Туган як

Патриот булу модадамы

Патриотлык, туган илең белән горурлану хисләрен безнең канга мәктәптә укыганда ук сеңдерделәр. Бөек Ватан сугышында үз илен бар күңеле белән яраткан һәм хөрмәт иткән совет солдатлары Ватан өчен (кемдер кушканга яки акча түләгәнгә түгел!) гомерләрен дә корбан иттеләр. Хәзер дә күп сөйлиләр туган илне ярату, патриотлык хисләре турында. Тик менә...

Патриотлык, туган илең белән горурлану хисләрен безнең канга мәктәптә укыганда ук сеңдерделәр. Бөек Ватан сугышында үз илен бар күңеле белән яраткан һәм хөрмәт иткән совет солдатлары Ватан өчен (кемдер кушканга яки акча түләгәнгә түгел!) гомерләрен дә корбан иттеләр.

Хәзер дә күп сөйлиләр туган илне ярату, патриотлык хисләре турында. Тик менә бүгенге көндә кылган гамәлләр белән сөйләгән кайнар нотыклар бер-берсеннән нык аерыла шул. Бәлки сез беләсездер, кайсы чиновникның баласы армиядә хезмәт итә, кайсысыныкы Россиядә гади хезмәткәр яки эшче?

Дөрес, совет заманында да начальство балалары сыер саумады, комбайнда эшләмәде анысы. Тик барыбер, кешедән бераз булса да оялып яшәделәр. Ә хәзер бит яшьләрнең ватанпәрвәрлек хисләренә төкереп биреп, беренче урынга акчаны, байлыкны куюларына үз балаларын чит илләрдә укытып, шунда калдырырга тырышкан эреле-ваклы чиновниклар гаепле.

Татарстанныкылар бу турыда зурдан кубып шаулашмасалар да, мәскәүлеләр балаларының чит илләрдә укуларын һәм шунда ук яшәргә калуларын яшермиләр. Мәскәүдә чыга торган газеталар язганча, ил Президентының ике кызы да чит ил гражданнары икән. Премьер министрның улы әлегә Россия мәктәбендә белем ала, тик укуын Америкада дәвам итәчәк, тышкы эшләр министры Сергей Лавровның кызы да Америкада укый, Россиягә кайтып тормаячак, Дәүләт думасы вице-спикеры Железнякның өч кызы да чит илләрдә укый һ.б. Балаларның башын БДИ (ЕГЭ) кертеп катырган элекке мәгариф министры Фурсенконың улы Америкада укыган һәм шунда яшәп калган. Менә шуннан уйлап карагыз инде сез, гади кеше балаларының нинди тәҗрибә куяннары булуларын.

Дәүләт думасы депутатларының балалары да күбесенчә чит илләрдә укый һәм шунда ук яшәп тә кала. Чит илдә баласын укыту аена ун-унбиш мең сум акча алучы гади россияле кулыннан килә торган эшме соң? Мәсәлән, Англия мәктәпләрендә уку елына, иң кимендә, дүрт-биш мең фунт (безнең акча белән 250 мең сум чамасы), югары уку йортларында ун-егерме биш мең (600 мең сумнан да аз түгел) фунт тирәсе. Мин әле иң арзанлы уку йортларын гына карадым. Укыган өчен түләүдән тыш, кайдадыр яшисе, ашыйсы, киенәсе һ.б. чыгымнар өстәләсе бар. Ә бит табышларын декларациядә күрсәткәндә, күбесенең матди хәле мактанырлык түгел. Балаларын миллионнар түгеп чит илгә җибәрү өчен, кешедән бурычка акча җыя торганнардыр инде...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: