Туган як

Пенсионер – һава белән тукланучы фәрештәме?

Россия хөкүмәте 2010 елдан алып хезмәт пенсионерлары алдындагы бурычын үтәми. Мисал итеп, корылык булган 2010 елны китерик. Хөкүмәт зур-зур банкларга (барысының да хуҗалары-эре чиновникларның балалары) дистәләрчә миллиард сум акча таратты, вак-төяк банкларны да кайгыртты, эшкуарлар да буш калмады. Сугыш инвалидларына, сугышта катнашучыларга, тумыштан инвалид кешеләргә дә, тамчылап кына булса да,...

Россия хөкүмәте 2010 елдан алып хезмәт пенсионерлары алдындагы бурычын үтәми. Мисал итеп, корылык булган 2010 елны китерик. Хөкүмәт зур-зур банкларга (барысының да хуҗалары-эре чиновникларның балалары) дистәләрчә миллиард сум акча таратты, вак-төяк банкларны да кайгыртты, эшкуарлар да буш калмады. Сугыш инвалидларына, сугышта катнашучыларга, тумыштан инвалид кешеләргә дә, тамчылап кына булса да, пенсияне арттырды, хәтта авылда бер сыер асраган кешеләргә дә ничәдер мең сумлык ярдәм күрсәтелде.
Корылык елы ярдәменнән кем генә коры калды, дисезме? Без, хезмәт пенсионерлары. Ул елны хезмәт пенсияләре 13 процентка артырга тиеш иде. Дөрес, беренче яртыеллыкта хезмәт пенсияләрен 6,5 процентка күтәрделәр, ләкин елның икенче яртысында бер тиенгә дә арттырмадылар, моңа ни сәбәп икәнен халыкка аңлатып торуны кирәк дип тапмадылар. Кая китте икән ул ил бюджетыннан пенсионерларга бүленгән акчасының яртысы? Халык дәшмәде. Медведев президент иде ул вакытта.
Ярый, 2011 ел җитте. Хезмәт пенсияләрен 13 процентка арттырырга дип, ил бюджетын кабул иттеләр. Һәм аны баштагы ярты елда 6,5 процентка арттырдылар да, икенче ярты елда -
юк. Ул елны да кая куйдылар безгә дип бүленгән бюджет акчасын? Хөкүмәт аңлатмый, ә халык сорамый. Елдан-ел халыкның битарафлыгы ныграк сизелә. Шуңа күрә дә инде, өстәгеләр моны бик оста файдаланды. Анысына мисалга 2012 һәм 2013 елларда хезмәт пенсиясенең 6-7 процентка гына арттырылуын китерү дә җитәр. 2014 елда пенсиянең арттырылырга тиешле суммасын 0,3 процентка кисеп калдылар, кырымлылар өчендер инде, чөнки Россия Кырымны күтәрергә тотынды...
Ә 2015 елда, әле оныт-магансыздыр, хөкүмәт пенсияләрнең инфляциягә карап артачагын вәгъдә итте. Хөкүмәт, һәр елдагыча, сүзендә тормады. Инфляция 13 процентка якын булса да (дарулар - 50-100 процентка, ә азык продукты 20-30 процентка арткан иде), пенсия 4 процентка гына артты 2016 елда. Чөнки пенсияне инфляция күләмендә арттырырга дәүләтнең акчасы юк икән.
Шунысы аңлашылмый, ни өчен 2015 елның декабрендә терактта һәлак булганнарның якыннарына хөкүмәт вәгъдә иткән 1 миллиардка якын компенсация суммасын ил президенты Пенсия фондыннан бирергә булган?! Россиянең хезмәт һәм социаль мәсьәләләр буенча министры Топилинга кушты ул аны. Пенсионерларны 4 процентлы указдан беркем дә якламады. Ул үзе дә үзен яклап бер сүз дә әйтә алмады, сәбәбе - хөкүмәтка ышанмаудыр, мөгаен. Дөрес, хөкүмәт утырышында Д.Медведев 2016 елда пенсияләрнең нибары 4 процентка артачагын хәбәр иткәч, В.Скворцова: «Без моны болай гына калдырмыйбыз, үзебезнең группада тикшерәчәкбез», дип кызып маташкан иде дә, көзге утырышта инде пенсиягә чыгу яшенең арттырылмаячагын әйтү белән чикләнде.
Донбасска, Луганскига без тилмергән даруларны, азык-төлек җибәрү өчен акча бар. Анысыннан тыш, инде Сүриянең һәр авылына 3-5 тонналы гуманитар ярдәм җибәрелә башлады. Телевизор соңгы вакытта еш кына Ливия турында сөйли, бәлки чиратта Ливиядер без пенсионерлар хисабына Россия хөкүмәте туйдырырга тиешле ил?!
Бер генә партия җи-тәкчесе дә Россия халкын яклап: «ВТОга кереп, ил хуҗалыгы өчен кирәкле завод-фабрикаларны ябып, колхоз-совхозларны таркатып, терлекне бетереп, 145 млн халкы булган илебезнең дистәләрчә мең кешесен эшсез калдырдык, халыкка зур явызлык эшләдек. Берәр млн сум ярдәм акчасы таратып, хәзер шуларны торгызырга торышабыз. Ярый әле, моңа санкцияләр ярдәм итә. Үзебез ясаган зур хаталарны төзәтеп, халыктан гафу үтенергә тиешбез. Башта үзебезнең илдә тәртип урнаштырырга кирәк», дигән акыллы сүзне әйтә алмады. Ни йөзләре белән үзләренә тавыш бирүне сорарлар икән?
Хөкүмәт җитәкчеләре әллә Россия халкын ашамый, эчми торган фәрештәләр дип уйлыймы икән? Ә безнекеләр арттырып та җибәрә, мәсәлән, Россиядәге 85 төбәктән бары бер Татарстанда гына ОДН түләтү бар. 2016 елның гыйнварыннан I һәм II группа инвалидларның квартир мәйданы 4-5 квадрат метрга гына артык булса да, федераль ташламаны 700 сумга кадәр кисеп калалар. Алары көне-сәгате белән үтәлә. Әмма халык файдасына булган фәрманнар, гәрчә Россия президентыныкы булса да, үтәлми. Мәсәлән, илнең дәүләт думасы 2015 елның маенда радио һәм телевидениедә тапшырыла торган реклама тавышын акрынайтуга кагылышлы закон кабул итте. Үтәлде, дисезме? Юк! Начар ишетү сәбәпле, телевизорның тавышын көчәйтебрәк караучы өлкәннәрнең, рек-лама башлануга, йөрәге алынадыр. Күрше тавыгы күркәдәй күренә, дисәләр дә, күрегезче Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозовны?! Россиядә өлкән яшьтәге кешеләрне яклап, күпквартирлы йорт-ларда капиталь ремонт турындагы законга төзәтмә кертү инициативасы белән чыккан бердәнбер чиновник ул.
2016 елның гыйнварыннан күрше Удмуртиядә сугыш чоры балаларына 600 сумга кадәр компенсация түли башладылар. Ул әллә ни зур сумма да түгел, ләкин күңел бик тә рәнҗи. Без, башкалар өчен донор булган бай Татарстан пенсионерлары, гәрчә Россиянең барлык пенсионерлары белән бертөрле пенсия акчасы алсак та, коммуналь хезмәтләр өчен алардан шактый күбрәк түлибез, башка ташлама-ярдәмнәрдән дә мәхрүм без. Бер генә нәрсә аңлашылмый: халыкның хәле начарланган саен өстәгеләр рейтингы күтәрелә бара.
Халидә МӨХӘММӘТОВА.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: