Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Пычратмасаң, чистартасы да булмый

«Җыештырган җир түгел, ә чүпләмәгән җир чиста», диләр. Шәһәребез үзиреклеләре, җыештыручылары чистартып, өмәләр оештырып торуга карамастан, чүптән һич арына алмыйбыз.

Су башыннан болгана
 
Түбән Кама шәһәрендә дә, районында да чишмәләр күп. Әмма авыл чишмәләре даими төзекләндерелеп, яңартылып торса, шәһәр тирәсендә кызганыч хәлдә. Җәен без Төзүчеләр бистәсендәге ташландык чишмә турында язып чыккан идек. Күпмедер вакыттан соң аны төзекләндереп, тәртипләп куйдылар. Чиратта – Кызыл Чишмә бистәсе чишмәсе. Аны яңартуны шәһәр предприятиеләренең берсе үз өстенә алган. Түбәнкамалылар, шулай ук Спорт урамындагы чишмәнең ташландык хәлдә булуына борчылуларын белдерәләр иде. 10 ел аннан су алучы юк. Ул тирәне чүп-чар, черегән агач яфраклары баскан. Чишмә янын тәртипкә китерү өчен өмәләр оештырылып тора. Соңгысы, мәсәлән, әле бер ай элек кенә булган. Торбасын да чистарткач, су кабат ага башлаган. Ләкин ул гел тыгылып тора икән. Шәһәр хакимияте шәһәрдәге җиде чишмәне дә ике-өч ел эчендә тәртипкә китерергә вәгъдә бирде. Сүз уңаеннан, анализлар андагы суның нормага туры килүен күрсәткән. Хәзерге вакытта төзекләндерергә акча гына табасы кала. Акча тапканчы, чишмәләр корып юкка чыкмасмы?..
 
Үз фатирын җыештыра да бит...
 
Ә чүплекләр белән хәл ничегрәк? Игътибарлы түбәнкамалылар көн дә табылып тора, гөмбәләр кебек«үскән» чүплекләр турында хәбәр итәләр. Шушы көннәрдә «Халык контроле»нә җирле автосервисларның берсе янындагы чүплек турында мәгълүмат килеп ирешкән. Җирдә автомобильләрнең запас частьләре, покрышкалар, тимер-томыр һ.б. чүп-чар ауный икән. Мөрәҗәгать тиз арада ТР Экология министрлыгының Кама арты территориаль идарәсенә җибәрелгән. Фирма чүплекне юк иткән, әмма туфракны пычраткан өчен ул штраф түләячәк. Кызганычка, мондый чүплекләр районда да еш очрый. Шушы көннәрдә Красный Бор авылында 60 квадрат метр мәйданны биләгән чүплек табылган. Түбән Кама прокуратурасы бу хәлне тикшергәч, Каенлы авыл җирлегенә чүплекне юк итәргә кушкан. Кеше тырышып үз фатирын, өен җыештыра, юа, дезинфекцияли, әмма автобустан яки трамвайдан чыкканда билетны чүп савытына түгел, ә җиргә ташлый. Бакчасын ал да гөл итә, ә менә чүп үләнен черемә итеп кулланмый, агачтан киселгән ботакларны яндырмый – контейнерга ташыса да, янына ташлап китә. Шуңа күрә, чүпләмәскә өйрәнмәсәң, җыештыруның бер нәтиҗәсе дә булмас.

Лилия Заһретдинова

фото:https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев