Туган як

Онытырга мөмкин түгел

Соңгы вакытларда, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы буларак, бик күп сугыш чоры балалары үзләренең хәтер сандыкларын ачып, күңел яраларын кузгаталар. Радио сөйләп, телевизор күрсәтеп тора. Аларның чыгышларын, сугыш чоры баласы буларак, тыныч кына тыңлый алмыйм, күңелем тулып, тамагыма төер килеп тыгыла, күзләремдә кайнар яшь мөлдери, тавышым калтыранып чыга башлый. Я ходам, безнең авылда гына түгел, ил буйлап шулай җәберләнгәннәр икән сугыш толлары һәм сугыш чоры балалары.

Мин – 1942 елның февралендә туган сугыш елы баласы. Сугыш беткән дип, әниләрнең сөйләшкәнен генә түгел, шул елны сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан ут күршебез Гөргөри (Русаков Григорий) дәдәйне күрергә әнинең мине дә алып керүен хәтерлим. Ул чакларда сугыштан кайткан кешене күрергә авыл халкы, күрше-тирә җыела иде. Өй тулы халык бала-чага, хатын-кыз сораштыралар, сөйләтәләр. Алдында миннән алты-җиде яшькә өлкәнерәк кызы (Мария) утыра. Гөргөри дәдәй күп сөйләшми арыганмы, кайгы басканмы, чөнки үзе сугышта вакытта чирләпме, авыр эштәнме хатыны үлеп киткән. Алар хәзер шушы кызы белән икәүдән-икәү калганнар.
Бераз халык тынычлана төшкәч, мин бөтен батырлыгымны җыеп: «Минем әтине күрдеңме, нигә алып кайтмадың?» – дип, сорап куйдым. Җаннары кайгы-сагыш белән мөлдерәмә тулган халыкка шул сүзләр җитә калды, бөтенесе елаша башладылар. Мине генә кызганып түгелдер, үзләренең дә минем кебек ятим балаларының язмышын күзаллаптыр? Мин әле аны аңларлык түгел идем. Башкасын хәтерләмим, Гөргөри дәдәйнең: «И-и, улым, анда табарлык идеме соң?..» – дигән сүзләре бүгенгедәй колагымда ишетелеп тора. Миңа «улым» дип дәшкән ир-атны беренче һәм соңгы тапкыр мин шунда ишеттем.
Күршебез өйләнде, 1946 елда улы Иван, 1949 елда кызы Анна туды. Күршеләр булып байтак еллар гомер иттек. Аерым хуҗалык булып яшәде ул гомер буе. Колхозга кермәде, нәрсәсеннән шулай җаны бизгәндер? Никадәр рәнҗеттеләр аны шуның өчен, налог-займын да арттырып салдылар, бакчасын да кистеләр, өй түбәсен ябарга хәтта салам да бирмәделәр. Югыйсә, ул да дүрт ел гомерен сугыш кырында шушы илебезне яклап үткәргән кеше иде бит.
Әйе, без тирән тылда яшәгәнбез. Шөкер, өстебезгә бомба, снарядләр яумаса да, алланың каһәре яуды безнең өскә. Аллаларыбыз – я сугышка бармый калган, я кесәсендә партбилет йөрткән куштаннар булды. Сугыш беткәнгә карап, безне әле җәберләүдән ничә еллар туктамадылар. Бөтен кабахәтлекне Сталин режимына аударып акланмакчылар. Ә кем белә авыл саен ничә Сталин булганлыгын?! Арабызда балаларын ачтан үтермәскә урманнан коры-сары җыйган өчен, арбаны ватучылар, әниләрне авыл советына җыеп, өйгә җибәрмичә наганнар белән куркытып, ирексезләп заемга яздыручылар, налог түләмәгән өчен соңгы мөлкәтеңне талап алучылар булганда, бернинди Сталин да кирәк түгел.
Миңа балачакта әнинең күкрәк сөтеннән башка сөтле ашамлык ашарга насыйп булмаган, күрәмсең. Мин әнинең күкрәк сөтен имүдән туктаганымны да хәтерлим. Әз булса да тамагына ризык керсен дип, әни мине озак имезгәндер. Мин туар көннәрдә сыерыбыз үлгән, аннары кәҗә бәрәне алып үстергәннәр. Ул кәҗә дә сөте белән мине артык сөендерә алмады. Хәтеремдә, кыш айлары иде. Әни кәҗәне өйгә алып кереп, алдына табак-савыт юган суга бәрәңге кабыклары салып, савып утыра. Шулчак, өебезгә таныш булмаган кешеләр килеп керделәр, берсе хәрби киемнән иде. Әһә, әти кайткан икән, дип уйлыйм. Телсез калдым, кочагына сикерергә әзер торам. Әни дә тораташ катты, йөзе агарынды, бер сүз дәшми.
Кайчан кочаклашып сөенечтән елаша башларлар дип, көтеп торам.
Мин әти дип көткән кешеләр, сөт тула барган савытны тибеп очырдылар да, ак кәҗәбезне ике мөгезеннән эләктереп, ишеккә таба өстери башладылар. Әни аларның ни өчен килгәннәрен ишектән керү белән аңлаган икән.
– Алмагыз, шушы балалар хакына, ходай өчен калдырыгыз, аларга нәрсә ашатыйм, ачтан үлсеннәрмени, – дип ялварды, аннары башын иеп, кычкырып елый-елый кәҗәнең арт аякларына чытырдап ябышкан килеш ишек бусагасына кадәр сөйрәлеп барды. Ник бер сүз дәшсеннәр, борылып та карамадылар. Әни безне кочагына алып, бер сүз дә әйтмичә үкседе дә, үкседе. Без иртән уянуга әни безгә бәрәңге пешереп калдырып, колхоз эшенә киткән иде инде.
Әни сөйләвенчә, кәҗәбезне салым түләнмәгән өчен алганнар икән авылыбызның активистлары һәм районнан килгән финагент. Ул активистлар авылда ихтирамлы кешеләр рәтендә яшәп, авыл зиратында җирләнделәр. Исән булсалар аларга да медальләр, фатирлар, акчалар өләшерләр иде.
Исән чакларында берсенә дә рәнҗешемне әйтмәдем. Зиратка баргач, аларның да каберләре яныннан үтәргә туры килә. Кешеләр каберенә хач куелган, аларның каберендә биш почмаклы йолдыз тора. Узып барышлый рухларыннан: «Авылдашлар, сез кемгә хезмәт иттегез, нигә бу кадәрле рәхимсез кансыз булдыгыз, сезнең дә урыныгыз оҗмахтамы?» – дип сорыйм. Җавап кына ишеткәнем юк... Җир барыбызны да тигезли.
Никифор ТУКМАЧЕВ, сугыш чоры баласы.
Фото pixabay.com сайтыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: