Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Почта да аяк чалмаса...

"Туган як" - районда һәм шәһәрдә яшәүчеләр иң күп языла торган, димәк, халык иң яратып укый торган газета. Ансыз тора алмыйбыз, дөнья хәлләрен, яңалыкларны шуннан гына беләбез, диләр. Ниндидер сәбәп белән язылмый калсалар, редакциягә килеп җитәләр. "Бу бакча эшләре белән бөтенләй онытылган бит, балам", - дип, "Туган як"ка яздыруыбызны үтенәләр....

"Туган як" - районда һәм шәһәрдә яшәүчеләр иң күп языла торган, димәк, халык иң яратып укый торган газета. Ансыз тора алмыйбыз, дөнья хәлләрен, яңалыкларны шуннан гына беләбез, диләр. Ниндидер сәбәп белән язылмый калсалар, редакциягә килеп җитәләр. "Бу бакча эшләре белән бөтенләй онытылган бит, балам", - дип, "Туган як"ка яздыруыбызны үтенәләр. Кайбер ялгыз кешеләр өчен, бигрәк тә, өйдән сирәк чыгучы әби-бабайларга "Туган як" газетасы бердәнбер сердәш тә, дус та, киңәшче дә. Андыйларга газета бер мәртәбә килмәсә дә бик кыен.
Тик, газетага язылып та, кайбер кешеләр нигәдер аны вакытында ала алмыйлар һәм кәефләре кырылып, редакциягә шалтыраталар. Язылдыммы икән дип, шикләнеп тә куялар.

Сүз һаман да шул почтальоннар турында бара. "Ни өчен газетаны вакытында таратмыйсыз, яки атнага, ә кайчагында ике атнага бер таратасыз?"- дигән сорауга, "Кешеләр җитми, хезмәт хакы түбән булгач, эшләүчеләр аз" дигән җаваплар ишетәсең. Почта әрҗәләренә шыплап тулган реклама макулатурасы аркасында, газета салырга урын калмагач, кире борылып китәбез, диючеләр дә булды. Хәзер тагы бер әкият уйлап чыгардылар: "Җәй көннәрендә кешеләр өйләрендә утырмыйлар, шунлыктан домофонлы ишекләрне ачып кертмиләр, ә үзебезнең ачкычыбыз юк", - дип котылмакчы булып, тизрәк телефон трубкасын ташларга ашыгалар. Алдасаң, кеше ышанырлык итеп алда, дигәнне ишеткәнегез бардыр? Бу очракта кем җаваплы булырга тиеш - почтальонмы, әллә ачкыч белән тәэмин итмәгән начальникларымы? Нишләптер, бер нәрсәгә ярамаган реклама чүбе таратучыларның "универсальный", ягъни бөтен ишекләргә дә ярый торган "домофон" ачкычлары бар, подъездга бернинди тоткарлыксыз керәләр дә, үзләренең беркемгә кирәкмәгән макулатурасын таратып чыгалар.
Күз алдыгызга китерегез әле, газеталар күтәргән почтальон подъезд төбенә килә дә, керә алмыйча кире почтага әйләнеп кайта. Кеше ышаныр, дип уйлыйлармы икән алар? Шул вакытта, бәлки, кемдер хат көтә торгандыр (сирәк булса да хат язучылар бар әле, мәсәлән, армиягә хезмәт итүчеләр яза), кемгәдер посылка җибәргәннәрдер, кемгәдер "извещение" килгәндер, штрафны вакытында түләмәсәң "пеня"лар арта, өстәвенә, "квартплата" квитанцияләре дә бар.
"Туган як"ка язылучылар арасында озак еллар почта элемтәсендә эшләп, лаеклы ялга чыгучылар да бар. Андыйлар коллегалары өчен оялып: "Начальство" алышынганга тәртип аксыймы?",- дип аптырыйлар. Күрәсең, белми әйтмиләрдер...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев