Туган як

Планны 200 процентка үтәгән чаклары да була

Гомәр абый Сафин – Бөек Ватан сугышы михнәтләрен күреп үскән, үз җилкәсендә татыган ветераннарның берсе. Шуңа да ул елларны әле дә оныта алмыйча яши һәм күк йөзе һәрвакыт аяз булып, туп тавышларының башка яңгырамавын, киләчәк буынның беркайчан да сугыш михнәтләрен күрмәвен тели.

Гомәр абый Аксубай районының Шәрбән авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килгән. Авылның җидееллык мәктәбен тәмамлаган елда Бөек Ватан сугышы башланган. Ир-егетләр фронтка китеп баргач, бөтен эш яшүсмерләр, хатын-кызлар, картлар җилкәсенә төшә. Алар көнне төнгә ялгап басуда хезмәт куялар. Көз җиткәч, җыеп алган уңышны фронтка җибәрү өчен Норлат станциясенә ташыйлар. 1944 елда яшьләр урман кисүдә, агач эшкәртүдә көч куялар. Шул ук вакытта хәрби комиссариатка хәрби өйрәнүләргә дә йөриләр.
1949 елда Гомәр армия сафларына алына. 8 нче гвардия укчылар полкында өч ел ярым хезмәт итә. «Эстониядәге мотоукчы полкта дистәдән артык милләт вәкиле бар иде, барыбыз да дус-туган булып яшәдек», – дип исенә төшерә ул. 1953 елда егет армиядән сержант званиесендә кайта. Аны авыл советына депутат итеп сайлыйлар. 5 мартта авыл советы сессиясендә Гомәрне рәис итеп билгелиләр. Сессия узганнан соң, авыл халкына Сталинның үлеме турында хәбәр килә. Мәктәп директоры Кыям Беляев егеткә: «Синең рәис булып сайлануың илнең бәхетсез көненә туры килде. Эшеңдә уңышсызлыклар булмасын иде инде», – ди. 
Яңа гына сайланган авыл советы рәисенең эше шома гына бармый, әлбәттә. Сугыш елларында җимерелгән тормышны төзекләндерү өчен җиң сызганып эшләргә туры килә. Халыктан ит-сөт, салым җыю, хөкүмәтнең халык санына карап бирелгән заем тапшыру планын вакытында үтәү зур тырышлык таләп итә. Алардан башка тирә-як өлкәләргә дә бушлай ярдәм итү бурычы йөкләнә. Аксубай районы Воронеж һәм Киев өлкәләренә азык-төлек, кием-салым, яшь терлекләр җыеп җибәрә.
Гомәр абый белемен арттыру өстендә дә эшли. Читтән торып Мәскәүдә хисапчылар әзерләү училищесын, аннан институт тәмамлый. Ул рәис булып эшләгән елларда «Большевик» колхозы һәрвакыт алдынгылар рәтендә бара. Бөртекле ашлык җыеп тапшыру буенча план үтәүне колхоз кайбер елларда хәтта 200 процентка җиткерүгә ирешә. Уңышлары өчен колхоз җитәкчеләрен еш кына район комитетына чакырып, мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр тапшыралар. «Авыл таңнары» район газетасының штаттан хәбәрчесе буларак та, Гомәр абый авыл халкының ирешкән уңышлары, борчыган мәсьәләләре турында һәрдаим мәкаләләр язып тора. Шулай ук ветераннар, пенсионерлар тормышы да киң яктыртыла. Сүз уңаеннан, Гомәр абый лаеклы ялга чыккач, 10 ел буе ветераннар советы рәисе була. 
Хатыны Суфия апа белән алар биш бала тәрбияләп үстерәләр. Апаның вафат булганына 30 елдан арткан инде. Икенче хатыны Фатыйма апаны да соңгы юлга озаткач, Гомәр абый 2000 елда Түбән Камага балалары янына күченә. Кызлары Айсылу КХТИны (хәзерге вакытта НХТИ) тәмамлап, лаеклы ялга чыкканчы «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесендә хезмәт куя. Офицер һөнәрен сайлаган уллары Фәрит Санкт-Петербургта яши, ул – отставкадагы подполковник. 
Язу сәләте булган Гомәр абый кул кушырып утырмый. Туган авылы Шәрбәнгә нигез салган беренче кеше – Шәһрибануга багышлап, «Шәһрибану оныклары» дип исемләнгән китап яза. Икенче китабын гомер иткән авыл халкына багышлап «Авылым бөркетләре» дип исемли. Солдат тормышының нечкәлекләрен тасвирлаган «Солдат булып тумыйлар» дигән өченче китабы 2015 елда басылып чыга. 
Хәзерге вакытта Гомәр абый кызы Флюра һәм кияве Миңнегаяз тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши. 5 оныгының, 10 оныкчыгының тәртипле, акыллы, өлкәннәрне хөрмәт итә белүләренә сөенеп туя алмый. 
Земфира ГАРИФУЛЛИНА. 
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: