Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Онытылмас очрашу

Олы Аты авылына Түбән Камадан язучы-шагыйрьләребез Никифор Тукмачев, Анастасия Усачева, Фәнүзә Сабирова килә дигән хәбәр таралды. Бу очрашуны зур түземсезлек белән көттек. Моңа кадәр үзләре турында, әсәрләрен газета битләреннән, китаплардан гына укый идек. Инде рәхәтләнеп күрешеп, сөйләшү бәхетенә дә ирештек.

Кичәне оештыручы «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә, әдипләрне ияртеп килүче күрше авыл кызы, Түбән Каманың Г.Тукай исемендәге китапханә хезмәткәре Әнфисә Фәйзетдиновага олы рәхмәтемне җиткерәсе килә. 
«Уразада нинди клубка йөру инде ул!» – диючеләр дә булыр. Тик җан өчен ризык теләсә кайсы вакытта кирәк. Кунагыбыз Фәнүзә Сабирова шигырьләрен, бигрәк тә яшьлек турында булганнарын тыңлаганда сокланып туя алмадык. Бигрәк матур яза. Кызыл Чапчак авылында туган шагыйрә белән бер мәктәптә укыганмын икән. 
Анастасия Усаеваны мин Александра Пахмутовага тиңләр идем. Үзе җыйнак гәүдәле булса да, тамашачыларны җәлеп итә белә. Җырлады да, пенсионерлар турында шаян шигырьләрен дә сөйләде. «Керәшеннәр» дигәне дә күңелгә хуш килде. Безнең авылда аның кодагые яши.
Никифор Тукмачевны күрү дә зур бәхет булды. Әтисез үскән Никифор дәдәйгә табигатьнең бөтен моңы бирелгәндер. Моңсу шигырьләрен тыңлаганда, елаучылар күп булды. Ә гармунда уйнап, «Баграж» көен сузып җибәргәч, күңелдә ташкын кузгалды. 
Кичә дәвамында сихерләнгән кебек селкенергә куркып утырдык. Мондый очрашулар ешрак булсын иде. Кунакларыбызга исәнлек-саулык телисе килә, эшләренең игелеген күрсеннәр.
Ирина САДЫЙКОВА, Олы Аты авылы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев