверелде. Монда инде ни өчен безнең милләттәшләребез һаман түгәрәкләнә бара, артык авырлык җыя, дип гаҗәпләнәсе түгел. 
– Милли ризыклар турында сөйләшәбез икән, димәк ата-бабаларыбыз да шул ризыклар белән тукланган дигән сүз түгелме соң? Аңа карап, берсе дә тазармаган да, симермәгән дә...
– Татар халкында, аш ашка, урыны башка, дигән әйтем бар. Элек бит ир кеше гасырлар дәвамында, көннәр буе авыр хезмәттә көч түккән: урман кискән, печән чапкан, иген иккән, җир казыган, йөк ташыган. Өенә кайткач, көн дәвамында югалткан энергиясен тулыландыру өчен аңа ныклап ашарга кирәк булган, әлбәттә. Һәм алар итен дә, аксымнарга бай башка ризыкларны да умырып ашаганнар. Аңа карап тазармаганнар да, корсак та үстермәгәннәр. Ә менә  физик хезмәт белән шөгыльләнмәүче бай катлау яки муллалар корсак үстергән. Күп ашау, беренче чиратта, бавырларда үт сыекчасында тоткарлык китереп чыгара. Шуның нәтиҗәсендә, үт куыгында ташлар җыела да инде. Шунысын да онытмаска кирәк. 
– Болай булса милли ашлардан йөз чөерергә туры киләмени инде?
– Мин татар кухнясын яманларга җыенмыйм. Ләкин һәр нәрсәдә чама булырга тиеш. Сүз дә юк, гүзәл затларыбыз, «ир кешенең йөрәгенә юл – ашказаны аша» дигән принциптан чыгып, мул итеп пешерәләр, ризыкны төрләндерергә тырышалар, ирләрен кыстый-кыстый сыйлыйлар. Рәхмәт аларга! Тик ярый ла ирләре, кергән ризыкны «яндырырдай» көч чыгара төрган эштә эшләсә! Ә ашказанындагы ризыкның яртысы гына эшкәртелерлек булса?.. Ә калганы нишли? Организм ул артыгын барыбыр кабул итми. Нәтиҗәдә, эчәклектәге «чимал» чери башлый, яисә, иң яхшы дигәндә, май катламы булып корсакка туплана. Икесе дә яхшыга илтми: беренче очракта авыруларга сәбәп булса, икенчесе шулай ук, файдага түгел. Артык симерүдән дә организм зыян гына күрә.
– Димәк, дөрес тукланганда, кеше бернинди дару кулланмыйча да, сәламәт яши ала.
– Әлбәттә шулай. Монда бары тик һәр нәрсәдә чама белгән кебек, ашауда да чама белү зарур. Ә иң яхшысы – күпме физик энергия чыгарасың, шуны  тулыландырырлык кына ризык ашарга. Шул ук вакытта, физик күнегүләр белән күбрәк шөгыльләнергә кирәк. Шушылар үтәлсә, туклану культурасы үтәлә, кеше сәламәт яшәү рәвеше белән көн күрә, дип әйтергә була. Һәм, чыннан да, ул сәламәт була.
Әңгәмәне Фәрит ИМАМОВ алып барды.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: