Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Пәрәвезгә чорналган кебек

Кайвакыт ярый әле Түбән Кама кечкенә шәһәр дип, сөенеп куям. Чөнки кечкенә калаларда халык та гадирәк. Бездә бит очраклы гына бер шәһәрдәш белән аралашып китсәң, биш минуттан уртак таныш булуы ачыклана.


Ә зур мегаполисларда алай түгел, аларда начарлык, яман гадәтләр, замана чирләре күбрәк. Хәзер эшләмичә баю турында хыялланучылар үсеп килә. Аларның инде башлары шәп эшли, тик кире якка. Кулда – интернетка тоташкан телефон. Ә ул «пәрәвез челтәре»ндә ниләр генә юк. Яңгырдан соң үскән гөмбәләр кебек психологлар дисеңме, аш-су осталары, табиблар, файдалы әйберләр сатучылар – барысы да бар. Заманында бер психология китабы укып карадымы икән алар? Тик дипломнары бар. 

Ә анысына килгәндә, шикле курслар шул ук интернетта тулып ята. Акчаңны түләсәң, сиңа теләсәң, «Рим папасы ярдәмчесе» дигән таныклык та әмәлләп бирергә мөмкиннәр. Әле бер көн генә танышым, клининг компаниядә «клининг – менеджер» булып эшлим дип шаккатырды. «Идән юам дисә», бик гади була шул.

Кеше нәрсә ашаганын, нәрсә кигәнен, кайда йөргәнен барысын да интернетка куя. Кемдер берәр җиргә ял итәргә бара да, анда нишләп йөргәнен фотога төшереп, социаль челтәрләргә урнаштыра. Хәтта ифтар, Коръән ашы мәҗлесләрен дә интернетка куябыз. Әйтерсең, шулай эшләмәсәң, кылган догалар кабул булмый. 

Бүген күбебез шул интернет дигән челтәрдә үрмәкүч үргән пәрәвез җебенә чорналган чебеннәр кебек чәбәләнәбез. Статистикага күз салсак, Россиялеләрнең 45 проценты – көн саен ә 62 проценты атнага бер тапкыр булса да социаль челтәрләрдән файдалана икән. Халыкның 50 проценты социаль челтәрләрдә теркәлгән. Үзегез дә күреп торасыз бит, җәмәгать транспортында, тукталышларда халык телефонга текәлгән. Хәтта җитди җыелышларда да, күбебез шул телефон колы. Бишектән яңа төшкән сабыйның кулына телефон тоттырсаң, нәни бармаклары белән баскалап, интернетны эзләп таба... 

Дөрес, интернетның яхшы яклары да күп: «квартпалата» түләргә, табибка чиратка язылырга, әллә кайдагы туганнарың 
белән аралашырга уңайлы аның аша. Тик, ни дисәң дә, җанлы аралашуга җитми инде...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев