Туган як

Онытылмас еллар кайтавазы

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 74 ел вакыт узып бара. Тик аның шаукымы әле һаман да буыннан-буынга күчеп, ачлык-ялангачлык белән үткәргән биш елның газаплары йөрәкләрне тетрәндереп искә төшә.

Сугыш башланганда миңа биш кенә яшь, апама җиде яшь иде, ә сеңлем әти китеп, дүрт ай тулгач кына туды. Әти биш баланы калдырып, сугышка китеп барды. Әниемә дә 30 яшь кенә тулган булган икән бит.
Яшь булуына карамастан, бик тырыш, тапкыр булган икән әниебез. Колхозга орлык алып кайтырга эшкә чыгып киткәндә, яңа туган сабыена дип, күкрәк сөтен стаканга савып чыгып китә иде. Ачлыкка чыдый алмыйча, без дә әниебезнең савып калдырган күкрәк сөтен берәр бәләкәй йотым кабып карарга тырыша идек. Ул үзе дә ач бит. Көчхәл белән өйгә кайтып егылган вакытларын искә алып, хәзерге көндә дә күзләребезгә яшь тула. 
Күпме генә калды икән ул сабыйга әнинең күкрәк сөте? Без – өч сеңел һәм ике малай. Әниебезнең кайтуын көтеп, тәрәзә төбендә басып, елап тора идек. Ул көтүләрнең чиге булмас төсле иде безгә. Урамга чыгар идек– өскә-аякка кияргә бернәрсә юк.
Җәйләрен әни өйдә булганда, яланаяк чыгып, кычыткан, алабута яфраклары җыеп кайтабыз. Ул үләннәрдән «болтушка» пешерергә тоз булмагач, тоз сала торган агач кисмәкне ярып, такталарын кайнатып, тозлы су ясый идек.
Без туганда 
        дөнья тыныч булган,
Тик балачак үтте
                           ачлыкта.
Ачлык, ялангачлык, 
                         хәерчелек,
Күп сынады безне 
                    тормышта...
Үткәннәрне инде 
                     онытсак та,
Онытылмас 
               күргән газаплар.
Әнкәйләрнең 
          үткән сугыш юлын,
Кичермәсен 
       безнең балалар, –
дип күңелемнән ургылып чыга бу сүзләр.
Дошманга үч итеп исән калганбыз без бу ачлыктан! Апалы-сеңелле, без, ул көннәрне очрашкан саен искә төшерәбез. Менә быел апама да 85 яшь тулды, мин 83не тутырдым, сеңлемә 77 яшь тулып узды. Безне мәктәпләргә, китапханәләргә еш чакыралар, очрашудан бик күп мәгълүмат туплыйлар. 
Апам Елизавета Тимофеевна кул эшләренә бик оста. Матур башмаклар һәм урындыкларга җәймә бәйләп, дусларына, туганнарына бүләк итә. Җәен, туган авылга кайтып, җиләк-җимеш, яшелчәләр үстерә. 
Кечкенә сеңлем Зоя Тимофеевна батыр йөрәкле, уңган, эшчән булып үсте. Җырга-моңга гашыйк. Өздереп гармунда уйный, җырлый. 
Үзем «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы, шигырьләр язам, җыр булып киткәннәре дә бар, «Сүрәкә» керәшен фольклор халык ансамблендә озак еллар буе чыгыш ясап, һаман җыр-моңнан аерылмыйча яшим.
 Анастасия УСАЧЕВА. 
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: