Туган як

Президентыбызны саклыйк!

Безнең Татарстан Рәсәйгә караганда алданрак, гадел һәм демократик Конституция кабул итте. Рәсәй белән ике арада шартнамә төзерлек тә кыюлык тапты, үз президентын да сайлады. Әмма, күргәнегезчә, шуны санга сукмыйча, «Рәсәйнекенә туры килми», дип, Татарстанның төп законын Рәсәй хакимияте суд аркылы, йә үзгәрттерде, йә бөтенләй юкка чыгарды. Әгәр дә без «Президент»...

Безнең Татарстан Рәсәйгә караганда алданрак, гадел һәм демократик Конституция кабул итте. Рәсәй белән ике арада шартнамә төзерлек тә кыюлык тапты, үз президентын да сайлады. Әмма, күргәнегезчә, шуны санга сукмыйча, «Рәсәйнекенә туры килми», дип, Татарстанның төп законын Рәсәй хакимияте суд аркылы, йә үзгәрттерде, йә бөтенләй юкка чыгарды. Әгәр дә без «Президент» сүзеннән баш тартсак, бу - кайчандыр ачлык игълан итә-итә суверенлык яулау өчен көчен түккән кешеләрнең көрәш нәтиҗәсенә төкерү булачак. Икенчедән, президентлы Татарстан - Рәсәй уртасындагы кечкенә генә ярым мөстәкыйль утрау.

«Рәсәйдә бер генә президент булырга тиеш», дигән фикердән чыгарып, Мәскәүдәге «халык ялчылары» милли республикаларны президент исеменнән "чистарту" шөгыле уйлап таптылар. Аны, әгәр үзе президент була калса, татарларны Монголиягә куарга хыялланучы «юрист улы» Жириновский авызыннан бөтен ил халкына ирештерделәр. Озак та үтмәде, тиешле канун белән ныгытылды һәм ул инде 2015 ел башыннан үз көченә дә керәчәк. Татарстаннан кала, башка милли республикаларның куштан президентлары, Мәскәүгә ярау өчен, үз конституцияләрен бозып, президент исемен башка атамаларга алыштырдылар. Алар өчен бу исемне үзгәртсәң ни дә, үзгәртмәсәң ни, чөнки барысы да - Татарстаннан Үзәккә аккан акча хисабына көн күреп, Мәскәүнең күзенә карап торучылар. Соңгы мәгълүматка караганда, Татарстан үзен һәм Рәсәйнең унга якын төбәген ашатырлык акчасын Мәскәүгә озата, үзенә эшләп тапканының 8-9 проценты гына кала.

Әгәр Татарстан президентының исеме алмаштырылса, үзебезнең барлы-юклы мөстәкыйльлегебезне һәм шуларга ияртеп, Татарстан дигән республикабызны да югалтмабызмы? Беркемгә дә сер түгел бит, Рәсәйне округларга бүлгәләү дә, иң беренче, республикаларның мөстәкыйльлеген чикләү һәм ахыр чиктә аларны бетерү максатыннан эшләнде бит.

Революциягә кадәр башка милли республикаларның (хәтта хәзерге ввкытта сугыш уты дөрләтелгән Украинаның да) үз дәүләтчелеге юк иде. Ә Татарстан - башка. Рәсәй кенәзлегеннән күпкә өстен Казан ханлыгына ия тарихы булган халык без. Мәскәү кенәзлеге байтак вакыт Казан ханлыгына буйсынып, ясак түләп торды. Мәскәү кенәзлеген, урыс дәүләтен оештырырга ярдәм итүче дә "кыргый" Бату хан бит. Бу турыда дөресен язган өчен чып-чын урыс кешесе Михаил Худяков 1938 елда атып үтерелде. Әле хәзерге көннәрдә дә татарларны явыз халык итеп күрсәтергә тырышалар. "Орда" фильмы шуңа дәлил. Дөрес, "өлкән агай"ның үзен дә кысалар - халкы 20 мең кешедән артмаган Лихтенштейн иле дә Рәсәйгә санкция игълан итте!

«Президент» сүзен латин теленнән тәрҗемә иткәндә «беренче» дигән мәгънә аңлата, ә «республика» сүзе - «бөтен халык эше», дигән мәгънәдә килә. Шулай булгач, бу сүзләрнең Рәсәй хакимияте өчен бернинди дә куркынычы юк. Күпме компания, предприятие һ. б. җитәкчеләре дә президент дип йөртелә бездә. Ил белән идарә итүче генә президент дип йөртелергә тиеш, дип әйтүчеләрчә фикер йөртсәк, ул компанияләр дә андый исемнәрне алыштырып бетерергә тиеш булалар түгелме соң?

Югарыдагы фикеремне тагын кабатлыйм: «президент» сүзен башкасына алмаштыру әһәмиятсез бернәрсә булып тоелса да, «президент» сүзе артыннан ук республикабыз үзе дә һәм тора-бара татар дигән милләт тә бетәчәк бит. Без әле үз Татарстаныбыз, йолкынган булса да, үз Конституциябез барлыгына куанып яшибез. Бөтендөнья татар конгрессы да безнең горурлыгыбыз. Аның аша безне - татарларны бөтен дөнья белә, таный башлады. Моңа безнең президентларыбыз да күп көч куйды. Бөтен дөньяга чәчелгән күп миллионлы татарлар Татарстанны үзләренең тарихи Ватаннары санап, аның белән горурланалар.

«Президент» сүзен башкасына алмаштыру өчен, иң элек, Конституциябезгә төзәтмә (үзгәреш) кертергә кирәк. Ә ул Республика халкы референдумы белән генә хәл ителергә тиеш.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: